Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
Дин һәм без

Дингә юл

Зөфәр хәзрәт Галиев, Таш-Чишмә авылы имам хатибы

Без дингә күбрәк мәшәкать, авырлык, сынау, югалтулар аша киләбездер. Кайберәүләр белән сөйләшкәндә: «Дингә килергә вакыт җитмәгән, намазны пенсиягә чыккач укый башлармын әле»,– диләр.
Югыйсә күз алдында бит, нәкъ менә шулай әйтүчеләр лаеклы ялга чыгуга ахирәткә китеп тә бара. Аллаһы Тәгаләгә ниндидер шарт һәм вакыт куярга кирәкми. Аның янына бүген, рәхәт вакытта, бәхетле чакта килеп, барысы өчен дә рәхмәт әйтү хәерлерәк, дөресрәк булыр. Ниндидер авырлыклар каршына килап баскач кына  Аллаһы Тәгаләне искә төшерү башка инде аның. Акылы булган, фикерли белгән кеше килеп терәлгәнче йөрергә тиеш түгел. 
Авыр вакыйгалар, тормыштан өмет өзелү, якыннарыңны югалту, яшәешнең мәгънәсе турында уйлану күп сораулар тудырып диннән юаныч эзләүгә юнәлтсә дә, бар нәрсәгә дә үз фикере булганнарга, күрмичә генә, тотып, татып карамыйча гына иманның тәгълиматларын кабул итү кыен булырга мөмкин. Бу кешеләргә, әле үз сорауларына җавап табып, дөньяви һәм дини карашларны  үзара “татулаштырырга” кирәк. 
Динсез гаиләдә үсүчегә дә, үз даирәсендәге карашлардан аерылып торган дини карашларны кабул итү билгеле, кыенрак  була. Кемнедер исә күңелендә дингә ихтыяҗ сизүгә карамастан шикләнү, җавап таба алмаган сораулар, дини тәгълиматлар һәм шәхси ышанулар арасындагы каршылыклар борчып торырга мөмкин. 
Ә инде иң киң таралган очрак, алда булачак үзгәрешләрдән курку хисе дип уйлыйм. Ни әйтсәң дә, динне кабул итү яшәү рәвешен үзгәртүне, гадәти кыйммәтләрдән һәм ышанулардан баш тартуны таләп итә бит. 
Хәрам ризык кул­ланмау, отышлы уеннардан чит­ләшү, ялган һәм гайбәт сөйләмәү, гел тә­һарәтле йөрү, намаз уку, ураза тоту һ.б. иң элек, кеше күңелендә курку хисе тудырырга мөмкин. 
Йөрәкләрдә булган киртә үзен бик сиздерә әле. Кешеләр, гөнаһтан алган ләззәтне, чын бәхет белән бутый, динсез яшәү рәвеше гөнаһлы гамәлләргә чумдыруын аңлап бетерми. Фитрый иманы белән, диннең яхшылыктан башка нәрсә түгеллеген аңласа да,  хәзерге тормышының “рәхәтен, ямен, ләззәтен” бозудан куркып, иманга килеп бетә алмый тора. Чөнки белә, Исламда исерткеч эчү, отышлы уеннар, зина, фәхеш эшләр  тыелган, ә аның яшәешенең бөтен мәгънәсе нәкъ менә шуларга  корылган. Шуңа да ул үз тормышын хәрам эшләрдән алынган ләззәттән башка күзалдына да китерә алмый. Ә дингә килдең исә, мондый тормыштан баш тартырга һәм әйләнә- тирәдәгеләр өчен мәңге үрнәк булып яшәргә туры киләчәк, ә бу инде зур җаваплылык. Менә шул җаваплылык  куркыта да инде. Бу дөнья ләззәтенә чытырдап ябышкан, башы- аягы белән хәрамга кереп чумган кеше өчен моннан да зур югалту була аламы икән? Һәм кызганыч, дөньяга булган әлеге караш күпләргә хас, әлегә.
Шулай итеп, дингә килү-вакыт, уйлану, үз сорауларыңа җавап эзләү һәм үзгәрешләргә әзерлек таләп итә торган тирән шәхси сайлау. Дин юлы тауга менүне хәтерләтә, анда һәр адым көч һәм каршылыкларны җиңүне таләп итә. Кеше хакыйкать эзләп адашып йөрергә, күңелендә чагылган нәрсәне табар алдыннан төрле фәлсәфи агымнарны һәм дөньяга карашларны тикшереп чыгарга мөмкин. Бу эзләнүләр авыр булса да, соңыннан нәкъ менә шулар Аллаһ Тәгаләгә булган ышануны аңлы һәм тирән итә. Шуны аңлау мөһим: дин - ул кагыйдәләр һәм йолалар җыелмасы гына түгел, ул, барыннан да элек, югары көч белән шәхси мөнәсәбәтләр, тормыш мәгънәсен һәм әхлакый ориентирларны эзләү. Чын дин тыштан көчләп тагылмый, ул кешенең иң яшерен сорауларына һәм омтылышларына җавап буларак, аның үз эчендә туа. Шуңа күрә шикләнүләрдән һәм каршылыклардан куркырга кирәкми. Алар рухи үсешнең аерылгысыз өлеше булып торалар. Шуңа да, дингә килү юлында кеше иман кризисы, шикләнү һәм күңел кайту чоры белән очрашса да, аны йомшаклык яки чигенү билгесе буларак кабул итәргә кирәкмәс. Алар үз карашларыңны һәм, дини тәглиматны тирәнрәк аңлау, Раббыбыз белән шәхси элемтәне ныгыту өчен ярдәм генә булырга мөмкин. Мондый  катлаулы моментлардан качарга түгел, ә бәлки, аларны рухи үсеш өчен куллану хәерлерәк булыр. Ислам дине яхшылыкны явызлыктан, гаделлекне гаделсезлектән, шәфкатьлекне рәхимсезлектән аерырга ярдәм итә.Динебез кушканнарны үтәп, тыелганнардан тыелып, кеше рухи камиллеккә, үзен һәм әйләнә-тирәсен яхшыртуга омтыла. Каршылыклар белән тулы дөньялыкта дин юаныч, өмет һәм көч чыганагы булып тора. Ул безгә авырлыкларны җиңәргә, югалтуларны кичерергә, яшәештән мәгънә табарга һәм яхшылыкка ышанычны ныгытырга ярдәм итә. Динебез кагыйдәләре, милләтебезнең гореф-гадәте кешегә үзен ниндидер зур нәрсәнең бер өлеше итеп тоярга мөмкинлек бирә. Һәм, әйтәсе килә, дин юлы – һәр кешенең шәхси сайлавы. Раббыбыз безнең намазларга мохтаҗ түгел. Аллаһка гыйбадәт кылу бары безнең үзебез өчен  кирәк. Аллаһ Тәгалә безгә, башка җан ияләреннән аермалы буларак, акыл бирде, шул акыл белән без акрын гына иманга киләбез. Әйдәгез, бүгеннән уйларыбызны төзәтеп, туры юлга, Аллаһ Тәгалә Коръәндә күрсәткән җәннәт юлына басыйк. 
Бу дөньяда яшәү вакыты бик кыска, ә алда ахирәт мәңгелеге. Дөньялыкта яшәгәндә Аллаһның Тәгаләнең Ризалыгына ирешерлек итеп гыйбәдәт кылырга һәм Ахирәткә күчкәч Җәннәт бакчаларыда очрашырга һәркайсыбызга  насыйп булсын. Әмиин.  
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев