Золым кылынган кешенең догасыннан курык
Дин һәм без

Золым кылынган кешенең догасыннан курык

Тимергали хәзрәт Юлдашев.

Җәбер, золым (әшәкелек) күргән кеше үзенең рәнҗетүчесенә болай дип язган: “Син мине түбәндәге нәрсәләрдә күрерсең:
балаларыңның тыңлаусыз булуларында;
якыннарыңның хыянәтендә;
дусларың белән аерылуда;
җавапсыз догаларыңда;
җимерелгән хыялларыңда;
авыруларда, көчсезлектә, җиңелүдә...
Син мине иң кадерле нәрсәләреңдә күрерсең, искә төшерерсең..."

Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең сүзләре хак: “Золым кылынган кешенең догасыннан курык, чөнки аның белән Аллаһ арасында пәрдә юк!”, - дип яза Тимергали хәзрәт Юлдашев.

Кызыл Таң


Нет комментариев