Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
Дин һәм без

Сәхәр ашау фарыз түгел – сөннәт, аны үтәргә тырышырга кирәк, ә ният – фарыз

Раил Фәйзрахманов.

Бер генә гамәл дә ниятсез булмый.Рамазан аендагы фарыз уразаның нияте нәфелнекеннән аерыла. Пәйгамбәребез ﷺ: «Һәрбер эш нияткә карап бәяләнә», – дигән.

Бохари риваяте) Кеше ашау-эчүдән төрле ният белән тыелырга мөмкин. Кемдер – ябыгу, икенчесе Аллаһка якынаю, Аның ризалыгын алу өчен. Уразада төрле була: Рамазан аендагы фарыз ураза, каффәрәт уразасы, нәзер уразасы, нәфел уразасы. Монда ният кылганда нинди ураза тотуга ният кылуны. Әһәмияте зур. Ниятнең урыны – калебтә, ягъни күңелдә. Ниятне күңелебез белән кичтән, төнлә кылырга кирәк. Ягъни, иртәнге намазга кадәр, сәхәр тәмам булганчыга кадәр. Пәйгамбәребез ﷺ : «Кем төннән үк уразасын ниятләп куймаса, аның уразасы юк», – дигән (ән-Нәса'и риваяте)

Ният кылырга онытма! Тирмизи җыентыгында шундый хәдис килә: «Кем төнлә үк, иртәнге намазга кадәр, уразасын ниятләп куймаса, аның уразасы юк». Галимнәр боларны фарыз уразага кагыла торган хәдисләргә кертә.

Нәфел уразаларга ниятне көндез дә кылырга ярый: ашамаган, эчмәгән булсак, ният кылып, уразага кереп китә алабыз. Ниятне һәр көнне ният кылыргамы, әллә Рамазан аеның башында бер ай буе ураза тотып чыгам, дип ният кылу да җитәме?

Бу мәсьәләдә галимнәрнең фикере икегә бүленә. Хәнәфи, Хәнбәли, Шәфигый мәзһәбе галимнәре һәр көнне төнлә ният кылу ягында. Имам Мәлик һәм башка олуг галимнәр Рамазан ае башында ураза тотарга ниятләп куйсаң, шул җитә һәм уразаң дөрес була, дигән фикердә.

Без Хәнәфи мәзһәбендә, димәк, төнлә үк уразага керүне ниятләп куярга кирәк. Галимнәр кеше сәхәргә тора икән, бу үзе үк ният була, ди. Чөнки гадәти вакытта берәү дә төнлә торып ашап утырмый. Әлеге дәлиләргә таянып, без дә галимнәргә иярергә тиеш. Димәк, һәр көн ниятебезне яңартып торсак, хәерлерәк булыр.

Бер уңайдан мондый мәсьәлә хакында әйтү урынлы булыр: кеше иртәгә ураза тотам, дип,кичтән үк ниятен кыла, тик сәхәргә тора алмый. Иртәнге намаз вакыты кергән, кояш чыгарга бик кыска гына вакыт калган була.

Ул уянып китә һәм күңелендә шундый сорау туа: «Сәхәргә тора алмадым, уразага керергә ярыймы икән?» Мондый очракта галимнәрнең җавабы бер: әйе, син уразага керергә тиеш, чөнки кичтән үк ниятләп яттың. Сәхәр ашау фарыз түгел – сөннәт, аны үтәргә тырышырга кирәк, ә ният – фарыз. Шуңа күрә, хәтта йоклап калган булсак та,монда һич куркыныч юк. Без сөннәтне үтәмәдек, шунлыктан,әҗере азрак, әмма уразабыз кабул булыр, ин шәә Аллаһ.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев