Сукырлар һәм фил
(Мәхмүт хәзрәт Шәрәфетдиннең «Бәхетлеләрнең серләре» китабыннан)
Таулар арасында урнашкан бер шәһәрдә яшәүче кешеләрнең барысы да дөм сукыр булганнар. Көннәрнең берендә кала хуҗасына бер сукыр килеп:
– Хөрмәтле түрәбез, шәһәребездән берничә чакрым ераклыкта бер гаскәр туктаган. Аларның бик зур, йөрәкләргә курку салучы бер филләре бар. Шушы фил белән алар күп авылларны һәм шәһәрләрне яулап алалар. Әлеге гаскәр безнең шәһәребезгә таба юл тота. Алар безне дә, һичшиксез, һәлак итәчәкләр, – дип әйтте.
– Әй, вәзирләрем, безнең шәһәребездә бер генә кешенең дә фил дигән хайван турында бернинди белемнәре юк. Шулай булгач, аның нинди хайван икәнен өйрәнеп кайтыгыз! – дип боерык бирә кала хуҗасы.
Бу боерыкны үтәргә алынган дүрт вәзир юлга чыгып китә. Күпмедер вакыттан соң шәһәрләренә әйләнеп кайталар. Ашыга-ашыга патша хозурына баралар. Филнең аягын тотып карый алган вәзир:
– Фил – дүрт бүрәнәдән торган бер нәрсә, – дип әйтә.
Филнең колагын тотып карый алган икенче вәзир беренчесенә:
– Юк, син дөрес әйтмисең. Фил ул ике яфрактан гыйбарәт.
Филнең озын борынын тотып карый алган өченче вәзир:
– Сез икегез дә дөрес сөйләмисез. Фил ул озын йомшак торбага охшаган, – ди.
Филнең койрыгын тотып караган дүртенче вәзир исә:
– Сез өчегез дә ялгышасыз. Ул бүрәнәгә дә, яфракка, торбага да һич кенә дә охшамаган. Фил ул кечкенә генә, кәкрәеп, түгәрәкләнеп үскән нечкә агач ботагына охшаган, – дип әйтә.
Шулай итеп, дүрт сукыр бер-берсенең фикерен кабул итмичә сугыша башлыйлар.
Әлбәттә, бу дөнья гүзәллеген ике күз белән күрә алу – бик зур нигъмәт һәм Аллаһ Тәгаләнең кешегә биргән бүләге. Аның зур байлык булуын сукыр кеше генә аңлый ала дип уйлыйм.
Ләкин маңгай күзеннән тыш, кешедә әле күңел күзе дә бар. Аның сукыр булмавы тагын да мөһимрәк. Чөнки күңел күзе сукыр булса, кеше бу дөньяда беркайчан да хакыйкатьне күрә алмаячак. Югарыда язылган риваятьтәге сукырлар филнең аерым бер әгъзасын тотып, ялгыш нәтиҗә чыгарып сугышкан кебек, күңел күзе сукыр булган кеше дә ялгыш фикерләве белән үзен бутап, башкаларны да фетнәгә салачак.
Күңел күзенең сукыр булуы наданлыкка, тар фикергә, күңелдә булган уйларның саф, чиста булмавына нигезләнә. Асылда, шушы өч сәбәп күңел күзләрен пәрдәли һәм хакыйкатьне күрмәүгә сәбәп була. Аллаһ Тәгалә: «Кем дөньяда сукыр булса, ахирәттә дә сукыр булыр (һәм аның сукырлыгы тагын да артыграк булыр), ул – иң адашкан юл белән баручылардан», – дип күңел сукырлыгы хакында хәбәр иткән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев