“Гыйлем алу – һәрбер мөселманга фарыз”. (Хәдис. Мәҗә Сөнәне).
Бу дөньяда мөселман булып яшәү катлаулы һәм җаваплы вазифа. Иң беренче шарт – дини гыйлемгә ия булу.
Бу дөньяда мөселман булып яшәү катлаулы һәм җаваплы вазифа. Иң беренче шарт – дини гыйлемгә ия булу. Ни кызганыч, октябрь инкыйлабыннан соң СССРда яшәүчеләр өчен мондый гыйлем алу өчен шартлар кырысланды, дөресрәге – дингә каршы көрәш башланды.
Бүген исә вәзгыять бөтенләй башкача, дини белем алу өчен бөтен шартлар да бар, теләк кенә кирәк.
Бүген мөселман кешесе бөтен яктан белемле булырга тиеш.
Бу бигрәк тә дин, шәригать фәннәренә; тарихка; әдәбиятка, телгә һәм гуманитар фәннәргә кагыла. Шундый киң кырлы белемгә ия булганда гына, син ихластан Аллаһ риза булырлык гамәлләр кылып, яшәгән җәмгыятебезнең үсешенә үзеңнең өлешеңне сизелерлек кертә аласың.
Дөньяви фәннәр дә – тормышның әһәмиятле тармаклары һәм аның этәргеч көчләре.
Дөньяви гыйлемдә кешеләргә үзләренә эзләнү, үз тәҗрибәләрен куллану һәм акылларын эшләтү тиеш, чөнки Пәйгамбәребезнең (с.г.в.) түбәндәге хәдисе бар: “Дөнья эшләрегезне сез үзегез яхшы беләсез” (Хәдис, Мөслим).
Пәйгамбәрләр кешеләргә дөньяви гыйлемнәр өйрәтер өчен түгел, ә шәригатьне өйрәтер өчен җибәрелгән.
Ислам шәригатенең төп чыганаклары – Коръәни Кәрим һәм Рәсүлүллаһның сөннәте. Шәригать галимнәре – пәйгамбәрләрнең варислары, шуңа күрә, аларга гыйлемне яшерү хәрам кылынган.
Коръәндә әйтелә: “Шиксез, явыз галимнәр Без иңдергән ачык аңлатмаларны һәм туры юлны кешеләрдән яшерәләр, Коръәндә кешеләр өчен һәр нәрсәне ачык бәян кылганыбыздан соң. аларны Аллаһ ләгънәт кыла һәм барча ләгънәт кылучылар ләгънәт кылалар” (2:159).
Кеше нинди генә гыйлем алмасын, ул аның күңелендә тулаем истә тора алмый. Ул никадәр зиһенле һәм зирәк булмасын, вакыт узу белән кайбер нәрсәне оныта, хәтереннән чыгара.
Менә монда Пәйгамбәребезнең (с.г.в.) түбәндә әйткән сүзләрен искә төшерү урынлы булыр: “Гыйлемне язу белән ныгытып куегыз!” (Хәдис, Тирмизи).
Бу хәдис теләсә-нинди гыйлем алуга да карый һәм бик әһәмиятле. Беренчедән, язылган нәрсә шул хәлендә саклана, күрү белән хәтергә төшә. Икенчедән, кәгазьгә язылган нәрсәләрдән башкалар да файдаланырга мөмкин. Шуның өчен сәхәбәләр Коръәни Кәримне бер урынга китап итеп туплаганнар һәм Аның саклануы өчен үзләреннән өлеш керткәннәр. Шулай ук хәдис галимнәре үзләре ишеткән хәдисләрне китапларга язмаган булсалар, алар безнең көннәргә кадәр килеп җитә алмаган булырлар иде. Язуның ни дәрәҗәдә кирәкле гамәл икәнен Коръәни Кәрим дә раслый (2:282).
Сәхәбәләрдән берсе Рәсүлүллаһка үзенең хәтерсезлеген һәм Аның сүзләрен хәтердә тота алмавыннан зарлана. Шул уңайдан язу турындагы хәдис бу язмада искә алынды да инде.
Диндә бердәмлек юлы шәригатьне үтәү аркылы ята. Сөекле Пәйгамбәребез (с.г.в.) әйткән: “Мин сезнең арада ике нәрсә калдырдым: Аллаһының китабы һәм Аның Пәйгамбәренең (с.г.в.) сөннәте. Аларга тотынсагыз, беркайчан да туры юлдан тайпылмассыз”. (Хәдис, Бохари).
Диндә каршылыклар туу сәбәпләреннән берсе – дәлилсез дини бәхәсләр. Әгәр диндәге бәхәсләрнең сәбәбе үз файдаң артыннан куу, теләкләреңә иярү, кирелек һәм гаделсезлек булса, бу – иң начары.
Беренче чиратта, мөселман Аллаһыдан һәм Пәйгамбәребездән булган нәрсәләрне эзләүгә игътибар бирергә тиеш. Ә аннары әйтелгәнне аңларга һәм үзләштерергә тырышырга кирәк.
Пәйгамбәр (с.г.в.) үлем хәлендә булганда да, өммәтендә таркалуларны булдырмаска тырышкан. Ул сәхәбәләренә аннан соң беркайчан да юлдан тайпылдырмаячак нәрсәне язарга тәкъдим иткән. Сәхәбәләр шул вакытта нәрсә яздырырга кирәклеге турында бәхәсләшә башлаганнар.
Ул язганын ертып ташлаган да: “Минем янымнан китегез!” – дигән. Шул рәвешчә, Ул аларны бәхәстән коткарырга һәм таркалуның югалтуларга китерүен күрсәтергә теләгән. Ләкин ертып ташлаган язуын Пәйгамбәребезнең (с.г.в.) турыдан-туры үзе язган дип аңларга ярамый.
Ул кемгә дә булса тапшырылырга тиешле язуларын үзенең шәхси сәркатибе Зеид ибн Сабитка әйтеп яздырган (Пәйгамбәребез с.г.в укый-яза белмәгән), ә Зейд ибн Сабит үзенә яздырылган ул язуларны теркәп барган.
Коръән тәфсирләрен дә игътибар белән, ашыкмыйча берничә тапкыр укып чыгарга кирәк. Һәр укыган саен аның буенча белемнәрең киңәя, элек игътибар ителмәгән яңа нәрсәләр хәтергә урнаша.
Мәсәлән, беренче тапкыр укып чыкканда 41:9,10,12нче аятьләрнең 32:4 аятен раславы турында уйлап та карамыйсың. Әле алай гына түгел, алар 50:38 аятен дә раслый. Коръәндә кабатланулар булса да, төгәлсезлекләрне һич таба алмассың. Бу да Аның Аллаһ сүзләре булуын раслый.
Хөрмәтле дин кардәшләр! Аллаһ сүзләре булган Коръән кушканча яшик һәм догада булыйк:
“Әллаһүммә иннии әсьәлүкә гилмән нәәфигән вә ризкаг таййибән вә гәмәлән мүтәкаббәләә!”
(Йә Аллаһ! Синнән файдалы гыйлем, пакъ ризык һәм кабул була торган гамәлләр сорыйм!)
Фәрхәт Сәгъдиев, Түбән Шашы авылы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев