Динебезгә туры юл – Раббыбыз Аллаһны тану аша
Сөекле Пәйгамбәребез (с.г.в.) вафатыннан соң Ислам динендә Ислам фәннәре барлыкка килә. Шундый фәннәрнең берсе, Гакыйдә – иманны өйрәнүче фән.
Иман – Аллаһыга, Аның фәрештәләренә, Аның язуларына, Аның пәйгамбәрләренә, соңгы Көнгә (Кыямәт көне), яхшының да , начарның да алдан билгеләнүенә (Тәкъдиргә) ышану ул.
Аллаһка ышану дөньяның барлыкка китерелүенә ышану дигән сүз. Дөнья нинди дә булса матдәдән түгел, ә юклыктан бар ителгән. Дөньяны Аллаһы Тәгалә барлыкка китергән.
Галәмдәге барлык мәхлүкатлар да җиргә хәлиф итеп җибәрелгән кеше затына хезмәт итәләр. Кояш, Ай, су, һава, ризык, тән, җан, үсемлекләр, хайваннар, кошлар, балыклар, файдалы казылмалар һәм болардан тыш тагын бик күп нәрсәләр безгә Аллаһы Тәгалә бүләге. Димәк, без Аңа рәхмәтле булырга тиеш. Моның өчен безгә Аның күркәм һәм камил исемнәре белән сыйфатларын белергә һәм өйрәнергә кирәк.
Сөекле Пәйгамбәребез (с.г.в.) бер хәдисендә: «Аллаһының 99 исеме бар. Кем дә кем аларны саный һәм алар белән Аллаһы Тәгаләне зикер итә, аның алдында җәннәт ишекләре ачыла», – дигән. Без бу исемнәрне «Исме Әгъзам» дип тә атыйбыз. Ләкин шуны онытмаска кирәк, Аллаһның гүзәл исемнәре моның белән генә бетми. Ул үз исемнәренең бер өлешен Коръән аша, кайберләрен Пәйгамбәрләр аша безгә җиткергән, ә күбесен Үзе генә белә.
Коръәндәге «Әл-Хәшр» сүрәсенең 20-24нче аятьләрендә Аллаһның 16 күркәм исеме күрсәтелә. Хәзер шуларның өчесенә тукталып үтик:
Әл-Халик (Билгеле рәвештә Барлыкка Китерүче);
Әл-Бәри (Юклыктан соң Яшәеш Бирүче);
Әл-Мусаууир (бар нәрсәгә Рәвеш Бирүче).
Юктан бар ителгән һәр нәрсә, беренчедән, нияткә бәйле. Икенчедән, аның яшәешен булдыруга һәм, өченчедән тиешле форма бирүгә бәйле. Шуңа күрә дә Аллаһ нәрсәнедер бар итәргә ниятләгән Халик була, барлыкка китерелгән мәхлукка яшәеш бирүче Бәри була, Үзенең мәхлукларына иң яхшы калып, рәвеш бирүче Мусаууир була.
Бу урынга Аллаһның тагын бер «Әр-Разәк» (Бәрәкәт һәм ризык бирүче) дигән исеменә тукталып үтү урынлы булыр. Кешенең кемнәрнедер ризыкландыру сәләте аның мөмкинлекләре белән чикләнгән. Ә Аллаһы Тәгалә планетабыздагы җиде миллиард кешене, барлык хайваннарны, бөҗәкләрне, балыкларны, микроорганизмнарны һәм туклануга мохтаҗ башка мәхлукатларны тукландырып тору берни түгел.
Аллаһның күркәм исемнәреннән тыш Аның сыйфатлары (Атрибутлары) да бар. Аларны Сыйфат аз – Затия һәм Сыйфат ас – Субутиягә бүлеп йөртәләр. Беренчесенә бары тик Аллаһ кына ия булган сыйфатлар керсә, икенчесенә Ул барлыкка китергән мәхлуклар да чагылыш тапкан сыйфатлар керә. Аның Әл Вөҗүд (һәрвакыт Бар булуы), Әл-Кыйдәм (Башлангычы булмау), Әл-Бәка (Ахыры булмау, Мәңгелек),Әл-Мухаләфәт лил-хәвәдис (Үзенең барлыкка китерелгәннәрдән аерылып торуы), Әл-Вәһданийә (Бердәнберлек), Әл-Кыям би нәфсиһи (Мөстәкыйль яшәеш) һәм Әт-Тәквин (Юктан бар итү) кебек сыйфатлары Аңа гына хас.
