Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм без

Ураза гаете мөбарәк булсын!

21 апрель көнне Ураза гаетен бәйрәм итәбез. Күпләрдә кайда, кайчан, ничек ише сораулар тугандыр. Бу хакта районның имам-мөхтәсибе Наил хәзрәттән сораштык.

– Якынлашучы зур бәйрәм – Ураза гаете белән ихлас котлыйм. Тоткан уразаларыбыз кабул булсын иде, – дип башлады ул сүзен.

Изге җомга көненә туры килгән бу мөбарәк бәйрәм иртәнге намаз белән үк башлана. Бу көнне иртәнге намаз вакыты – 3 тулырга 8 минутта. Әмма Олы Әтнә мәчетендә иртәнге намазның фарызы 03.30 сәгатьтә укыла. Моннан соң Коръән укып, дога кылу саваплы гамәл санала.

04.30 сәгатьтә Ураза гаете вәгазе башлана. Сәгать 5.00дә намаз укыйбыз. Аннан соң бәйрәм хөтбәсе. Соңыннан Коръән укып, дога кылырга мөмкин.

Ураза гаете җиткәнче үк фитр сәдакаларын биреп бетерү кирәк. Кабат исегезгә төшерәбез: фитр авыр хәлле, фәкыйрь, мохтаҗ кешеләргә генә бирелә. Әгәр дә фитрны Ураза гаетендә генә яки соңрак бирсәгез, ул гади сәдакага әйләнеп калачак. Шулай ук фидияне дә вакытында биреп бетерү кирәк.

Рамазан аеның фазыйләтләре бик күп: бу ай безгә ризыкның, суның кадерен белергә, начар гадәтләрдән арынып, нәфесләребезне тыеп, изгелекләр кылырга өйрәтте, шулай ук бездә сабырлык, миһербанлылык, шәфкатьлелек сыйфатларын тәрбияләде.

Әгәр үзебезне мөселман дип саныйбыз икән, Рамазан аенда башланган игелекле гамәлләребезне, Аллаһы Раббыбызга шөкер итүләребезне, гамәл-гыйбадәтләребезне изге ай тәмамлангач та дәвам итик.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев