Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм без

Иҗади бәйгегә йомгак ясалды

Олы Мәңгәр мәчетендә » Авылым мәчете - күңеле нуры» исеме астында төп мәктәп укучылары арасында үткәрелгән иҗади бәйгегә йомгак ясалды.

Бәйгедә рәсем, язма эш, шигырь һәм кул эше номинацияләрендә барлыгы 32 бала катнашырга теләк белдерде. Бу - 77 бала укыган мәктәпнең яртысы диярлек.Шакирова Зөһрә һәм Хасанова Зәлинә ' Кул эше номинациясендә жиңүгә лаек дип табылды. Аларның эшләре иң оригиналь иде. Рәсем бәйгесендә - Хакимова Рузилә - 1, Хабриева Азалия - 2, Шакирова Зөһрә - 3 урынга лаек булды. Язма эш бәйгесе жинучеләре - Алсу һәм Сылу Сафиналар - 1, Райлә Мөхәммәтҗанова -2, Илузә Хисматуллина -3 урында. Шигырь конкурсында 1 урынга - Ильдан һәм Ильяр Мөхәммәтшиннар, 2 урынга - Ранилә Гарипова, 3 урынга - Раниль Зиганшин лаек булды. Шулай ук Инзилә Шакирова, Раяз Сәләхетдинов, Салават Төхватуллинның щигырьләре аерым билгеләнеп утелде. Бәйгедә катнашкан барлык укучыларга ,аларның әти әниләре,дәу әни - дәуәтиләренә, Олы Мәңгәр төп мәктәбе житәкчелегенә,укытучылар коллективына ихлас рәхмәтләрем. Алга таба да шушы юлдан тайпылмыйча, бергә бергә, бердәм булып яшәргә,эшләргә язсын

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев