Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
Дин һәм без

Әтнә районы Олы Мәңгәр мәчетендә көн дә ифтар ашы

Кемнәр оештырды бу изге эшне? Аш-су, ризык әзерләүчеләр кем? Менә шул сораулар белән авыл советы җитәкчесе Фәридә Филатовага чыктык.

- Мәчетебездә өченче ел рәттән ифтар ашлары уздырылып килә. Иганәчеләребез – авылыбызның дин юлында булган, иманлы, изге күңелле егетләре. Бүгенге көндә алар Казан шәһәрендә яшиләр. Һәрдаим ярдәм итәләр.  Аллаһка шөкер, андыйлар белән ихлас күңелдән горурланырлыгыбыз бар. Үзләренең исем-фамилияләрен күрсәтергә яратмасалар да, аларның исемнәре авылда һәркемгә таныш  Илназга, Марат белән Булатка ихтирамыбыз зур. Ашка ит мәсъәләсен күмәк хуҗалыгыбыз җитәкчесе Тәлгать Мостафин ярдәм итте.

Быел мәчеттә унөч ифтар ашы узды. Һәркөнне бишәр гаилә ашка чакырыла, егерме биштән ким кеше булмый. Ашка киләсе кешегә алдан әйтәбез. Алар күчтәнәчләр белән, дин кушканча киенеп, кәләпүшләр, яулыклар киеп киләләр.  Калган әйберләрне сәхәрдә ашарга дип биреп тә җибәрәбез. Аларга карап күңел сөенә.

- Азанны  мәчеттә йөргән балалар әйтә дип ишеткән идек?

- Әйе, Мәчеттә укып йөрүче егетләребез бар, чираттан алар әйтәләр азанны. Аннан авыз ачып, намазга басып укыйлар. Әмир хәзрәт Коръән аятьләре, вәгазләр укый. 

- Ифтар ашына килгән һәркемгә бүләкләр дә әзерләнгән дип ишеткән идек?

Узган ел егетләр тара­фын­­нан әзер­лән­гән бүләк намазлык­лар иде. Бүләкнең эчендә ир-атлар өчен аерым, хатын-кызлар­га аерым намаз уку тәр­типләрен өйрәт­кән күрсәтмә дә куелган иде. Ә быел исә тәҗвидле Коръән китабы бүләк ителә.

- Аш-су, ризык әзерләүчеләр кем?

-Пешекче кызларыбыз Айгөл Хәсәнова, Гөлназ Хәкимова һәркөн килеп өстәл әзерлиләр. Һичшиксез савабы булыр.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев