Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм без

Бәрәскәдә мәчет төзелеше дәвам итә

Борынгы таш мәчетне төзекләндерү эше кызганнан-кыза. Бу хакта "Ленин" күмәк хуҗалыгы җитәкчесе Илгиз Хәйруллин белән дә сөйләштек.

- Әле бүген генә төзүчеләр белән бергә җыелыш ясап алдык. Бүген ландшафт эшләренә дә тотынырга уйлыйбыз. Эш уңышлы дәвам итә, - ди ул.

Шул ук вакытта халыкның нык ярдәм итүенә куаныч белдерә. "Финанс ягыннан да бигрәк халкыбызның дингә тартылуы, ихласлыгы өчен куанам", - ди.

Борынгы таш мәчетнең манарасын күтәреп киләләр. Шунысына игътибар иттек, стена-диварлар кебек үк, анысы да борынгы кирпечтән була икән. Ул кирпечләргә дә 150 ел чамасы икән.

Төзелеш кыска гына вакытка  туктап торган да, дәвам итә. Әлегә фотосы белән таныша аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев