Йортыгыз тупсасы нык булсын
Ришат хәзрәт Курамшин.
Ибраһим пәйгамбәрнең олы улы Исмәгыйль өйләнеп, яшь хатыны белән башка җирлектә яши башлый. Шулай бервакыт Ибраһим гәләйһиссәләм яшьләрнең хәлен белергә дип килә. Улы өйдә булмый, шуңа күрә атасы килененнән тормышлары белән кызыксынып хәл-әхвәл сораша. Яшь хатын кем килгәнен абайламыйча, шундук зарлана башлый:
- Бик авыр безгә! Һаман да һаман мохтаҗлыкта яшәгәч, тормышмыни бу?
Шикаять артыннан шикаять белдергән киленне тыңлап бетергәч, Ибраһим гәләйһиссәлләм болай ди:
- Ирең кайткач, аңа миннән сәлам җиткер һәм: “Килгән кеше сиңа йорт тупсасын яңартырга кушты” – дип әйт.
Шуннан соң мосафир китә, Исмәгыйль гәләйһиссәләм кайткач исә хатыны иртән килеп киткән карт һәм аның үтенече турында сөйли. Яшь ир моны ишеткәч: “Бу минем әтием иде, һәм ул синең белән аерылырга кушты”, – диеп, хатынына талак әйтә һәм аны ата-анасына илтеп куя.
Күмпедер вакыт узгач, Исмәгыйль гәләйһиссәләм икенче хатынга өйләнә. Моны белгәч, Ибраһим гәләйһиссәләм улын зиярат кылу нияте белән янә аларга килә, әмма Исмәгыйль гәләйһиссәләм бу юлы да өйдә булмый. Шуңа күрә килгән кунак яшь гаилә хәлен шушы хатыннан сораштыра.
- Раббыбызга шөкер, тормышыбыз бик әйбәт! – ди икенче килен. – Бөтен нәрсә җитәрлек, без бик канәгать!
- Ә сез нәрсә ашыйсыз һәм нәрсә эчәсез? – дип сорый килгән карт.
- Ит ашап, су эчәбез, – дип җавап бирә яшь килен.
Шушы җавапны ишеткәч, Ибраһим гәләйһиссәләм: “Йә Аллаһ, аларның ите һәм суына бәрәкәтеңне бир!” – дип дога кылып куя һәм әйтә:
- Ирең кайткач, аңа миннән сәлам җиткер һәм: “Килгән кунак сиңа йорт тупсасын ныгытырга кушты” – дип әйт.
Исмәгыйль гәләйһиссәләм кайткач, хәләл җефетеннән ул өйдә булмаган чакта ниләр булганын сораштыра. Яшь хатын иртән килеп киткән бабай һәм аның әманәт итеп тапшырылган үтенече турында сөйли. Шушы хәбәрне ишетүгә Исмәгыйль гәләйһиссәләм килеп киткән картның аның әтисе булганын әйтеп, кинаяле үтенеченә шундый аңлатма бирә:
- Йорт тупсасы ул – хатын. “Тупса” яхшы булса, аны “ныгытырга”, ягъни кадерен белеп, сакларга, якларга, хөрмәтләргә кирәк...
Шушы риваятьтә хатын-кызлар өчен зур сабак бар. Көн дә көн сукранып ризасызлык белдереп торган хатын үз ире өчен тынычлык чыганагы була алмый. Мондый мөнәсәбәт ирнең дә, хатынның да нервыларын бетереп, гаилә хәле начарлануга гына китерәчәк. Әмма хатын үзләренә ирешкән хәлне Аллаһның насыйп иткән тәкъдире буларак кабул итеп, кыенлыкларны сабырлык белән кичерергә тырышып гел догада булса, Аллаһы Тәгалә, һичшиксез, аңа әҗерен бирер, өйдә тыныч, рәхәт мохит булдырып, бәхетле гаилә тормышына ирештерер.
Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһү гәләйһи үә сәлләм болай дигән: “Әгәр фәкыйрьлек белән зарарланган кеше үзенең авыр хәле турында сөйләп кешеләргә зарланса, аның авыр хәле җиңеләймәс. Әмма фәкыйрьлек белән зарарланган кеше җиңеллек сорап Аллаһка мөрәҗәгать итеп дога кылса, иртәме-соңмы Аллаһы Тәгалә аңа җиңеллек бирәчәк”.
ИР БЕЛӘН ХАТЫНГА НӘСЫЙХӘТ:
Гаиләдәге низагларда җиңүчеләр һәм җиңелүчеләр булмый. Ир белән хатын – бербөтен: алар бергәләп җиңә һәм бергәләп җиңелә. Тату, нык гаиләгә авырлык килсә, “бу синең аркада шулай булды!” дип әйтмиләр, анда “мин синең белән!” дип әйтәләр.
Тормышыгыз матди яктан авыр булса, бер-берегезгә терәк булыгыз һәм көн саен хәлегезне җиңеләйтүне сорап, ихлас дога кылыгыз. Ихластан сораучыларга Аллаһы Тәгалә ярдәм итмичә калмый.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев