Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм без

“Ураза Минем өчен, әҗерен Үзем бирәм”

22 март көнне ахшам намазыннан соң, Рамазан аена керәбез. Ястү намазыннан соң районыбыз мәчетләрендә беренче тәравихны укыйбыз. Бу уңайдан районның имаммөхтәсибе Наил хәзрәт белән әңгәмә уздырдык.

– Рамазан аенда Ураза тоту Ислам динендәге 5 нигез – 5 фарызның берсе санала. Тәравихны исә, 8 яки 12 рәкәгать түгел, Хәнәфи мәзхәбе нигезендә 20 рәкәгать итеп укыйбыз, – диде ул.

Рамазан ае – зур мөмкин­лекләр ае, дип саный имам-мөхтәсиб. Чынлыкта, бу ай – ганимәт, нигъмәт, табыш ае. Ә бу – дәүләт, байлык, дөнья ма­лы. Уразаны дөньяда байлыкка ирешер өчен түгел, Аллаһы Тәга_ лә ризалыгы өчен, ахирәт дәү_ ләтенә ирешер өчен тотабыз.

Бу айда Коръән иңгәнлекне, аны күп итеп укырга кирәклекне һәр ихлас мөселман белә. Имам Әбү Хәнифә хәзрәтләре Рамазан аенда аны ике тапкыр: көндез дә. төнлә дә хәтем кыла торган булган.

Рамазан – зикер ае да ул. Аллаһы Раббыбызны күпләп зикер итү хәерле. Бөтен вакытыбыз Аллаһы хозурына юнәлә, шу­ңа да бу ай – ганимәт, отыш, дәүләт ае.

Бу айда Раббыбыз тәүбәләрне дә кабул итә, дөнья күгенә карап: “Тәүбә итүче, дога кылучы, Миннән сораучы бармы?” – дип сорый.

Ураза – асылда ашау, эчү, якынлык кылудан тыелу ул. Шу­­лардан тыелмасаң, ураза бозыла. Әмма тыелу дигәндә гай­бәт, ялган, ачуланышу кебек гамәлләрдән дә тыелу мөһим. Уразаның асылы – үзеңнең телеңне, колагыңны, күзеңне дә сак­­лау. Рамазан аенда боларны сакламасаң, гамәлләребезнең әҗер-савабы югала. Кыямәт көнендә хәтта тел, күз, колак­лардан да соралыр.

Кайбер кеше көне буе ураза тота, әмма «вакыт узсын» дип, радиодан көне буе җыр тыңлый, концерт, сериаллар карый. Бу вакытта йөрәк тә хәрамга катнашырга, хәрам булган начар уйлар да килергә мөмкин. Шушытыюларны үтәгәндә генә уразабыз камил булыр, иншәАллаһ.

Белүебезчә, ураза ае өчкә бүленә: беренче ун көне – Аллаһы Тәгаләнең Рәхмәте; икенче ун көне – Аллаһы Тәгаләнең гафу итүе, ярлыкавы; өченче ун көне – уттан котылу көннәре. Боларны өмет итеп тырышучы кеше «мөхсин», ягъни ихласлы кеше була.

Еш кына кешедә: “Бу айдан нинди файда алабыз соң?” – дигән сорау туа. Ураза тотучыда башка гыйбадәтләр дә күзгә күренә: кеше намаз укый, хаҗ кыла, зәкят түли, ә ураза – ул Аллаһы Тәгалә белән кеше арасындагы сер. Аллаһы Тәгалә Үзе генә безнең уразалымы, түгелме икәнне белә. Шуңа күрә дә Раббыбыз: «Ураза Минем өчен (чөнки ул яшерен). Аның әҗерен Үзем бирәм», – дип әйтә. Башка гыйбадәтләр өчен ун, җитмеш әҗер булса, ураза өчен җиде йөз, мең, хәтта билгесез әҗерсаваплар каралган. Кеше әҗерне күпләп җыя, чөнки бу гамәлдә рия юк, беребез дә кеше күрсен, мактасын өчен ураза тотмый.

Рамазанда Аллаһы Тәгалә безгә Үзенең биш төрле Рәхмәтен насыйп итә. Болар: 1) ифтар, сәхәр; 2) тәүбә; 3)Коръәни Кәрим; 4) тәравих; 5) Кадер кичәсе.

Хатын-кызларга да тәравих намазын уку, иманны ныгыту, мөселман өммәтенең бер­дәмлеген сизү өчен мәчеткә ки­лү хуплана.

Рамазан – хөрмәтле, бәрәкәтле ай, аның кадерен белик. Бу айда изгелекләрнең әҗер-савабы арта. Аны Аллаһы Тәгалә арттыра.

Уразаларыбыз кабул булса иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев