Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм без

Тәкъдирләргә нәрсә язылган?

Тәкъдир ул – Аллаһы Тәгалә Галәмдә булачак барлык әйберне бар иткәнче, алар белән буласы яхшысын һәм яманын Үзенең чиксез гыйлеме белән “Ләүх әл – мәхфүз”гә язып куюыдыр.

Тәкъдир ул – Аллаһы Тәгалә Галәмдә булачак барлык әйберне бар иткәнче, алар белән буласы яхшысын һәм яманын Үзенең чиксез гыйлеме белән “Ләүх әл – мәхфүз”гә язып куюыдыр.
Тәкъдиргә ышану – иманның бер баганасы. Безнең дин галимнәребез тәкъдиргә ышану ике өлештән тора дип саныйлар: кадә (алдан белү) һәм кадер. Кадә – Аллаһның киләчәктә булачак вакыйгалар турында белүе ул.
Кадер – Ал­лаһның шу­шы кадәгә, ягъни үзенең белүенә карап, әлеге вакыйгаларны тор­мышка ашыруы.
Коръәндә болай язылган: “Җирдә (кытлык, кыйм­мәтчелек кебек афәтләр) дә, үзегездә (авыру фәкыйрьлек кебек) булган һәр бәла, Без аны барлыкка китергәнче үк, (“Ләүх әл – мәхфүз” кебек) китапта язып куелган. Һичшиксез, бу Аллаһ өчен бик җиңел” (57:22).

Бәндәләр яралтылган­чы ук Аллаһы Тәгалә алар белән ниләр буласын белә. Коръәннән һәм хәдисләрдән аңла­шыл­ганча, кешеләр белән ниләр буласы Аның Гаршендәге китапка язылган. Гали ибне Әбү Талип (р.г) әйткән: “Бервакыт Пәйгамбәр (с.г.в) болай диде: “Сезнең арада җәннәттә яки җәһәннәмдә нинди урын алачагы билгеле булмаган кеше юк”.

Кешеләр: “Әй Аллаһының илчесе, алайса безгә нигә яхшы эшләр эшләргә кирәк? Моңа гына таяну яхшырак түгелме?” – дип сорадылар. Ул әйтте: “Юк. Гамәл кылыгыз! Чөнки һәрберегезгә үзе нәрсә өчен яратылган булса, шуны кылу җиңеләйтеләчәк”. Шуннан соң түбәндәге аятьләрне укыды: “Һичшиксез, сезнең омтылышларыгыз төрле.

Кем дә кем (зәкят кебек хакларны) мохтаҗларга бирә һәм (хәрамнардан) саклана. Һәм күркәм булганны (җәннәтне, кәлимәи тәүхидне) таный. Без аны иң җиңел булганга (җәннәтне казандырасы эшләргә) җиңел генә әзерләрбез” 9 92:4-7). Хәдис Мөслимнән.

Дөньяны юктан бар иткәнче яралтылган җаннар бертөсле үк иман китерсәләр дә “тән” дигән киемгә төренгәннән соң, төрлечә гомер сөрә башлыйлар һәм төрле язмышка дучар булалар.

Язмыштан зарлану да, язмыш белән масаю да динебездә хупланмый, чөнки тәкъдирнең яхшысы да, яманы да Аллаһтан икәнен иман китергән кеше  яхшы белә.
Инде кешенең бу дөнь­ядагы гамәлләренә ки­лик. Сөнни галимнәре аларны ике төргә бүләләр: кеше катнашы булмаган гамәлләр һәм кеше ихтыяры белән барлыкка китерелгән гамәлләр.

Беренчесенә мисаллар: җенес, милләт, үсемлекләрнең үсүе, яңгыр, йокы, авырулар, йөрәк тибеше, зирәклек һәм башкалар. Икенчесенә мисаллар: ашау, эчү, белем алу, басу, утыру, йөрү, ашарлык-яшәрлек өчен эшләү һәм башкалар.

Икенче төр гамәлләрнең сыйфатламасына килсәк, ул тугры гамәл яки гөнаһлы гамәл дә булырга мөмкин. Ә аның болай яки тегеләй булуы кешенең нинди юлны сайлавына бәйле (туры юлнымы, адашу юлынмы).
Шунда ул бер  риваятьне дә китерә: “Берәүнең бик яхшы аты булган. Аңа  бик кыйммәт бәяләр биреп, сатып алучылар килгән. Әлеге кеше ярлы булса да, атын сатмаган. Көннәрдән бер көнне ат югалган.

Кешеләр картны шелтәлиләр икән: “Кыйбатка саткан булсаң, бай булыр идең, хәзер атың да юк, акчаң да юк” – дип. Карт: “Ахыры хәерле булсын”, – дигән. Бер атнадан картның аты унлап кыргый ат ияртеп кайтып кергән. Күршеләре сокланып, көнләшеп карагач, карт: “Ахырын белмисез”, – дигән.

Картның улы булган. Ул кыргый атларны өйрәтә башлаган. Бер көнне аттан егылып, бик имгәнгән. Күршеләре: “Бердәнбер малаең имгәнде бит”, – дигәч тә: “Ахыры хәерле булсын”, – дигән. Шул елны сугыш чыгып, бар кешенең дә улларын сугышка алып киткәннәр, картның улы янында калган.

Күршеләре: “Синең улың бераз аксаклап йөрсә дә яныңда, ә безнекеләр юк”, – дип борчылалар икән. Әнә шулай, хәерсез эш булмаган кебек, начар язмыш та юк”
Тәкъдиргә ышану кешене төшенкелектән арындыра, җанына тынычлык урнаштыра, аңа кыюлык бирә.
Язмамны Габдуллаһ бине Мәсгүт (р.г.) сөйләгән Хәдис белән дәвам итәм: “... Аннары (120 көннән соң) аның Анына фәрештә килеп җан өрә. Аңа (фәрештәгә) дүрт төрле нәрсәне язарга боерыла: баланың ризыгын, гомер озынлыгын, эшләрен, бәхетле, яки бәхетсез булачагын.

Аннан башка иләһ булмаган Аллаһ белән ант итәм, дөреслектә, һәрберегез җәннәткә терсәк озынлыгында гына калганчы җәннәт әһелләре гамәлен кыла ала, шуннан соң тәкъдиргә язылганы өстен чыга һәм ул җәһәннәмгә керә. Дөреслектә, һәрберегез утка терсәк озынлыгы калганчы җәһәннәм әһелләре гамәлләрен кыла ала, шуннан соң тәкъдиргә язылганы өстен чыга.

Ул җәннәт әһелләре гамәлләрен кыла башлап, җәннәткә керә” (Бохари һәм Мөслимнән). Дөреслектә, гомернең начар тәмамлануына кешеләргә мәгълүм булмаган теге яки бу эчке тискәре сыйфат илтә. Ул сыйфатлар аның гомеренең ахырында калкып чыгачаклар (масаю, тәккәбберлек, булганына шөкерана кылмау, зарлану кебек).

Әгәр берәү тәүбә итеп, иман китерсә һәм Коръән юлы белән изге гамәлләр кылса, әнә шундый кешеләрнең начарлыклары яхшылыкка алмаштырылыр, Аллаһ андыйларга ярлыкаучы һәм рәхмәт кылучы булыр” – дип, Коръән һәркемгә төзәлү юлын да күрсәтә. (925:70)
Язмамны сөекле Пәй­гамбәребезнең (с.г.в) догасы белән тәмамлыйсы килә:” Әй, йөрәкләр белән идарә итүче Аллаһым, безнең йөрәкләребезне Үзеңә буйсындыр!” 

Фәрхәт Сәгъдиев, Түбән Шашы авылы
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев