Аллаһы Тәгалә кимчелекләрдән пакъ
Фәрхәт Сәгъдиев, Түбән Шашы авылы
Аклык сөйгән бу кыш никтер соңарды...
Күңелләрне тагын бер кат сынады:
Вазифага керешкәндә “елады” –
Бер суытып, бер җылытып уйнады.
Соң булса да вазифага тотынды:
Кары яуды, елгаларда су туңды.
Атна кала яңа елга керешли,
Каты салкын безгә килеп иреште.
Һәрнәрсәнең вакыты бар, урыны.
Кышын кары кирәк, җәен – яңгыры.
Төн артыннан күктә кояш кабына,
Аяз күкләр генә телим халкыма.
Хуҗасы бер – бу һәм теге дөньяның,
Һич тә йокы алмый Аны, юк – ялы.
Гыйбадәткә лаек булган – Ул гына,
Сайлау юлы тик үзеңнән, бер уйла!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев