Өлешеңгә тигән көмешең
«Мин аны сукыр дидем, чөнки аның беркайчан да харам нәрсә күргәне юк; чукрак дидем - харам ишеткәне юк; телсез дидем - беркайчан да харамны сөйләгәне юк» - дигән.
Сәбит ибн Зәүта (рахмәтуллаһи галәйһи) югары әхлаклы, укымышлы, тугры, нурлы йөзле кеше булган.
Шулай бервакыт елга ярында йөргәндә ул су өстендә алма йөзеп килгәнен күрә һәм аны алып ашап куя. Әмма соңыннан кеше алмасын ашавына бик нык үкенә. Һәм гафу сорар өчен яр буйлап алма хуҗасын эзләп китә.
Ниһаять, ул бер алма бакчасына килеп чыга, алмагачның алмалары ул ашаган алмага охшаган була. Бакчаның хуҗасы турында кешеләрдән сорашып белешә. Ул бик киң күңелле кеше, бер алма өчен түгел, бакчадагы бөтен алмаларын җыеп чыгып китсәң дә сүз әйтмәячәк, борчылма, диләр аңа. Шуңа да карамастан, егет бакча хуҗасы янына кереп, хәлне сөйләп бирә һәм гафу үтенеп, алманың хакын алуын сорый.
Бакча хуҗасы моңа бик нык гаҗәпләнә һәм егетнең чынлап та шул дәрәҗәдә тәкъвамы икәнен тикшереп карарга була.
- Ашаган алманың хакын ничек кайтарасың? - дип сорый ул егеттән.
- Үземдә булган алтын, көмешемне бирәм, - ди тегесе.
- Миңа синең алтының да, көмешең дә кирәкми, - ди бакча хуҗасы. - Әмма Кыямәт көнне моның өчен җавап тотасың килмәсә, син минем тәкъдимемне кабул итәргә тиеш.
- Нинди тәкъдим ул? - дип кызыксына егет.
- Минем сукыр, чукрак, телсез кызым бар. Шуны кияүдә алырга риза булсаң, мин сине кичерәм.
Кыямәт көнне кеше хакы өчен җавап тотудан куркып, егет өйләнергә ризалыгын әйтә.
Әмма беренче төнне үк кәләше яныннан йөгереп кире чыга:
- Сез тасвирлаган кыз урынында анда башка кыз!
- Ул минем кызым - бүгеннән синең хәләл хатының. Мин аны сукыр дидем, чөнки аның беркайчан да харам нәрсә күргәне юк; чукрак дидем - харам ишеткәне юк; телсез дидем - беркайчан да харамны сөйләгәне юк. Аллаһ сезне бәхетле итсен!
... Менә шундый ата-анадан имам Әгъзам Әбү Хәнифә туган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев