Бәхетле булуның сере
Ришат Курамшин.
Хәсән әл-Басри исемле тәкъва, диндар, үзен һәрвакыт тыныч тоткан галимгә карап, кешеләр аның шундый изге күңелле, дөньяга бер дә исе китми торган нурлы күңелле кеше булуына соклана иде.
Бервакыт аннан: “Мондый тәкъвалыкның сере нәрсәдә?” – дип сораганнар.
Хәсән әл-Басри болай җавап биргән:
"Мин Аллаһның динен өйрәндем һәм, миңа тәкъдирләнгән барлык нәрсәләр миннән башка бүтән беркемгә дә бирелмәячәген белгәч, тынычландым.
Мин Аллаһның динен өйрәндем һәм мин кыласы гамәлләрне миннән башка беркем дә кылмаячагын аңлагач, шулар белән шөгыльләнүгә керештем.
Мин Аллаһның динен өйрәндем һәм Аның мине бөтен җирдә дә күрүен тойгач, нинди дә булса гөнаһлы гамәл кылырга ояла башладым.
Мин Аллаһның динен өйрәндем һәм кайчандыр миңа үлем киләчәгенә һәм Раббым белән очрашырга кирәк булачагына төшенгәч, шушы очрашуга әзерләнә башладым".
Әй, кардәшем! Әгәр күңелеңнең бу вакытлы фани дөньяга бик нык береккәнен тойсаң, төрле дөнья мәшәкатьләре, проблемалары аркасында күп борчылсаң, Хәсән әл-Басри исемле хикмәт иясенең шушы нәсыйхәтен исеңә төшер дә җан-калебеңне Хакыйкать нуры илә яктыртып, чын бәхетнең Аллаһ белән бергә булуда, Аның ризалыгын алуда икәнен хис итүдән ләззәтләнеп, тынычлан”, – дип яза Ришат хәзрәт Курамшин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев