Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Елмаеп алыйк

Хуҗа Насретдин мәзәкләре 1

(tazbash.ru)дан алынды

ХАТА ЧҮЛМӘКТӘ
Борын заманда Хуҗаның судьяда бер эше булган икән. Ришвәт алырга яратучы судья Хуҗаның эшен айлар буена сузган. Хуҗа ришвәт  бирмичә  эшнең  барып  чыкмаячагын сизгәч, зур бер чүлмәк сатып алган да, аңа йомшак ак балчык тутырып, өстенә генә атланмай салып, судьяга барган. Майны күргәч судьяның күзләре ялтырап киткән һәм, шунда ук кирәкле язуларны язып, Хуҗаны хөрмәтләп озаткан.
Судья майны икенче бер савытка бушата башлагач, ни күрсен, чүлмәктә ак балчык.
Судьяның бик ачуы килгән һәм Хуҗаны чакырырга кеше җибәргән. Хуҗа килгәч:
– Хуҗа әфәнде, мин язган теге язуларны бир әле, анда бер хата киткән, төзәтик, –  дигән.
Хуҗа елмая төшеп:
– Судья әфәнде, мәшәкатьләнмәгез! Мин ул кәгазьләрне карадым, анда бернинди дә хата юк, хата мин биргән майлы чүлмәктәдер, –  дигән.
ХУҖА – ШАҺИТ
Бервакыт Хуҗаны ялган шаһитлыкка яллап: «Хуҗа әфәнде, кара аны, казый алдына баргач, «бодай» дип әйтерсең», – дигәннәр.
Ләкин казый Хуҗадан сорагач, Хуҗа «арпа» дип әйткән. Шикаять итүче:
– Әй Хуҗа, ялгыш әйтәсең, бодай иде бит, –  дигәч, Хуҗа:
– Һай ахмак, ялган шаһитка «бодай» дип әйтсә ни дә, «арпа» дип әйтсә ни, барыбер түгелмени? – дип җавап биргән.

ЗӘЙТҮНЕ ӨСТӘЛ АСТЫНДА
Хуҗа Насретдин бер байның өенә кергән. Бай бу вакытта зәйтүн мае ашап утыра икән. Хуҗаны күргәч, майны тиз генә өстәл ас­тына яшереп куйган.
– Йә, Хуҗа, – дигән бай. – Әйдә бер коръән укып җибәр әле,  – дигән. Хуҗа шунда укып та җибәргән:
– Вәәтдини, ватури, сиңа...
– Тукта, Хуҗа, ялгыштың, –  ди бай. –  Вәзәйтүни дигәнен кая куясың?
Хуҗа бер дә аптырап тормыйча:
– Зәйтүне әнә анда, өстәл астында, –  ди.
Бай кызарына, бүртенә дә яшерелгән майны өстәл өстенә чыгарып куя.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев