Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
Дин һәм без

Шөкер итә беләбезме?

Соңгы елларда кешеләрдә зарлану артты. Кем белән сөйләшмә, тормыш авырайды, ничек яшәрбез, бигрәк хәлләр мөшкел, диләр.

Әмма өстәлебездә берәребезнең ризыгы үзгәрдеме? Банан белән әфлисун ашаудан туктадыкмы? Ипи белән ит ашамый башладыкмы? Машинасыз калып, җәяү йөрибезме? Әле киресенчә бит, өр-яңа машина сатып алучылар артып китте, иске, череп, күгәреп беткән машинада йөрүчене көндез шәм яндырып эзләргә кирәк хәзер. Берәр дустыбыз, танышыбыз йортсыз калып, урамда яшиме? Киресенчә, яңа йортлар төзелә, искеләренә яхшы ремонт ясала.

Әйе, әлбәттә, кешелек сыйфатлары кимеде, әхласызлык артты, көнче кешеләр күбәйде, ул яктан зарланырлык. Әмма зарланучыларның күбесе рухи хәерчеләнүдән түгел, ә матди байлык кимүдән зарлана. Ни генә булмасын, яшәү рәвеше шул ук. Шулай булгач, нишләп һаман зарланабыз соң?

«Аллаһ сезне аналарыгыз карыннарыннан берни дә белмәгән хәлегездә чыгарды. Ул сезгә ишетү, күрү сәләтен һәм йөрәкләр бирде. Бәлки сез Аңа шөкер итәрсез!» («Нәхел сүрәсе», 78 нче аять). Чынлап та, бу бер могҗиза бит. Бала ана карыныннан туа, бернәрсә дә белми. Әмма ай арты ай үткән саен, сабый физик яктан да, акыл ягыннан да үсә. Башта әйләнергә өйрәнә, аннан җайлап кына мүкәли, утыра башлый. Беразадан аякларына баса, тәпи китә. Һәрнәрсәне этаплап үтә. Сабый каян белә бу әйберләрне?! Без аңа аңлата алмыйбыз боларны, сөйләсәк тә ул төшенмәс иде. Ләкин ул белә. Аллаһы тәгалә «программа» керткән аңа.

Аллаһ әйтә: «Һәм Аллаһы Тәгалә сезгә күрергә күз бирде, ишетергә колак бирде һәм йөрәк бирде». Ни өчен Аллаһы Тәгалә өч әгъзаны зикер итә? Бүгенге көндә күзгә, колакка һәм йөрәккә иң күп операция ясала. Һәм Аллаһы Тәгалә әйтә: «Бәлки шушыларны уйлап, сез шөкер итәрсез». Бәлки рәхмәтле булырсыз, ди. Шушы өч әгъзага операция ясаган хирургларның аягын гына үпмибез. Гомер буе Аллаһы Тәгалә биргән күз, колак, йөрәк белән яшибез, ләкин: «Аллаһка ничек рәхмәтле булыйм, Аңа ничек түлим икән?» – дип сорыйбызмы? Юк. Табибка акча түләргә әзер, ә Аллаһка түләү турында уебызда да юк. Намазга да вакыт юк, ураза тотарга да... Табиб чакырса, теләсә кайсы вакытта янына чабабыз.

Безнең бу дөньяга килүебезнең төп максаты – Аллаһның бер Үзенә генә гыйбадәт кылу. Гыйбадәт әһелләреннән булыр өчен, шөкер дә итә белергә кирәк. Коръәндә гыйбадәт белән шөкер итү бергә килә. Гыйбадәт берничек тә шөкерсез була алмый. Кайда гыйбадәт, шунда шөкер булырга тиеш. Үзенә рәхмәтле булырга кирәклеген ассызыклый Раббыбыз Аллаһ. «Әй, иман китерүчеләр! Без сезгә ризык итеп биргән хәләл һәм пакь булган нәрсәләрне ашагыз һәм Аллаһка шөкер итегез, әгәр инде, чынлап та, Аңа гыйбадәт кылучылардан булсагыз» («Бәкара» сүрәсе, 172нче аять).

Ни өчен соң кеше шулай күп зарлана? Чөнки шайтанның да төп максаты – кешене зарландыру, канәгатьсез итү. Шайтан вәгъдә биргән: «Шуннан соң мин, алар янына каршыларыннан да, артларыннан да, уңнан да, сулдан да килеп чыгармын һәм Син аларның күбесен шөкер итүчеләр дип тапмассың», – диде» («Әгъраф» сүрәсе, 17нче аять).  Шундый әби-бабайлар бар, алардан бервакытта да зарлану сүзе ишетмисең. Алар белән сөйләшкәч, күңелгә искиткеч рәхәт булып китә. «И-и, улым, бүгенге тормыш җәннәт бит инде, әлхәмдүлилләһ, кем күргән әле бу тормышны!» – диләр алар. Ә икенче бер кеше белән очрашасың, өстәгеләрдән башлап, гади халыкка кадәр бөтенесен сүгә, бар нәрсәдән канәгатьсез, бөтен нәрсә начар аңа. Беркайчан шөкер итә белмәс. «Ләкин бәндәләремнән шөкер итүчеләр бик тә аз» («Сәбә» сүрәсе, 13нче аять). Шушы аз кешеләр төркеменнән булуны безгә дә насыйп итсен...

Бүгенге көндә безгә килгән күп кенә авырлыкларның бер сәбәбе – зарлану. Ә бәхет һәм иминлекнең ачкычы – шөкер итә белү. Моңа дәлил:  «Менә Раббыгыз: «Әгәр нигъмәтләремә шөкер итсәгез, Мин, һичшиксез, сезгә арттырып бирермен, ә инде нигъмәтемне инкяр итеп, көферлек кылсагыз – дөреслектә, Минем газабым бик каты», – дип белдерде» («Ибраһим» сүрәсе, 7нче аять). Аллаһның нигъмәтләре (бу дөньяда адәм баласына кирәк булган бар нәрсә  – сәламәтлек, гаилә, кәсеп, акча, йорт, машина, һәм башка нигъмәт төшенчәсенә керә) килүен һәм өзелмәвен телибез икән, Раббыбызга рәхмәтле булырга тиешбез.
«Сездә булган барча нигъмәт – бары тик Аллаһтан. Аннары, әгәр дә берәр зарарга дучар булсагыз, сез бит Аңа гына ялварасыз» («Нәхел» сүрәсе, 53нче аять).

Эш шунда ки, без башкаларның чит илләрдә ял итеп, кыйммәтле машиналарда йөрүләрен, рестораннарда ашауларын күрәбез дә, бөтен кеше дә шулай яшидер, бары без генә шундый мескендер булып тоела башлый. Нәтиҗәдә үзеңдә булган нигъмәтләрне күрми башлыйсың, күзең якты матур экран белән томалана. «Үзегездән югары булганнарга түгел, ә түбән булганнарга карагыз. Бу сезгә Аллаһ биргән нигъмәтләрне ким итеп күрмәскә булышыр» (Мөслим риваяте).
Күктән җиргә төшәр өчен, бездән начаррак яшәүчеләргә дә карыйк, протезга акча җыючылардан гыйбрәт алыйк. Гаиләсен, эшен югалтып, өеннән куып чыгарылып, вагонда торучыларга күз салыйк. Шуннан соң Раббыбызга ничек рәхмәтле булырга соң, ничек шөкер итәргә соң дип уйла. Адәм баласы Раббысына өч нәрсә белән шөкер итәргә тиеш.

Беренчесе: бар нәрсәне дә Аллаһы Тәгалә бирә, дип, йөрәк белән, күңел белән танырга кирәк. Аның биргәннәре өчен, йөрәгебез белән ихлас рәхмәтебезне белдерергә кирәк.

Икенчесе: тел белән. «Әлхәмдүлилләһ», «Аллаһка шөкер» дигән сүзләр бер дә телебездән өзелмәсен. «Мөслим» җыентыгында язылганча, Пәйгамбәребез (с.г.в.) әйткән: «Шушы гади генә сүз, «әлхәмдүлилләһ» мизанны (үлчәүне) тутыра».  Кайсы гамәлне күбрәк кылуыбызны ачыклар өчен, кыямәт көнендә гамәлләребезне үлчәүгә куячаклар. Шушы «әлхәмдүлилләһ», «Аллаһка шөкер» дигән сүзләр мизанны тутырыр, ди.

Һәм өченчесе: тән әгъзалары белән шөкерле булу. Ничек итеп? Аякларны, кулларны, күзләрне Аллаһы Тәгалә биргән икән, тәнебезнең шушы әгъзалары белән игелекле гамәлләр кылып, кешеләргә ярдәм итеп, мәчеткә йөреп шөкерле булабыз. Аллаһы Тәгалә яхшы кәсеп биргән икән  –  садака бир, инвалидларга коляска алырга булыш, берәр ялгыз әбигә бурычларын каплап, әҗәтен түләргә ярдәм ит. Әгәр дә күзләребез, телләребез белән Коръән укыйбыз икән, димәк, шөкерле булабыз. Әгәр шушы аякларыбызны, кулларыбызны гайбәттә, кеше рәнҗетүдә, кешенең намусын пычратуда кулланабыз; аякларыбыз белән төрле фәхешлек җиренә (Аллаһ сакласын) йөрибез икән; бу әгъзаларыбыз белән, аларны бирүче Раббыбызга карата шөкерсезлек, рәхмәтсезлек кылган булырбыз. Чөнки Аллаһы биргән нәрсәне без бары тик игелекле, хәерле гамәлләрдә файдаланырга тиешбез.

Шуңа күрә, Аллаһы Тәгалә барчабызга да тәүфыйк-һидаять бирсен. «Әлхәмдүлилләһ», «Аллаһка шөкер» дигән сүзләр телебездән аерылмасын иде.  Аллаһы Тәгалә биргәннән канәгать булсак, Аллаһы Тәгалә арттырам ди. Ул вәгъдәсен бозмый. Әлхәмдүлилләһ, бүгенге көндә ашарга ризыгыбыз бар, торырга йортыбыз бар, балаларыбыз бар, шөкер. Аллаһы Тәгаләгә рәхмәтебезне белдертеп, Аңа сәҗдәләр кылып яшәргә Раббым Үзе тәүфыйк-һидаять бирсен. Бу аятьләр күңелләребезгә кереп калсын иде. Зарлануны аз булса да киметик. Шуңа «әлхәмдүлилләһ» дип, барына канәгать булып, күңелгә рәхәтлек алырга насыйп булсын иде. «Аллаһка гына гыйбадәт кыл! Һәм шөкер итүчеләрдән бул» («Зүмәр» сүрәсе, 66нчы аять).

Раил Фәйзрахманов.

Шәһри Казан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев