Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
Дин һәм без

Бу дөнья – ахирәтнең иген кыры

Безнең бу дөньядагы вакытыбыз чикләнгән, без телибезме-теләмибезме, ахыр чиктә һәркемгә дә үлем килә. Үлем ул – бетү түгел, бәлки ул җанның тәннән аерылуы. Ә җан үлми һәм бетми.

Җан кешегә гомер бирүче нәрсә генә ул. Бөек Аллаһ үзенең Китабы Коръәндә болай дигән: “Алар синнән җан турында сорыйлар. Әйт: “Җан минем Раббымның боерыгыннан. Сезгә исә гыйлемнән аз бер өлеш кенә бирелде” (17:85).
Үлем ул ике тормыш арасындагы күпер – бетүче фани дөнья тормышы һәм мәңгелек ахирәт тормышы арасындагы. Үлем картаеп яки авырып кына түгел, кисәктән һәм көтелмәгән вакытта да килергә мөмкин. Шуның өчен аны һәрвакыт хәтердә, ягъни, истә тотарга кирәк. Мондый гыйбрәтле вакыйгалар кешенең үлемгә хәзерләнүенә сәбәпче була.
Үлемгә хәзерләнү намазлык өстенә утыру яки үлемтек өчен әйберләр алып кую гына түгел, бәлки барлык фарыз гамәлләрне дә ихласлык белән кылу һәм шәригать тыйган эшләрдән тыелу, кешеләрне һәм хайваннарны рәнҗетмәү, үткәндәге кимчелекләр өчен үкенү һәм тәүбә кылу, халыкларга файда китерү, дөньяда мөгаләмәләрне тәртипле йөртүдән гыйбарәт. Кыскача гына әйткәндә, без бу дөньяда Аллаһны уйлап, Ул риза булырлык гамәлләрне күбрәк кылырга тиеш. Бу дөньяда нәрсә чәчсәк, ахирәттә шуның уңышын татыячакбыз.
Кешенең фани дөньядагы тормышы, ягъни гомере үлем белән тәмамлана һәм аны җир куенына, кабергә салалар. Монда тагын бер хәдисне искә төшерү урынлы булыр: 
“Каберләрне зиярәт итегез! Чөнки каберләрне зиярәт итү ахирәтне исегезгә төшерер” (Хәдис, сунән ибн Мәҗә).
Хәзрәте Госман кабер янына барып туктау белән елыйдыр иде. Аннан моның сәбәбен сорагач, ул: “Рәсулуллаһтан, ахирәт сәфәренең иң әүвәлге урыны кабердер, әгәр дә кабердә эш яхшы булса, аннан соңгысы да яхшы булыр, әгәр дә кабердәге эшләре куркыныч булса, аннан соңгылары бигрәк тә яман булыр дип ишеттем, шул сүз хәтеремә төшү сәбәпле елыйм”, – дип җавап биргән.
“Каберләрне зия­рәт кылу Аллаһ һәм ахирәтне уйлауга китерсә, ул савап­лы эш. Зиярәт кылган вакытта мәет һәм мәетләр өчен дога кы­лу да тиешле эш, чөнки Пәйгамбәребез (с.г.в.) аны даими эшләгән. 
Ләкин кем ятуына карамастан, кабергә табыну һәм анда ятучылардан ярдәм сорау бидгать гамәл һәм ширек катуларыдыр (чөнки бу – Аллаһка тиңдәш табыну объектлары булдыру). Кояш яки айга һәм сыннарга гыйбадәт кылырлар димим, бәлки Аллаһ ризалыгыннан бигрәк башка максатлар өчен гамәл кылырлар һәм яшерен булган шәһвәтләргә (нәфес теләгенә) әсир булырлар дип куркам” (Хәдис, Сүнән ибн Мәҗә).
Нәфес теләге һәм рия белән кылынган гыйбадәтләр, гамәлләр хакыйкый хәлдә Аллаһ өчен булмаганлыгы сәбәпле, Пәйгамбәребез (с.г.в) тарафыннан ширек дип атала (Дин галимнәре хәдиснең икенче өлешендәге ширекне кече ширеккә кертәләр).
Изге китап Коръәндә әйтелә: “Аллаһ үзенә тиңдәшлек кылуны гафу итмәс, тиңдәшлек кылудан башка гөнаһларны үзе теләгән кешедән гафу итәр” (4:48).
“Каберләрне зиярәт кылу турысында – хатыннар ирләр белән катышмасалар һәм гаразый сәбәпләрдән сәламәт булган вакытта каберләрне зиярәт кылу турысында хатыннар ирләр белән бер хөкемдә булырга тиешле”.
Зиярәт кылу русча “посещение”не аңлатса да, без зиярәт дип каберләр урнашкан урынны атыйбыз. Шушы урында халык арасында йөргән төрле ырым, төрле хорафатларга да тукталып китү урынлы булыр. Хәзер шуларның берничәсен санап китәм: юлыңны кара мәче кисеп узса – юлың уңмый, яңа эшне сишәмбе көн башларга ярамый, мәетне юганда кулланган зират әйберләрен көнендә үз урынына илтә алмасаң, 3 көн өйдә тотарга тиешсең, 40гы яки елы узмыйча кабергә таш яки чардуган куярга, зиратта торган кабер ташын яки иске чардуганны алыштырганнан соң өеңә алып кайтырга ярамый һәм башка шундый ишеләр. Саный китсәң, алар буа буарлык... 
Пәйгамбәребез (с.г.в.) китергән Ислам динендә шушындый нәрсәләр бар идеме соң? Булмаса, аларны тормышыбызга кемнәр керткән һәм ни сәбәпле? Үзеннән торган тиешле сәбәпләрне кылып бетергәннән соң күңелең белән Аллаһка тәвәккәл кыласың икән, юлың да, эшең дә уңа, гамәлләрең синең өчен хәерле булып бетә. Эшләрнең, гамәлләреңнең нәтиҗәсе Аллаһтан. Ә кабердәге ташлар һәм чардуганнар мәеттән бигрәк бу дөньяда яшәүчеләр өчен кирәк. Кабер өстенә утырмас яки басмас өчен (тыелган гамәлләр) чардуган корылса, алдагы буыннар үз нәсел-нәсәбәсен белеп торсын өчен ташлар куела.
Зиратларыбызның фотопортретлар галереясенә әйләнеп баруы да мине борчый. Тарихи ядкәр буларак фотоларның урыны – фотоальбом яки китаплар. Җанга ия була ала торган рәсемнәр торган урыннарга фәрештәләр килмәве турында хәдис бар дип беләм. Аллаһ тарафыннан җибәрелгән рәхмәт фәрештәләренең безнең кабер янында дога кылганда катнашулары нур өстенә нур була. 
Сөекле Пәйгамбәребез бөтен гомерен өммәтен “ширек”тән саклау юлында сарыф итте. Ләкин ул заманнан ерагайган саен һәм чит диннәрнең гореф-гадәтләре арабызга кергән саен “кече ширек” чәчәк ата. Тагын да куркынычы, болар Ислам дине астында дин исеме белән эшләнсә.
Безгә яки мәетләргә ирешәсе нәрсәнең яхшысы да, яманы да Аллаһтан. Төрле ырым, хорафатлар белән мөбтәлә (мәш) килгәнче, Аллаһ каршындагы бурычларны үтәп (кушканнарын үтәп, тыйганнарын тыелып) һәм Пәйгамбәребезнең (с.г.в.) сөннәтенә тотынып яшәсәк иде. Шул вакытта оҗмах бакчаларында очрашырбыз, иншәАллаһ. Мәкаләмне Аллаһ сүзләре белән тәмамлыйсы килә: “Ул сезнең кайсыгыз гамәлләренә күрә күркәмрәк булуын сынар өчен, үлемне һәм тереклекне яралтты” (67:2)
Ә мәкалә башындагы беренче хәдис болай яңгырый: “Ләззәтләрне кисә торган нәрсәне (үлемне) күп зикер кылыгыз (искә алыгыз)!” (Хәдис, Тирмизи). 
Фәрхәт Сәгъдиев, Түбән Шашы авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев