Ул нинди дога һәм аны укырга кирәкме?
Ашаганнан соң өстәлнең дүрт почмагындагы дүрт фәрештәнең исемен әйтеп дога укырга кирәк, диләр. Ул нинди дога һәм аны укырга кирәкме?
Мөдәррис хәзрәт Гыймранов :
– Ашаганнан соң без үзебезне тукландырган Аллаһка рәхмәт йөзеннән Пәйгамбәребез сөннәтеннән килгән доганы укыйбыз: “Әл-хәмдү лилләәһилләзии әтъгамәнәә үә сәкаанәә үә җәгаләнәә минәл мүслимиин. Үәл-хәмдү лилләәһи раббил гааләмиин”. (Аллаһыга мактау булсын. Безне ашаткан, эчерткән һәм мөселман булуыбызны насыйп әйләгән Аллаһыга мактау булсын. Мактау булсын Галәмнәрнең Раббысы – Аллаһыга).
Пәйгамбәребез әйтүенчә, әгәр дә Аллаһ колы “Үәл-хәмдү лилләәһи раббил гааләмиин” дисә, ул Аллаһ Тәгалә биргән бөтен байлык-нигъмәткә шөкер иткән булыр.
Икенче бер хәдистә, Аллаһ ашап куйгач та “әлхәмдүлилләһ” дип әйткән колын ярата, диелә. Ә инде дүрт фәрештәнең исемен әйтеп дога кылу дөрес түгел.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев