Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм без

Ураза ниятебез дөрес булсын

10 март көнне ахшам намазыннан соң Рамазан аена керәбез.

Димәк бу төндә үк беренче тәравих намазны укыйбыз. Татарстан Диния нәзарәтеннән билгеләнгәнчә, ул ястү намазыннан соң, 20 рәкәгать итеп башкарыла. Ә 11 март көнне иртәнге сәхәрдән Ураза башлана һәм 10 апрельгә кадәр дәвам итә. Ачыклап узыйк:

Рамазан – зур мөмкинлекләр ае. Ураза тотучыга Аллаһы Тәгалә биш Рәхмәт насыйп итә: 1) ифтар, сәхәр; 2) тәүбә; 3) Коръәни Кәрим; 4) тәравих; 5) Кадер кичәсе.

Бу ай – ганимәт, нигъмәт, табыш ае һәм бу – дәүләт, байлык дигән сүз. Уразаны дөньяда байлыкка ирешер өчен түгел, Аллаһы Тәгалә ризалыгы өчен, ахирәт дәүләтенә ирешер өчен тотабыз. Ягъни, күп итеп Коръән уку, Аллаһ Раббыбызны күпләп зикер итү, шулай ук тәүбә кылу һәм шөкер итү кирәк.

Ә ураза тотуның иң беренче шарты – бары Аллаһ ризалыгын өмет итеп ураза тоту нияте булырга тиеш. Рамазан аенда Ураза тотуның Ислам динендәге 5 нигез – 5 фарызның берсе икәнен һәрдаим истә тотыйк.

Ураза – асылда ашау, эчү, якынлык кылудан тыелу ул. Шулардан тыелмасаң, ураза бозыла. Әмма тыелу дигәндә гайбәт, ялган, ачуланышу кебек гамәлләрдән дә тыелу мөһим. Уразаның асылы – үзеңнең телеңне, колагыңны, күзеңне дә саклау. Рамазан аенда боларны сакламасаң, гамәлләребезнең әҗер­савабы югала. Кыямәт көнендә хәтта тел, күз, колаклардан да соралыр.

Кайбер кеше көне буе ураза тота, әмма «вакыт узсын» дип, радиодан көне буе җыр тыңлый, концерт, сериаллар карый. Бу вакытта йөрәк тә харамга катнашырга, харам булган начар уйлар да килергә мөмкин. Шушы тыюларны үтәгәндә генә уразабыз камил булыр, иншәАллаһ.

Белүебезчә, ураза ае өчкә бүленә: беренче ун көне – Аллаһы Тәгаләнең Рәхмәте; икенче ун көне – Аллаһы Тәгаләнең гафу итүе, ярлыкавы; өченче ун көне – уттан котылу көннәре. Боларны өмет итеп тырышучы кеше «мөхсин», ягъни ихласлы кеше була.

Ураза – ул Аллаһы Тәгалә белән Аның колы арасындагы сер. Аллаһы Тәгалә Үзе генә безнең уразалымы, түгелме икәнне белә. Шуңа күрә дә Раббыбыз: «Ураза Минем өчен (чөнки ул яшерен). Аның әҗерен Үзем бирәм», – ди.

Наил хәзрәт Сәгъдиев, районның имам-мөхтәсибе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев