Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
Дин һәм без

Раил хәзрәт Фәйзрахманов: «Хатын акчасы – хатынныкы»

Раил хәзрәт Фәйзрахманов белән гүзәл затлар көне уңаеннан хатын-кыз хакы, җәмгыятьтәге урыны, хокуклары турында сөйләштек.

 – Исламда хатын—кызның урыны нинди?

– Динебездә хатын-кызның урыны бик зур. Ул һәрвакытта да саклау, яклау астында булырга тиеш. Кияүгә чыкканчы, ул әтисе карамагында була. Шушы әманәтне атасы булачак иренә тапшыра. Никахта да бит иң элек әтидән рөхсәт сорыйбыз. Әти кеше кызының ихтыяҗларын үтәп, саклап үстергән икән, бу җаваплылык никахтан соң иренә күчә. Икенче төрле әйткәндә, ир-ат хатынын баланы кебек карарга тиеш.

Ир-атлар – тәэмин итүче. Аллаһы Тәгалә хатын-кызны зур дәрәҗәгә куя.

– Хатынның ирен тыңламаска мөмкин булган очраклар бармы?

– Әйе, бар. Әгәр дә ир хатынына гөнаһлы гамәл кылырга куша икән, гүзәл зат аны тыңламаска мөмкин.

Әйтик, ураза тотарга тели, ә ир аны чикли ди. Мәсәлән, хатын-кызның яулык бәйлисе килә, әмма ире тыя ди. Иң элек без Аллаһы Тәгаләнең ризалыгына ирешергә тиеш. Әгәр дә инде ир: «Торт ашыйсы килә, торт пешереп бир әле», – дисә, хатын тыңларга тиеш була инде. Кабатлап әйтик: гөнаһлы эшләрдә хатын иренә буйсынырга тиеш түгел.

– Диндә «хатын—кыз өй җыештырырга тиеш», «ашарга пешерергә тиеш» дигән катгый кагыйдә бармы? Ягъни нәкъ тә хатын—кыз гына моны эшләргә тиеш дигән таләп?

– Гореф-гадәт дигән төшенчә бар. Бездә ничектер шулай кабул ителгән инде. Өйне чиста тоту, иренең кием-салымнарын юу, ашарга әзерләү – хатын-кыз вазыйфалары. Әмма динебездә «тиеш» дигән катгый таләп юк. Соңгы арада «тиеш», «тиеш түгел»ләр бик күбәйде. Гаилә кору «тиеш»ләрдән башлана икән, гаилә тормышы бик үк уңышлы бармаячак дигән сүз инде… Безгә дә еш кына: «Хатын миңа нәрсә тиеш?» – дип сорап киләләр. Әмма бу сорауны таләп итү нияте белән бирергә ярамый. Киресенчә, «Мин хатыныма йә иремә карата булган бурычларны тиешенчә үтимме…» – дип уйланырга тиеш без. Иреңне, хатыныңны яратасың икән, «тиеш», «тиеш түгел»ләргә карап тормыйсың инде. Рәсүлебез Мөхәммәд (с.г.в.) өен дә җыештырган, хатыннарына да булышкан.

– Хатын—кыз иренә түзеп яшәргә тиешме? Башкача әйтсәк, түзеп яшәүнең әҗере бармы?

– Һәр гаиләне аерым карарга кирәк. Гомуми җавап биреп булмый. Нәрсәгә түзеп яши хатын-кыз?

Иренең тиранлыгына икән, әлбәттә, моңа түзеп яшисе түгел! Хатын-кыздан сабырлык таләп ителгән очраклар да булырга мөмкин.

– Хатын—кыз үз малына үзе хуҗамы?

– Әйе, хатын-кыз үзе акча эшли икән, аның кәсебе бар икән, бу малга ул үзе хуҗа.

Исламның күркәмлеге дә шунда: хатын-кызны тулысынча ире тәэмин итәргә тиеш. Чөнки бу – аның бурычы, аңа тапшырылган әманәт. Хәләл юл белән акча эшли икән, бу акчаны хатын-кыз ничек тели, шулай куллана ала. Ир-ат хатын-кызга, кибеттән азык-төлек ал, дип тә, ТКХ түләүләрен түлә, дип тә әйтә алмый. Карагыз әле, «тиеш», «тиеш түгел»ләргә кире кайтсак, ир-атлар да бит сорау бирә ала. Нишләп мин хатынны тәэмин итәм, ә үз акчасын ул үзенә генә тота… (көлә). Бу Аллаһының хикмәте инде.

– «Ир—атка бәхетле булу өчен 3 нәрсә кирәк: яхшы йорт, яхшы ат һәм яхшы хатын», – ди пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.).

Ислам күзлегеннән караганда, яхшы хатын—кыз нинди булырга тиеш?

– Яхшы хатын – игелекле, итагатьле хатын. Аңа карап ирнең кәефе күтәрелә. Берәр мәшәкать килеп чыкса, хатын-кыз терәк була белә. «Булыр, мин сиңа ышанам», – дип, этәргеч бирүче, хөрмәтли белүче хатын – күркәм хатын.

«Ирләрнең зур уңышы артында көчле хатыннар тора», – дип юкка әйтмиләр. Ир-атка да көчле терәк кирәк.

– Диндә бизәнергә рөхсәт ителәме?

– Әйе, рөхсәт ителә, әмма шәригать кысасыннан чыгарга ярамый. Хатын-кыз ире өчен генә бизәнергә тиеш.

Хыянәт дип зарланалар хәзер. Карагыз: хатын-кыз читкә чыкканда бизәнә-ясана, чит ирләрне кызыктыра, өенә кайткач, макияжын сөртеп ташлый, ертык футболка кия дә ире янында шулай йөри. Ире дә югыйсә урамга чыга, йөри, башка хатыннарны күрә. Ул да кызыга бит. Аның да өендә хуш исен юган, макияжын сөрткән хатын күрәсе килми инде. Өендә аны бизәнеп-ясанып көтеп торучы хатыны булса, ир-ат читкә йөрмәс.

– Хатын—кызга нинди эшләрдә эшләргә ярамый?

– Риба системасы, хәмергә бәйле эшләр, комарлы уеннарга бәйле хезмәтләр рөхсәт ителми. Хатын-кызлар ир-атлар булган коллективта эшләргә тиеш түгел. Чит ирләр белән чуалыш бик аз күләмдә булырга тиеш.

– Гүзәл затның бөеклеге нидә? – Әни булуда.

Пәйгамбәребез (с.г.в.) янына бер сәхәбә килеп: «И Аллаһның Илчесе! Иң күркәм мөгамәлә кемгә?» – дип сораган. Пәйгамбәр: «Әниеңә», – дигән. Ул: «Аннары?» – дип сораган. Пәйгамбәр галәйһиссәләм: «Әниеңә» – дигән. Тегесе: «Аннары?» – дигәч, «Әниеңә», – дип җавап биргән. Аннан соң гына «әтиең» дигән Рәсүлебез. Аналар 9 ай карында йөртә, күкрәк сөте имезеп үстерә, йокысыз төннәр үткәрә… Моны бер ир-ат та аңлый алмый. Хатын-кызның бөеклеге, дәрәҗәсе шуңа да олы.

Ватаным Татарстан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев