Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм без

Түбән Көек мәдәният йортында - Мәүлид касыйдәсе

Шимбә, 23 ноябрь көнне,

районыбызның Түбән Көек мәдәният йортында "Мәүлид касыйдәсе" узды. Аны авыл мәдәният йорты җитәкчесе Лилия Гайнуллина белән Илшат хәзрәт Шәяхмәтов оештырган.

     Илшат хәзрәт Шәяхмәтовны районыбызда белмәүчеләр сирәктер. Ул елның-елында "Әләшә"бәйрәмендә үзенең үтемле вәгазьләре белән халыкны үз авызына карата, селкенергә куркып тыңлаганым хәтердә. Һәм сокланганым. Үзе яшь, үзе белемле, һәм бик матур сыйфаты- халыкка аңлаешлы итеп сөйли белә.  Хәзрәтне тагын бер тыңлау мөмкинлеге чыкканга куанып  бардым Түбән Көеккә. Бар авыл халкына да андый вәгазьләр тыңлау мөмкинлеге юк. Дөрес,  бар муллаларыбыз, авыл мәчетләре биктә түгел, анысына мең шөкер. Тик сөйләм осталыгы, оештыру сәләте бар кешегә дә тигез бирелми. 

Үзебез дә шул яссылыкта, дингә килгәнебез бар, теләге булганнар, динне зурлаучылар бар, өлгерербез әле, дип, мондый чараларга килмәүчеләр дә җитәрлек.

     Әлеге чарага килүчеләргә Илшат хәзрәт  Пәйгамбәребез Мөхәммәд Расүлүллаһ салләллаһү галәйһи вә сәллам хәзрәтләренең туганнан алып үлгәнчегә кадәрге гомерен, аның күргәннәрен сөйләп, соңыннан “Мәүлед – шәриф” касыйдәсен укып багышлады.

 Бу Рабигыль - Әүвәл ае кешелеккә иң соңгы һәм иң өстен Илче буларак җибәрелгән Мөхәммәд Пәйгамбәрнең (с.г.в.) туган көнен билгеләүче Мәүлид ән-Нәби белән истәлекле.

Галәмнәр хуҗасы Аллаһу Раббыбызның рәхмәте белән рабигуль әүвәл аеның 12 нче көнендә, милядиның 570 нче елында Гарәбстанның Мәккә шәһәрендә, Кәгъбәтулладан  400 метр чамасы ераклыктагы йортта, әле генә тол калган хатын гаиләсендә бер ир бала дөньяга килә. Бу сабый фани дөньяны күргәнче үк инде аның әтисе Габдулла Сүрия җиренә китеп, кире кайтканда  юлда вафат була. Ятим тугач, җиденче көнендә Габделмоталлиб исемле бабасы, көрәеш кабиләсеннән булган иң якын кешеләрен җыеп, балага Мөхәммәд исеме куша.

Ошбу вакыйгадан соң 14 гасырдан артык вакыт үткән. Мөхәммәд Пәйгамбәр дөньяга килгәнче Гайсә галәйһиссәлләмнең вафатыннан соң,6 гасырга якын дәвердә җаһилият исемен алган вәхшилек заманы хөкем сөрә. Кабиләләргә бүленгән һәр ыруг үз ырымы, үз алласы белән яши. Менә шул чорда ятим булып туган баланың әнисе Әминә Мөхәммәдкә 6 яше тулганда дөнья куя. 8 яшендә бабасы- Габделмоталлиб вафат була. Ул билгеле белем ала алмый. Мөхәммәдкә 12 яшь тулганда аны әтисенең энесе Әбуталиб Сүрия җиренә малайлык вазифасын үтәү өчен алып бара. Басра шәһәрендә Бахира  исемле христиан монахы беренче мәртәбә ошбу баланың  дөньякүләм пәйгамбәр булачагы  әүвәлге изге китапта  -Библиядә язылганын әйтә.

Гадел, намуслы, бик тә чибәр була Мөхәммәд. Алдашмый, дөнья малына кызыкмый. Тыйнак, миһербанлы. Аңа 40 яшь тулганда, милядиның 610 нчы елында рамазан шәриф аеның иң мөкатдәс "Ләйләтил Кадр"  кичәсеннән башлап, аңа Аллаһу Хак Сүбхәнәһү вә Тәгаләнең олуг нигъмәте Коръән - Кәрим  аять-кәлимәләре иңдерелә башлый. Аның Пәйгамбәре Мөхәммәднең хаклыгына беренче булып иман китерүчеләр хатыны Хәдичә, сабыйлардан гали, ирләрдән Зәйд, сәхабәләрдән хәзрәте Әбү Бәкер була. Аллаһы Тәгалә аңа шул рәвешле пәйгамбәрлек бирде, җиргә Коръән иңдерде. Ислам динен җәелдерергә һәм бәндәләрне шул дингә өндәргә боерды.

    Пәйгамбәребезнең туган көнен аерым билгеләп бәйрәм итү әүвәлге IV-V гасырда булуы хакында ачык билгеле дәлилләр күренми. VI гасырда бик юмарт падишаһлардан Ирбил падишаһы Мәлик Мөзаффар Әбү-Сәгыйт Күкбүре бине Гали бине Биктәкин дигән кеше Расүлүллага гаят мәхәбәтеннән, бик юмартлыгыннан, зур аш мәҗлесе хәзерләп күп халыкны җыеп, кунак итүне һәм күп хәер-сәдакалар бирүне гадәткә керткән. Үзе исән чагында һәр елны меңнәрчә галимнәрне, өлкәннәрне, фәкыйрьләрне һ.б. җыеп зур аш мәҗлесе үткәрә торган булган.

Шул мәҗлесләрдә Расүлүллаһны гаят хөрмәт илә искә төшереп «Мәүлед Шәриф» укып, салаватлар әйтә торган булганнар. Шул мәҗлестә укучыларга Ислам динен көчәйтү, аны җәелдерү өчен тырышучы, галимнәргә яхшы гүзәл киемнәр һәм башка нәрсәләр бүләк итә торган булган. Шушы күркәм гадәт бара-бара бөтен илләргә таралып, һәр җирдә мөселманнарның сагынып, көтеп ала торган изге бәйрәменә әйләнеп киткән. Мәүлид бәйрәменең кыскача тарихы шулай булган. Илшат хәзрәт сәгатьтән артык вакытын әнә шул тарихны сөйләүгә багышлады. Пәйгамбәребезнең әйткән сүзләрен  безгә дә җиткереп, аңлаешлы сөйләме белән  авызына каратты.  

     Дини чарага Киндери мәчетеннән Гөлсинә ханым Хәкимуллина, Сания ханым  Хәлилова да кайткан иде. Алар авыл халкына мөнәҗәтләр әйттеләр. Хатын-кызларны киләсе Әниләр көне белән котлап, җырлар җырладылар.

     Чарага килүчеләр оештыручыларга рәхмәтен әйтеп, савап җыеп өйләренә  таралдылар. Әбием Гарифәбану (ә аның әнисе Шәһәрбану әбием мәрткә китеп айга якын ятканнан соң уяна)  андый чараларга барырга кирәклеген әйтә торган иде, ашка булсын, җыенга булсын баручыга Аллаһы Тәгалә атлаган адымы саен савап яза, дия иде ул. Һәм бу чынлап та шулайдыр. Үзгә бер рәхәтлек ияреп кайтты Түбән Көектән. Укылганнар кабуллардан  булсын.

автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев