Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм без

Татарстанда киләсе елга хаҗга юллама бәяләре билгеле

Татарстанның «ДУМ РТ Хаҗ» рәсми хаҗ операторы 2024 елда хаҗ кылу өчен гаризалар кабул итә.

10 ноябрьгә кадәр генә юлламаны махсус бәягә алып була, һәр программага 10 урын бүлеп бирелә. Бу турыда Татарстан Диния нәзарәте хәбәр итте.

Изге җирләргә турлар Казаннан һәм Мәскәүдән түбәндәге программалар буенча оештырыла:

  • «Эконом комби» – 4500 доллардан башлана (махсус бәя буенча 4300 доллардан).
  • «Эконом авиа» – 5000 доллардан башлана (махсус бәя буенча 4900 доллардан).
  • «Стандарт» – 5800 доллардан башлана (махсус бәя буенча 5500 доллардан).
  • «ВИП» – 11 600 доллар* (акция буенча 10990 доллар*) (*бу бәягә 4 урынлы кунакханә номеры кертелгән).

Татарстанда хаҗ кылу өчен 4 программа эшләнде. Аларның бәяләре – 4500 доллардан алып 11600 долларга кадәр. Бәяләр кунакханәнең дәрәҗәсе һәм Әл-Хәрәм мәчетенә ераклыгына, сәфәрнең озынлыгына, маршрутның төренә (очкыч белән яки очкыч+автобус), туклануга (2 тапкыр яки швед өстәле), юлламага корбанның һәм башка хезмәтләрнең кертелүенә карап билгеләнә.

Ләкин нинди бәядән булудан карамастан, барлык юлламалар да үз эченә юл һәм трансфер чыгымнарын, Мәккә һәм Мәдинәдә яшәүне, Гарәфә һәм Минада тору һәм туклануны, медицина хезмәтен, гарәп, татар һәм рус телле, шәригать белемле имамның – төркем җитәкчесенең озатып йөрүен, зәм-зәм суын һәм хаҗи комплектын күздә тота. Хаҗи комплектына кирәкле әдәбият һәм букча керә.

«ДУМ РТ Хаҗ» гомрә һәм хаҗны оештыру буенча күпьеллык тәҗрибәгә ия һәм гыйбадәтне мөмкин кадәр уңайлы шартларда хәнәфи мәзһәбе буенча дөрес рәвештә башкаруны гарантияли. Моның өчен сәфәр алдыннан Нәзарәт белгечләре булачак хаҗиларга онлайн һәм офлайн рәвештә дәресләр бирә: аларга хаҗның тәртипләре, чит илдә, кунакханәдә, җәмәгать урыннарында, мәчеттә, экскурсияләрдә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре һ.б. аңлатыла. Аралашу Zoom, WhatsApp һәм Telegram аша алып барыла, диелә хәбәрдә.

Татар информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев