Дөреслеккә ирешү юлы
“...Әгәр берәү Аллаһ һәм рәсүленең(с.г.в) әмерен тотмыйча нәфесе теләгәнчә эш кылса, дөреслектә ул кеше ачыктан-ачык адашты” (Әхзәб”сүрәсе,36 аять).
Изге китап Коръәндә язылган югарыдагы аять мөселманнарның кайсы хөкем белән яшәргә тиешлеген ачык күрсәтә.
Сөекле Пәйгамбәребезнең (с.г.в): “Каберләрне зиярәт итегез! Чөнки каберләрне зиярәт итү ахирәтне исегезгә төшерер”, дигән хәдисе бар (Сунән ибн Мәҗә). Ахирәтне искә төшерү өчен ерак җирләргә сәфәр кылып, изгеләр һәм әүлияләр каберләрендә дәрвиш булып торырга хаҗәт юк. Һәр авылда якын кешеләребез күмелгән каберләр күп һәм дога кылу яки кылдыру өчен әллә кайларга барып йөрисе юк. Дога яхшырак кабул булсын өчен динебездә күрсәтелгән шартлар һәм урыннар бар. Дога яхшы кабул булсын изгеләрнең догада арадашчы буларак искә алынуы шарт түгел. Аллаһ риза булырлык гамәлләрне ихластан күбрәк кылып, якын кешеләребезгә догаларны үзебез укысак, нур өстенә нур була.
Мәкаләмдә тагын бер хәдисне язып үтү урынлы булыр: “Мәдинәдәге мәчетем, Мәккәдәге мәчет Хәрам, Шамдагы мәсҗид Әкъсадан башка мәчетләрдә гыйбадәт кылыр өчен сәфәр ителмәс” (Бохари).
Сәфәрләрне өч төркемгә аерырга мөмкин: 1). Гыйлем алу өчен сәфәр. 2). Берәр урында гыйбадәт кылу һәм савап белән бүләкләнү максатын күз алдында тоткан сәфәр. 3) Сәүдә кылу, күңел ачу һәм дөнья күрү өчен булган сәфәр.
Беренче һәм өченче сәфәрнең дөреслегендә һич шик юк. Хәдискә нигезләнгән икенче сәфәрнең дә савап бирүендә шик юк. Әмма шул мәчетләрдән башка мәчетләргә яки кабер, чишмә һәм хуҗалар тауларына зур өстәмә саваплар алам дип сәфәр кылу хакында гыйлем ияләре арасында ике төрле фикер бар. Бу фикерләр хәдискә төрлечә мәгънә бирүдән килеп чыга.
Беренче фикер ияләре: “Ошбу мәчетләрдән башкага сәфәр кылулар дөрес түгел” дип мәгънә бирсәләр, икенчеләре: “Ошбу өч мәчеттән башкага кылынган сәфәрләрдә савап юк”, – дип мәгънә бирәләр. Һәркем үз хәлен үзе белергә, зарарсыз юл күренеп торганда зарарлысын сайламаска тиеш.
Соңгы вакытларда мине “изге зыярат”, “изге кабер”, “изге чишмә”, “изге тау” кебек сүзләрнең таралуы һәм халыкның мәчеткә намаз укырга йөрмәсә дә, шунда яратып агылуы да борчый, алар янында укыган намазлар һәм догалар аеруча саваплы дигән фикер таратыла.
Моннан берничә ел элек Орнашбаш авылына килгән Җәлил хәзрәт Фазлыев вәгазен тыңлаганнан соң, мәдәният йортыннан мәчеткә намаз укырга кереп барышлый аннан сорадым: “Җәлил хәзрәт, игелек белән изгелекнең аермасы нәрсәдә? “Аллаһ кушканча әйләнә-тирәдәгеләргә яхшылык эшләү игелек булса, бу гамәлләргә Аллаһ рәхмәтен салса, ул изгелеккә әйләнә”, – дип җавап бирде Җәлил хәзрәт. Бу нәрсә изге урын төшенчәсенә дә карый. Аллаһ каршындагы иң зур игелекләр (изгелекләр) Изге китап Коръәндә дә ачык күрсәтелгән (2:177).
Иң күп савапларны Аллаһы Тәгалә тыйганнардан тыелу, Ул кушканнарны ихластан үтәү дә арттыра. Безнең дошманнарыбызның берсе булып телебез тора. Җәлил хәзрәт Фазлыев үзенең бер вәгазендә телне сигез төрле эштән тыярга кирәклеген күрсәтә: телне ялганлаудан саклау, буш вәгъдә бирү, гайбәт, телне кирәкмәгән бәхәстән саклау, мактану, кеше хурлау һәм сүгү, кеше каргау, кешеләрнең төрле кимчелекле якларын әйтеп мыскыл итү. Хәзер бу вәгазьдән бер өзек китерәм. “...Кемдер сине урынсызга рәнҗеткән өчен рәнҗетүчене каргап, гел дога кылса, Кыямәт көнендә рәнҗетүченең рәнҗетелгән кеше алдында өстенлеге булыр”, – диелә анда.
Бер кеше берәүне урынсызга каргаса, ул каргыш күккә менәр, күк кабул итмәс, җиргә төшәр, җир кабул итмәс, уңга-сулга барыр да иясенә кайтып керер. Шуңа күрә кеше каргаудан аеруча сак булырга кирәк”.
Язмамны Изге китаптагы сүзләр белән тәмамлыйсы килә: “...Сез нәрсәне дә булса сөймәскә мөмкин, әмма ул – сезнең өчен яхшылык. Сез нәрсәне дә булса сөяргә мөмкин, әмма ул сезнең өчен начарлык! Сезнең өчен нәрсә файдалы, нәрсә зарарлы булганын Аллаһ белә, сез исә белмисез” (2:116).
Бу дөньяда мөселман булып яшәү – катлаулы һәм җаваплы вазифа. Моның өчен күп кенә шартларны үтәргә туры килә. Шулар арасыннан ныклы гыйлемгә ия булу әһәмиятле урын алып тора, чөнки гыйлем алу – һәрбер мөселманга фарыз һәм ул кешенең җәннәткә бару юлын җиңеләйтә. Бүген мөселман кешесе бөтен яктан белемле булырга тиеш һәм бу – җәмгыять үсешенең алшарты.
Фәрхәт Сәгъдиев, Түбән Шашы авылы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев