Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
Дин һәм без

Әтнә азанын яңгыратучылар күп булды

Татар азанының район этабы буларак гамәлгә кергән, балалар арасындагы быелгы бәйгедә катнашучылар күбрәк булды. 50гә якын бала үз көчен сынап карады.

Ни өчен сынап карадымы? Эш шунда, бәйгегә килгәндә балалар бернинди әзерлексез булалалар. Оештыручылар мастер-класслар үткәреп, соңыннан “Телеграм-канал”да махсус төркем булдырып, һәр баланы матур итеп азан әйтергә өйрәтәләр. Шул нигездә сайлап алып, иң-иңнәрне финалга уздыралар.

Бу очракта матур итеп азан әйтүне киңрәк җәелдерү дөрес булыр. Биредә татар мәкаме һәм татар милли методикасы яңгырау төп шарт булып тора.

30 гыйнвар көнне Яңа Шашы мәдәният йортында “Әтнә азаны”ның финал өлеше узды. “Таң” күмәк хуҗалыгы һәм Яңа Шашы авыл җирлеге бәйгене бик яхшы уздырдылар. Җитәкчеләре Алмаз Сибагатуллин, Марат Сабирҗанов кунакларны һәм жюри әгъзаларын, бу очракта танылган алып баручы, якташыбыз да дияргә була, Марсель Әхмәдуллинны, моңлы азан белән Татарстанны гына түгел, инде Россиянең күп өлкәләрен яңгыраткан, Татарстанның атказанган артисты Марсель Вәгыйзовны, Татарстанның халык артисты Миңгол Галиевне, Татарстан Рәисе Р.Н.Миңнеханов стипендианты, “Татар азаны” бәйгесе җиңүчесе Рөстәм Хөсәеновны тиешенчә, ягъни әтнәләрчә каршы алып, бәйге уздыру өчен бөтен кирәк белән тулысынча тәэмин иттеләр. Жюри сафын тулыландырган районның башкарма комитет җитәкчесе Айрат Каюмов, район имам-мөхтәсибе Наил хәзрәт, Бәрәскә мәчете имамы Рамазан хәзрәт тә балалар чыгышын бәяләделәр.

Биредә ни өчен балалар чыгыш ясады икән дип гаҗәпләнерсез. Бу хакта алып баручы тәфсилләп аңлатып үтте. “Өлкән буын белән мондый бәйге уздыру инде соңдыр, яшь буынны шуңа тарту кирәк”, дип киңәш иттеләр”, ­- диде.

Әйтергә кирәк, дини бәйгедә мәгънәле җырлар һәм мөнәҗәтләр, викторина да яңгырады.

Шунысы күңелле булды – катнашкан барлык балаларны бүләкләделәр, катнашучы сертификаты гына түгел, махсус медальләр дә бирделәр. Ә финалга узган балалар тагын да мулрак бүләкләнде. Ә Әтнә азаны җиңүчесе махсус бүләккә лаек булды, аңа җиңүченең Күчмә кубогын узган елгы гран-при иясе Закир Һадиев тапшырды. Киләчәктә дә шушы матур традицияне дәвам итәргә кирәк дигән фикер дә яңгырады. Бу хакта махсус мәкалә белән газетада танышырсыз.

Таныш булыгыз, җиңүче – Яңа Әтнә данын яклаган Азамат Маннапов булды. Афәрин, егет!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев