Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Елмаеп алыйк

елмаеп алыйк (16+)

– Борыныңа ни булды?

– Әй, оча торган тәлинкә тиеп узды.
– Каян таптың аны?
– Белмим, анысын хатыннан сорарга кирәк.
***
– Әни, гырлап йоклый торган егеткә гомеремдә дә кияүгә чыкмаячакмын!
– Сүзләрең бик акыллы, балам. Тик сынаулар үткәргәндә берүк саграк була күр!
***
Автосервиска бер кыз шалтырата:
– Исәнмесез, минем исемем Миләүшә. Минем кызыл "Тойота"мда нәрсәнедер ремонтларга кирәк.
– Конкретно, нәрсәне ремонтларга?
– Ничек инде, сез кызыл "Тойота"да нәрсәне ремонтларга икәнен белмисезмени?!
***
Кафеда берәү зарлана:
– Карагыз әле, бу тавыгыгыз инде бозыла башлаган!
– Үзегез гаепле!
– Ничек инде?
– Аны узган атнада ук тәкъдим иттем, ә сез баш тарттыгыз.
***
– Сәлам, ничек хәлләр?
– Сәлам, әйтмим.
– Ник?
– Әгәр әйтсәм, синекен сорыйсы була. Ә миңа синең хәлеңнең ничек булуы барыбер...
***
Хатыны – иренә:
– Ник бөтен фатир буйлап оекбашларың аунап ята?
– Ә бу яңа реклама акциясе! 10 пар оекбаш җый һәм бизәнү әйберенә акча ал!
***
Сиксән яшьлек бер карт унсигез яшьлек чибәр кызга өйләнә. Тугыз айдан гаиләдә сабый туа. Карт бу могҗизаны аңлатуын сорап, авыл мулласы янына бара.
– Бер вакыйга сөйлим, калганын шуннан үзең аңла, – ди моңа мулла. – Бервакыт урман аша кайтып барганда аю һөҗүм итте. Нишләргә? Кулымдагы таягымны күтәрдем дә: "Пиф-паф", – дип кычкыр­дым. Мылтыктан аткан тавыш урманны яңгыратты, аю күз алдымда җан тәслим кылды.
– Ходай могҗизасы булдымы бу?
– Юк. Борылып карасам, артымда мылтык тоткан аучы басып тора иде...
***
Дин әһеле матаен кабыза алмыйча интегүче егетне күзәтә. Тегесе шәп кенә итеп бер тибә дә, булдыра алмагач, такмакларга тотына:
– Шайтан алгыры, син аны, ә! Вәт, шайтан алгыры!
Дин әһеле егетнең янына ук килеп баса да, өндәүле тавыш белән:
– "Шайтан"ны телгә алганчы, Ходайдан булышуын сорар идең!
Егетнең: "И, Ходаем, ярдәм ит!" дип бер мәртәбә әйтүе була, мотоцикл кабына да, тузаннар очырып кузгалып та китә. Артыннан дин әһеленең мондый сүзләре озатып кала:
– Вәт, шайтан алгыры!
***
Гаиләдә тавыш чыга. Уллары әти-әнисенә:
– Мин һаман сезнең белән яшәп туйдым. Романтика, ирек, сыра, кызлар телим. Мин китәм, кире борырга тырышмагыз да!
Уллары ныклы рәвештә ишеккә таба атлый. Аны әтисе куып тота.
– Әти, әйттем бит инде: мине тотып калырга тырышмагыз!
– Мин туктатмыйм сине, улым. Мин дә синең белән!
***
Юл читеннән бер малай йөгерә, аның артыннан алагаем зур, пычрак дүрт эт чаба. Шулчак бер машина куып тота боларны.
– Утыр, тизрәк! – дип кычкыра шофер малайга.
– Рәхмәт, абый! Берәүнең дә әле мине  этләрем белән бергә утыртканы юк иде... Бик зур рәхмәт! Хәзер утырабыз...

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев