Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм без

Корбан Гаете: кайда, кайчан, ничек?

Ислам динендә ай календаре буенча зөл­хиҗҗә аеның 10 сында, ягъни, быел 9 июль көнне Корбан бәйрәме уза.

Кайда, кайчан, ничек? Шул хакта имам-мөхтәсиб Наил хәзрәттән сораштык. “Диния Нәзарәтнең казыйлар һәм голәмәләр шурасы карары нигезендә, корбан чалу өчене нисаб күләме 32 мең сум дип билгеләнде”, – дип башлады ул сүзен. Димәк, чыгымнарыңны һәм булган әҗәтләреңне чигергәч шул суммада акчаң калса, корбан чалу ваҗип.

 Корбанны өч көн дәвамында – 9, 10, 11 июль көннәрендә чалырга була.

Үзең чалсаң хәерлерәк. Әмма белмәгән очракта, үзең дә катнашып, белгән кешегә чалдырырга мөмкин. Шарты – корбанлык пар тояклы булсын, бер яшьлек яки бер яшьлек кебек зур сарык яки тәкәне бер кеше исеменнән, ике яшьтән ким булмаган мөгезле эре терлек яки биш яшьтән зуррак дөя чалырга була. Соңгысын җиде кеше исеменнән чаларга була. Әмма авыру булмаска, кыек, китек төшләре булмаска тиеш. Корбанлык мал башка малларны күрергә тиеш түгел, тамагы тук булсын, аңа мөнәсәбәт яхшы булырга тиеш – сугу, сүгү тыела. Корбан Гаете көнне иртәнге намаз аз гына соңгарак күчерелә: 02.00 сәгатьтә уза.

02.35-03.10 сәгатьләрдә Коръән укып, күңелләрне нечкәртү, сафландыру яхшы гамәл санала.

03.10-03.40 сәгатьләрдә, ягъни, ярты сәгать дәвамында Гает вәгазе үтә.

03.40-03.45 сәгатьләрдә Гает намазы укыла.

03.45 сәгатьтән башлап гарәп телендә хөтбә укыла.

Моннан соң Коръән укып, дога кылына. Тагын бер хуш килгән гамәл – мәчеттән чыккач, тамак туйганчы ашап-эчәргә түгел, буш карынга корбан итеннән авыз итү яхшы санала.

 – Корбан Гаете мөбарәк булсын, райондашлар!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев