Күәм авылы мәчетенә ярымай куелды
Изге айда изге ният саваплы булсын.
Шушы көннәрдә Күәм авылы мәчетенең манарасына ярымай куелды. Моннан элек аның элекке манарасын сүтеп, яңасын эшли башлаулары турында хәбәр иткән идек. Элекке манарасы артык зур һәм артык авыр иде. Ә монысы эскиз һәм проектларына караганда бик күркәм, җыйнак, уртача зурлыкта булырга тиеш. Ул гына да түгел, ул яруслы да була, аның икенче катына чыгып, йөреп тә булачак. Бу гына түгел авыл имамы Ленар хәзрәт Ганиев әйтүенчә, мәчетнең түбәсен тулысынча алыштыру турында да ниятләре бар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев