Әтнә яңалыклары

"Әтнә таңы" газетасы - Әтнә районы

16+
Дин һәм без

Югары Сәрдә авыл егетенең саваплы гамәле - күпләргә үрнәк

Бүгенге көндә Казан шәһәрендә яшәүче Югары Сәрдә авылы егете Хәйруллин Нияз Ильяз улы мәчетне ремонтлауга ярдәм итүгә алынды: үз акчасына төзелеш материаллары сатып алып, кирәкле эшчеләрне әлеге эшкә җәлеп итте.

 Мәчетнең ике як фасады, кәрнизләре, керү верандасы өр-яңадан ясалды һәм башка ремонт эшләре башкарылды.

Әлеге олы һәм изге эше өчен Ниязга авыл халкы рәхмәт укый.

Изгелек беркайчан да онытылмый. Илебезгә тынычлык килеп, мәчетебездә шатлыклар белән очрашып торырга, иман нурлары белән куәтләнеп, иминлектә-саулыкта гомер кичерергә насыйп булсын, дигән изге теләктә авыл халкы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев