Аллаһы Тәгалә иң яраткан дога
Дин һәм без

Аллаһы Тәгалә иң яраткан дога

«Ләә-хәүлә үә ләә кууәтә иллә-билләһ».

لا حول ولا قوة الا بالله

«Ләә-хәүлә үә ләә кууәтә иллә-билләһ».

Мәгънәсе:
«Бөтен көч-куәт фәкать Аллаһы Тәгаләдә».

Пәйгамбәребез ﷺ:
“Аллаһы Тәгалә биргән нигъмәтләрнең дәвамлы булуын теләп күп итеп
«Ләә-хәүлә үә ләә ҡууәтә иллә-билләһ» догасын укыгыз», - дип әйтә.
Икенче бер хәдистә:
«Лә хәүлә вә лә кууәтә иллә билләһ» дигән сүзне күп әйтегез, чөнки бу сүз оҗмах хәзинәләреннән бер хәзинәдер”.

Әт Тәбәранидән килгән хәдистә «Ләә-хәүлә үә ләә кууәтә иллә-билләһ» догасын Пәйгамбәребез ﷺ Җәннәт капкасы дип атый. Миграҗ кичәсендә очрашканда Ибраһим галәйһиссәлам әйтә: “Әй Мөхәммәт, өммәтеңә әйт, үзләренә бу дөньяда ук җәннәт бүләкләре чәчсеннәр”, -ди. Пәйгамбәребез ﷺ сорый:
“Нинди үсентеләр алар?”.
Ибраһим пәйгамбәр аңа
«Ләә-хәүлә үә ләә кууәтә иллә-билләһ»,-
дип җавап бирә.

Чыганак


Нет комментариев