«Йәсин» сүрәсенең 82нче аятендә Аллаһының Әт-Тәквин (Юктан бар итү) сыйфаты бик ачык күрсәтелгән: «Ул берәр нәрсәне теләгән чакта, аңа «Бул!» дип әйтүгә, ул шунда ук бар була». «Гимран» сүрәсендә дә шушындый ук мәгънәгә ия булган 47нче аять китерелә.
Һәр кеше тумыштан фитри иман белән туа. Кешеләр иң авыр вакытларында Аллаһка мөрәҗәгать итәләр, өметләрен Аңа гына баглыйлар. Шуны раслауга бер мисал: Җәгъфәр әс-Садыйк (р.г.) бер имансыз белән сөйләшкәндә сорый: «Синең кайчан да булса диңгездә йөзгәнең бармы?» Теге: «Әйе», – ди. Җәгъфәр дәвам итә: «Ә куркыныч вакыйгаларга эләккәнең булдымы?» Теге сөйли башлый: «Бервакыт без көчле давылга эләктек, безнең кораб җимерелде. Мин такта кисәгенә ябыштым, ләкин ул минем кулымнан ычкынды. Бераз вакыттан соң дулкын мине ярга чыгарып ташлады». Җәгъфәр тыңлап бетерә дә, әйтә: «Сәяхәт башында син корабка һәм командага ышангансың. Кораб җимерелгәч, син тактага ышангансың. такта да кулыңнан ычкынгач, син үлем белән килештеңме, яисә, котылуга өметләндеңме?» Теге җавап бирә: «Мин котылырмын дип өмет иттем». Җәгъфәр сорый: «Кемнән котылу көттең соң?» Имансыз дәшмәгән һәм Җәгъфәр үзе җавап биргән: «Син котылуны сине Барлыкка китергән Аллаһтан көткәнсең».
Аллаһ Үзе барлыкка китергән нәрсәләрдән аерылып тора. Аларның тән, төс, ис, үлчәм, форма, вакыт, пространство, зурлык, организм һәм әгъзалар кебек сыйфатлары Аллаһка хас түгел. Коръәндә болай диелгән: «Аңа (Аллаһы Тәгалә) охшаш бернәрсә дә юк» (42:11). Аллаһның Белеме, Ихтыяры, Көч-куәте, Ишетүе, Сөйләме һәм Күрүе кебек сыйфатлары кешеләрдә азмы-күпме чагылыш тапса да, Аллаһ өчен алар абсолют, безнең акылыбыз ирешә торган дәрәҗәдә түгел.
Шулай итеп, Аллаһның барлыгын һәм берлеген акылыбыз белән танып белеп, Аңа ышану, имандагы башка ышануларга төп нигез булып тора.
Сөекле Пәйгамбәребез (с.г.в) Исламны нык бинага тиңләгән, аның 5 терәген күрсәткән: «Ислам биш терәккә нигезләнә: «Аллаһыдан башка иләһ юк, Мөхәммәт – Аның Илчесе» дип шәһадәт бирү, намаз уку, зәкят түләү, хаҗ кылу, рамазанда ураза тоту». (Хәдис Бохари һәм Мөслимнән).
Иман белән Ислам бер-берсенә тыгыз бәйләнгән, бер-берсеннән аерылгысыз. Исламсыз – иман, имансыз Ислам мәгънәсез була. димәк, Һичшиксез йөрәк белән ышанырга, әгъзалар белән гамәл кылырга кирәк.
Мөселманлыкның төп билгесе – намаз. Аллаһны чын күңелдән танып беләсең икән, Ул сине намазга бастыра, моны үзең дә алдан белми каласың. Аллаһ Коръәндә әйтә: «...намазны укы, чөнки намаз әшәкелектән дә, гаеп саналганнардан да саклый. Аллаһны зикер итү (намаз) исә калган барлык гыйбадәтләрдән дә өстенрәк» (29:45).
Язмамны Пәйгамбәребезнең (с.г.в.) еш кына кыла торган догасы белән төгәллим: «Әй йөрәкләрне Үзгәртүче, йөрәгемне динеңдә нык кыл!»
Фәрхәт Сәгъдиев, Түбән Шашы авылы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев