Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
Дин һәм без

Кабергә кереп яткач та, әҗере килеп торыр

Адәм баласы, мөселман кешесе, иман әһеле, үлгәннән соң яңа тормыш башлануына ышанырга тиеш. Ягъни кыямәт көне җиткәч, ул йә җәннәтле, яки җәһәннәмле була. Һәрбер мөселман кешесе моңа ышана, инана.

Шуңа күрә ул дөньясын, кош ике канатын да бервакытта кагынган кебек, тигез алып бара: тормышында кәсеп итә, акча эшли һәм шулай ук ахирәттә дә йортлы, бәхет-сәгадәткә ирешеп, җәннәтле булыр өчен, хәерле гамәлләр кылып, әҗер-савап туплый. Әҗер-савап ахирәттә җәннәткә керер өчен кирәк булса, акчаның бу дөньяда тормыш алып барыр өчен кирәклеген сөйләп тә торасы юк.

Менә шул нияттән мөселман кешесе бу дөнья белән генә чикләнмичә, ахирәтен дә кайгыртып, җәннәтле булыр өчен ниләр эшләргә кирәклеген турында да уйлый.
Һәрберебез дә исән чакта җирдә йөргәндә, киләчәктә, инде үзебез кабергә кереп яткач та әҗере килеп торырлык саваплы гамәлләр кылу турында уйларга тиешбез.

Без беләбез: кайбер кешеләр, акчасы күбрәк җыелса, инвестиция ясый – төрле заводларның, төзелеш фирмаларының акцияләрен сатып алалар. Ягъни, үзе эшләмәсә дә, аның акчасы эшли торган була. Күпмедер вакыт узгач, әлеге акцияләр керем – дивиденд китерә башлый. Бу, башлыча, яшьләрне кызыктыра, интернетта да бу хакта мәгълүмат чиксез күп.

Нәкъ шуның шикелле, әгәр җәннәтле буласыбыз килсә, кабергә кереп яткач, ниндидер инвестициябез, әҗер-савап рәвешендә, дивиденд китерә ала икән, дип кызыксынырга бурычлыбыз. Әйе, Үзенең киң рәхмәте белән, Аллаһы Тәгалә адәм балаларына зур мөмкинлек бирә: бу дөньядан китеп, Аллаһы хозурына күчкәннән соң да, безгә әҗер-саваплар китерә торган гамәлләр бар икән.

Пәйгамбәребез صلى الله عليه وسلم «Баззар» исемле хәдисләр җыентыгында хәсән дәрәҗәсендәге бер хәдистә әйткән: «Җиде төрле гамәл бар, адәм баласы кабергә кереп яткач та (бу дөньядан китеп, Аллаһ хозурына күчкәннән соң да), шушы җиде гамәлнең әҗере кабердә булган вакытта килеп торачак – кем белем бирсә, чишмәләр ясап, коелар казытса, агачлар утыртып, мәчет төзетсә, яисә Коръән китабын биреп калдырып, догачы бала үстереп калдырса».

Үлгәннән соң да дивиденд аласыбыз килсә, әлеге хәдис белән вәгазьләнеп гамәл кылырга кирәк безгә. Иң беренчесе, иң фазыйләтлесе – файдалы гыйлем өйрәтеп калдыру. Бу хәдис шәкертләр тәрбияләүченең, укытучы, мөгаллим, остазның нинди зур әҗергә лаеклы һөнәр иясе икәнен күрсәтә. Барлык файдалы гыйлемнәр керә монда. Әйтик, берәр шәкертне Коръән укырга, намаз укырга, тәһарәт алырга, дога кылырга өйрәтәсең икән, шул шәкерт Коръән укыган, догалар кылган, намаз укыган саен әҗере сиңа да бара, чөнки син өйрәтүче булдың. Шушы яктылыкны, шушы туры юлны күрсәтүче булдың.

Яки, дөньяви гыйлем биреп, берәр һөнәр өйрәттең, ди. Әлеге шәкерт шул һөнәр белән кәсеп иткән, гаиләсен туендырган саен, сиңа да әҗере бара. Чөнки һөнәргә аны син өйрәттең. Шул һөнәр ачкычын аңа син тапшырдың. Берәр кешене, әдәп-әхлак нигезләренә таянып, алдаусыз һәм хәйләсез гадел сәүдә кылырга өйрәтәсең икән, ул кеше шушы файданы тормышында кулланган саен, әҗере сиңа да булачак.

Гыйлем бирү – иң хәерле гамәлләрнең берсе. Мисалга Әхмәтһади Максудинең барыбызга да таныш булган «Мөгаллим сәни» китабын китерик. Әлеге китапны белмәгән мөселман кешесе юктыр. Безнең татар мәдрәсәләрендә генә түгел, хәтта Азия илләрендә дә шушы «Мөгаллим сәни» китабы белән Коръән укырга өйрәтәләр.

Юка гына китап ул. Аның каравы, ничәмә-ничә миллион, ә бәлки миллиардларча мөселманның Коръән укырга өйрәнүенә ярдәмлек. Карагыз, бары тик бер китап сәбәпле күпме әҗер бара шул галимгә. Яки Ризаэддин Фәхретдинне алыйк. Күпме гыйльми хезмәт калдырган ул, аларны укыган, өйрәнгән һәм тормышта кулланган саен, әҗере Риза хәзрәтләр рухына бара.

Рәшидә абыстай Исхакыйның намаз укырга өйрәтүгә кагылышлы китабын алыйк. Кечкенә генә бер китап. Бөтенебез дә шул китаптан карап, намаз укырга өйрәндек. Үзе безнең арада булмаса да, күпме әҗер бара Рәшидә абыстай рухына. Әле генә санап киткән һәм, гомумән, галимнәр, остазлар, укытучылар үзләре бу дөньядан китсәләр дә, аларның исемнәре яши.

Аларны зикер иткән саен, «И, Раббым, шул галимнең китабыннан карап өйрәндем, шушы укытучым өйрәткән иде», – дип, адәм балалары дога кыла. Шуңа күрә гыйлем, изгелеккә өндәү – иң хәерле гамәлләрнең берсе.

Кемдер чишмә карап-төзекләндереп торса яки кое казытып калдырса, әҗере аңа барачак. Берәр авылда, җирлектә су булмаса, кемдер кое казытып калдырса, шул коедан халык су алган, аны кулланган саен, әлеге кешегә савап бара. Хәер, хәзер шәһәрдә генә түгел, хәтта авылда да барыбызның да диярлек өйләрендә су краннан агып тора, шуңа да су мәсьәләсенә кеше әллә ни әһәмият бирмәскә дә мөмкин.

Ә бит җир йөзендә эчәргә яраклы суга тилмерүче кешеләр аз түгел. Африка илләрендә яшәүчеләрнең ничек итеп сусызлыктан газап чиккәннәрен дә ишетеп беләсез. Шунда кое казытып, чишмә ясатып куйган кешегә шул чишмә кипкәнче, ә коеда су беткәнче әҗер-савабы барачак.

Ерак Африканы түгел, үзебезнең җирлекне генә алыйк. Әйтик, авылдагы берәр өлкән яшьтәге апаның яки абзыйның өенә су кермәгән, ди. Бу хакта ишеткәч, әгәр аларга ярдәм итәрлек акчаң булса, һәм, «әйдә булышыйм, әҗере булсын әле» дип, торба суздыртып, өйләренә су кертсәң, шул судан ашарга пешергән саен, савыт-саба юган саен әҗере сиңа килеп торачак.

Мәчеткә кулер алып куйсаң да, килгән кешеләр шуннан агызып су эчкән саен, әҗере сиңа барачак. Гомумән, су бирү, су эчертү – динебездә искиткеч зур әҗерләрдән санала. «Бохари» һәм «Мөслим» җыентыкларында килә торган хәдискә күз салыйк әле. Пәйгамбәребез صلى الله عليه وسلم әйтә: «Бер кеше чүлдән бара икән, искиткеч нык сусау баса аны, шунда ул бер кое таба (элек чүлләрдә, су бик кирәк булганга, кое казытканнар).

Шатлыгыннан, әлеге коега төшеп, су эчә. Коедан чыккач ни күрсен, кое янәшәсендә бер эт, сусаудан интегеп, дымлы җирне ялап тора. Шунда теге кеше: «Карале, бу эт тә минем кебек сусаган, суга тилмерә бит», – дип, киредән коега төшеп китә. Аяк киемен салып, эченә су тутыра да, алып менеп, суны эткә эчертә.

Менә шушы изгелеге өчен Аллаһы Тәгалә, моңа рәхмәтен белдертеп, аның гөнаһларын кичерде». Икенче бер риваятьтә исә «Җәннәткә кертте» дип әйтелә. Шушы бер кечкенә гамәле-ихласлыгы өчен Аллаһ үзенең бәндәсен җәннәт белән шатландырган.

Чын ихласлык – газап чигергеч сусаудан коткару, исән калдыру. Сәхабәләр бу хәлгә гаҗәпләнеп сорыйлар: «Без хайваннарны ашатып, эчертеп тә әҗер ала алабызмы әллә?» Пәйгамбәребез صلى الله عليه وسلم: «Һәрбер җан иясенә изгелек кылу – әҗер-савапка лаек», – дип җавап бирә. Урамда йөргән хуҗасыз мәчегә сөт салып ипи бирәсең икән, әҗер була. Кыш көннәрендә, җимлек куеп, ашлык сипсәң дә, кошлар килеп ашаган саен, сиңа әҗере бара.
Раил Фәйзрахманов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев