Куркудан, борчулардан һәм кыенлыклардан котылу өчен укыла торган догалар
Саклап куегыз!.
КУРЫККАНДА УКЫЛА ТОРГАН ДОГА:
أَعُوذُ بِكَلِمَاتِ اللَّهِ التَّامَّةِ مِنْ غَضَبِهِ وَ عِقَابِهِ وَ شَرِّ عِبَادِهِ وَ مِنْ هَمَزَاتِ الشَّيَاطِينِ وَ أَنْ يَحْضُرُونِ
УКЫЛЫШЫ:
[Әгъүүҙү би-кәлимәәти- Лләәһи-т-тәәммәти мин гъадъабиһи үә гъикъаабиһи үә шәрри гъибәәдиһи үә мин һәмәзәәти- ш-шәйәәтъыйни үә әй-йәхдъуруун]
МӘГЪНӘСЕ:
«Мин Аллаһның камил сүзләре белән Аның ачуыннан һәм җәзасыннан, Аның колларының явызлыкларыннан, шайтан вәсвәсәсеннән һәм аларның янымда булуларыннан Аллаһка сыенам».
Ән-Нәвәви, «Әл-Әзкәр»: 117.
КУРЫККАНДА УКЫЛА ТОРГАН ДОГА:
حَسْبُنَا اللَّهُ وَنِعْمَ الْوَكِيلُ...
УКЫЛЫШЫ:
[Хәсбүнә-Ллааһу үә нигъмә- л-үәкийл]
МӘГЪНӘСЕ:
«Аллаһ безгә җитә, Ул [бөтен эшләр тапшырыла торган, ышанычлы] нинди яхшы Яклаучы!»
(«Әлү-Гыймран» сүрәсе, 173-нче аятьтән өзек)
Кыенлыклар килеп чыкканда, бәла-казага юлыкканда, курку хисе барлыкка килсә әйтелә.
ДӨНЬЯДА ВӘ АХИРӘТТӘ БОРЧУЛАРДАН КОТЫЛУ ӨЧЕН УКЫЛА ТОРГАН ДОГА:
Һәр иртә-кич [җитүгә] 7 тапкыр әлеге сүзләрне әйтүчене Кодрәтле һәм Бөек Аллаһы Тәгалә бу дөньядагы һәм ахирәттәге барча борчуларыннан коткарыр:
حَسْبِيَ اللَّهُ لَا إِلَهَ إِلَّا هُوَ عَلَيْهِ تَوَكَّلْتُ وَهُوَ رَبُّ الْعَرْشِ الْعَظِيمِ
УКЫЛЫШЫ:
[Хәсбийә-Ллааһу,
ләә иләәһә илләә һүвә,
гъәләйһи тәвәккәлтү,
үә һүвә Раббү- ль-гъәрши- ль-гъәҙъыййм]
(«Әт-Тәүбә» сүрәсе, 129-нчы аятьтән өзек)
МӘГЪНӘСЕ:
«Миңа Аллаһ җитә!
Аннан башка илаһ юк.
Мин [Аннан башка һичкемгә өмет багъламыйм һәм беркемнән дә курыкмыйм, чөнки мин] Аңа (Аллаһка) гына тәвәккәл иттем.
Ул — [олуглыгын Аллаһы Тәгаләдән башка һичкем белә алмаган] бөек Гарешнең Раббысы!»»
Ибн әс-Сүнни, №71-нче хәдис.
РАСҮЛЕБЕЗﷺ ӨЙРӘТКӘН САКЧЫ ДОГА:
بِسْمِ اللَّهِ الَّذِى لا يَضُرُّ مَعَ اسْمِهِ شَيْءٌ فِي الأَرْضِ وَ لا فِي السَّمَاءِ وَ هُوَ السَّمِيعُ العَلِيمُ
УКЫЛЫШЫ:
[Бисми-Лләәһи- л-ләҙий ләә йәдъурру мәгъә-смиһи шәй-үн фи-л-әрдъый үә ләә фи- с-сәмәә-и үә һүә- с-сәмийгъү- л-гъәлийм]
МӘГЪНӘСЕ:
«Ишетүче һәм Белүче Аллаһның исеме белән җирдә һәм күктә бернәрсә зарар китерә алмас»
Бу доганы иртән 3 тапкыр укучы кич җиткәнче бәла-казалардан сакланыр, ә инде кич белән 3 тапкыр укыса, иртәнгә чаклы аңа бернинди зыян-зарар булмаячак.
Әбү Дауд, №5088-нче хәдис,
Әт-Тирмизи, №3388-нче хәдис,
Ән-Нәсәи, №9843-нче хәдис,
Ибн Мәҗәһ, №3869-нчы хәдис,
Имам Әхмәд, №446-нчы хәдис.
ЮЛДАН ЯЗМАУ, КЫЕРСЫТМАУ-КЫЕРСЫТЫЛМАУ, НАЧАР ГАМӘЛЛӘРДӘН САКЛАНУ ӨЧЕН УКЫЛА ТОРГАН ДОГА:
بِسْمِ اللَّهِ تَوَكَّلْتُ عَلَى اللَّهِ
اللَّهُمَّ إِنِّي أَعُوذُ بِكَ أَنْ أَضِلَّ أَوْ أُضَلَّ أَوْ أَزِلَّ أَوْ أُزَلَّ أَوْ أَظْلِمَ أَوْ أُظْلَمَ أَوْ أَجْهَلَ أَوْ يُجْهَلَ عَلَىَّ
[Бисми-Лләәһи тәвәккәлтү гъәлә-Ллааһи
Әллааһүммә инний әгъүүҙү бикә ән әдъыйллә, әү үдъаллә, әү әзиллә, әү үзәллә, әү әҙълимә, әү үҙъләмә, әү әҗеһәлә, әү йүҗеһәлә гъәләййә]
«Аллаһ Исеме белән, Аллаһка тәвәккәл иттем (тапшырдым).
Аллаһым! Юлдан язмас (өчен) һәм мине юлдан яздырмасыннар өчен, кыерсытмас (өчен) һәм кыерсытылмас өчен, җәһил (надан) гамәлләр кылмас (өчен) һәм шундый гамәлләр корбаны булмас өчен Синдә яклау эзлим (Синең Рәхмәтеңә сыенам)».
Әбү Дауд, №5094-нче хәдис,
Әт-Тирмизи, №3427-нче хәдис.
КЫЕНЛЫКТАН КОТЫЛУ ӨЧЕН УКЫЛА ТОРГАН ДОГА:
رَبَّنَآ ءَاتِنَا مِن لَّدُنكَ رَحْمَةًۭ وَهَيِّئْ لَنَا مِنْ أَمْرِنَا رَشَدًۭا
УКЫЛЫШЫ:
[Раббәнәәәә әәтинәә мил-ләдүңкә рахмәтәү-үә һәййи-э ләнәә мин әмринәә рашәдәә]
МӘГЪНӘСЕ:
«Раббыбыз! Үз хозурыңнан безгә [мәгъфирәт, ризык һәм дошманнан имин кылган] рәхмәт бир һәм [һиҗрәт белән бәйле бу] хәлебездән безгә [максатыбызга ирешер өчен] котылу юлы әзерлә»
(«Әл-Кәһф» сүрәсе, 10-нчы аяттән өзек)
АЛЛАҺТАН СӘЛАМӘТЛЕК, ИМИНЛЕК, ЯШӘҮ КӨЧЕ, БАРЧА НАЧАР НӘРСӘЛӘРДӘН КОТЫЛУ СОРАУ ДОГАСЫ
اللَّهُمَّ إِنِّي أَسْأَلُكَ الْعَافِيَةَ فِي الدُّنْيَا وَالآخِرَةِ
УКЫЛЫШЫ:
[Әллааһүммә инний әс-әлүкә- л-гъәәфийәтә фи-д-дүнйәә үә-л-әәхъыйраһ]
МӘГЪНӘСЕ:
«Аллаһым, Синнән дөньяда һәм Ахирәттә «гафият»* сорыйм»
*«гафият» (الْعَافِيَةُ) - сәламәтлек, үзеңне яхшы хис итү, иминлек, яшәү көче, барча начар нәрсәләрдән, кимчелекләрдән котылу
«Пәйгамбәребез ﷺ (съалләЛлааһу гъәләйһи үә сәлләм) иртә-кич бу доганы укуын калдырмый иде:
اللَّهُمَّ إِنِّي أَسْأَلُكَ الْعَافِيَةَ فِي الدُّنْيَا وَالآخِرَةِ،
اللَّهُمَّ إِنِّي أَسْأَلُكَ الْعَفْوَ وَالْعَافِيَةَ فِي دِينِي وَدُنْيَايَ وَأَهْلِي وَمَالِي،
اللَّهُمَّ استُرْ عَوْرَاتي، وآمِنْ رَوْعَاتي،
اللَّهمَّ احْفَظْنِي مِنْ
بَينِ يَدَيَّ، ومِنْ خَلْفي، وَعن يَميني، وعن شِمالي، ومِن فَوْقِي، وأعُوذُ بِعَظَمَتِكَ أنْ أُغْتَالَ مِنْ تَحتي
УКЫЛЫШЫ:
[Әллааһүммә инний әс-әлүкәл-гъәәфийәтә фи-д-дүнйәә үә-л-әәхъыйраһ.
Әллааһүммә инний әс-әлүкә- л-гъәф-үә үә-л-гъәәфийәтә фий дииний үә дүнйәәйә үә әһлий үә мәәлий.
Әллааһүммә-стүр гъәүраатий үә әәмин раүгъәәтий.
Әллааһүммә-хфәҙъний мимм-бәйни йәдәййә үә мин хъальфий үә гъән йәмийний үә гъән шимәәлий үә гъән фәүкъыйй үә әгъүүҙү би-гъәҙъамәтикә ән үгътәәлә минн тәхтий]
МӘГЪНӘСЕ:
«Аллаһым, чынлыкта мин Синнән дөньяда да, Ахирәттә дә гафият (барча начар нәрсәләрдән котылу) сорыйм.
Аллаһым, чынлыкта мин Синнән гафу һәм дөньяда һәм Ахирәттә минем динемә, минем дөнья эшләремә, минем гаиләмә һәм малыма кагылырлык барча нәрсәдән коткаруыңны («гъәәфийәт») сорыйм.
Аллаһым, минем гаурәтемне капла һәм мине куркудан сакла.
Аллаһым, мине алдан, арттан, уңнан, сулдан, өстән һәм астан якла (сакла), һәм мин Синең Бөеклегеңә хыянәтчеләр тарафыннан үтерелүдән яклау сорап мөраҗәгать итәм».
Әбү Дауд, №5074-нче хәдис,
Ибн Мәҗәһ, №3871-нче хәдис,
Ән-Нәсәи, №5530-нче хәдис,
Имам Әхмәд, №4785-нче хәдис.
«Көндәлек тормышта укыла торган догалар» ВК төркеменнән алынды
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев