Тәсбих тартканда әйтә торган “сөбханаллаһ”, “әлхәмделилләһ” һәм “Аллаһу әкбәр” сүзләре дә зикер булып торамы?
Әмәт мәчете имам хатыйбы Равил хәзрәт Бикбаев сөйләгәннәрдән.
– Пәйгамбәребез намаздан соң кылына торган зикерләр: утыз өч тапкыр Аллаһны данлаучының, утыз өч тапкыр Аллаһны мактаучының һәм утыз өч тапкыр Аллаһны бөекләүченең, ахырда «Тиңдәше булмаган бер Аллаһтан башка Илаһ юк, патшалык Аның кулында, Аңа мактау һәм Ул барысын да булдыра», – дип тәмамлаучының барлык кече гөнаһлары гафу ителә», – дигән.
– Зикерне күңелдән генә әйтергә буламы?
– Зикерне тел белән дә, йөрәк һәм уй белән дә кылырга була. Тел белән генә әйткәндә, әйтик “сөбханаллаһ” дип кабатлап торасың, ә күңелең башка әйберне уйларга мөмкин. Ә йөрәгең белән Аллаһны уйлап, телең белән искә алсаң – анысы югарырак дәрәҗә. Уй һәм фикер белән зикер кылу – Аллаһның шушы дөньяны бар итүе, Аның кодрәте һәм бөеклеге турында уйлану. Тел белән дә, йөрәк һәм уй белән дә искә алу инде – иң камил зикер.
Пәгамбәребез сәхабәләре белән утырганда: “Сезгә Аллаһ каршында иң хәерле булган һәм сезне бөек дәрәҗәләргә күтәрә торган, бик күп итеп сәдака бирүдән дә саваплырак гамәл турында хәбәр биримме?” – ди. Сәхабәләр, әйе, дигәч, “Ул Аллаһны зикер итү”, – ди. Расүлебездән бер кеше: “Фарыздан тыш гыйбадәтләр күп. Әмма аларның кайсына ябышсам, ул мине бәхетле итә?” – дип сорагач, Аллаһ илчесе аңа: “Телең Аллаһны искә алудан кипмәсен”, – ди. Ягъни Аллаһны гел зикер итеп торырга куша.
Догалы йорт
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев