Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
Дин һәм без

Борынгы мәчет манарасында ярымай балкый

Шушы көннәрдә Мамыш авылы халкы, дин-кардәшләр һәм тирә-як авыл имамнары катнашында шушы изге эш башкарылды.

Әле узган гасыр башында ук сафка баскан мәчет совет чорында башта манарадан колак кага, берара колхозга хезмәт итә, ә соңгы елларда яшьләрнең яраткан урыны – авыл клубы булып тора.
 Данлыклы якташыбыз, балалар язучысы һәм шагыйрь, мамышлы Хәкимҗан Халиков әйтүенчә, авылга инде 300 ел чамасы булырга тиеш. 
Татар элек шундый булган – берәр җирдә авыл сала башласа, иң беренче мәчет бастырган.
 Димәк, авыл күгендә элек тә ярымай балкыган. Хәер, элекке мәчет эзен эзләмик, хәзергесе турында бәян итик. Бу хакта авыл имамы вазифасын башкаручы Фәрит хәзрәттән сораштык. Ни өчен имам вазифасын башкаручы дип гаҗәпләнерсез. Эш шунда, Фәрит хәзрәт чыгышы белән Мамыштан булса да, бүгенге көндә “Казан нуры” мәчете хәзрәте булып тора.
– Әлеге мәчет бинасы клуб булып хезмәт итү сәбәпле, авыл халкы җыелып, киңәшеп башта бер кечерәк гыйбадәтханә төзеде. Шөкер, район башлыгы Габделәхәт Хәкимов фатихасы, Татарстан Диния нәзарәте хуп­лавы белән менә шушы элекке мәчетебезне реконструкцияләү эшенә тотындык,– диде ул.
Әлбәттә, мондый зур эшне күмәк хуҗалык ярдәменнән башка башкару мөмкин түгел. Монда да “Таң” ярдәм кулы суза. Бу очракта җитәкчесе Алмаз Сибагатуллинның ни дәрәҗәдә дини җанлы булуы турында әйтеп тә торасы юк. Кыскасы, эшне авыл халкы тырышлыгы белән сәхнә-идәннәрне һәм мичне сүтеп, өстәге туфракларны төшереп башлыйлар. Монда тагын бер хикмәт бар – Фәрит хәзрәт үзе дә элек төзелеш өлкәсендә эшләгән кеше. Обшивка, түбәне тулысынча сүтәләр, домкратлар  белән бинаны күтәртеп, монолитлы фундамент ясыйлар. Яңадан тышлап, бик матур түбә-түшәм булдырып, эчке ремонтны эшли башлыйлар. 
Шунысы да бар, мәчетне ремонтлар алдыннан баш­калабызның элекке мэры Камил Исхаков та бирегә кайтып китә. Алай гына түгел, бүген дә төзелеш барышы белән кызыксынып тора.
Бүгенге көндә мәчетнең борынгы заман кыяфәтен саклап, әлбәттә заман элементлары да кертеп ремонтлау ахырына якынлаша бугай. Мәчет газ ягып җылытыла, тәхарәтханә дә бар, ә ут чыбыкларын элекке стильдә – ике чыбыкны үреп, роликлар аша җибәреп, шәм формасындагы люстраларга ялгаганнар. Хәер, мәчет төзелеше турында тантаналы ачылыш вакытында язарбыз әле... 
Ә ай кую тантанасы имам-мөхтәсибебез Наил хәзрәт җитәкчелегендә әйтелгән тәэбир авазы астында башкарылды.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев