Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Елмаеп алыйк

Хуҗа Насретдин мәзәкләре

Интернет челтәреннән (tazbash.ru) алынды

ПАТША ДА, АЛЛА ДА БЕР СҮЗДӘ ИКӘН
Бервакыт Хуҗа патшаның кәефле чагына туры килгән. Патша: «Йә Хуҗа, миннән ни телисең, сора», – дигән.
Хуҗа күп уйлап тормыйча: «Бер капчык алтын бүләк итсәгез, без хатын, бала-чагалар белән калган гомеребезне һичбер нужасыз яшәп калыр идек», – дигән.
Патша казна башлыгына карап күз кыскан да әйтелгән бүләкне Хуҗага бирергә кушкан.
Хуҗа бик шатланып капчыкны сөйрәп кайтып киткән. Өйга кайткач, хатынына: «Әй, карчык, сикер, бие, шатлан. Хәзер безнең казаныбыз да, кашыкларыбыз да гел майлы булып торыр. Телисең икән, көненә ун күлмәк алмаштырып ки. Кершәннең, сөрмәнең теләсәң ниндиен сөртен. Мунчага көненә биш-алты тапкыр бара аласың – барысына да үзем акча бирәм. Йә, кил әле, мондагы байлыкны бергәләп саныйк. Югыйсә мин үзем генә санап бетерерлек түгел ул», – дигән. Капчыкны чишеп карасалар, алтын урынына аннан вак таш килеп чыккан.
Хуҗа бу хәлгә шаккатып: «һай, мине патша алдаган булып чыга бит», – дигән. Хатыны ачуланып: «И картым, патша алтын бирәме соң, аны Алладан сорарга кирәк», – дигәч, Хуҗа Алладан ялварып-ялварып алтын сорарга тотынган. Кич булган. Ләкин бер капчык түгел, бер бөртек алтын бирүче дә булмаган. Шуннан соң Хуҗа, тавышым Аллага ишетелми торгандыр, дип тагын да кычкырыб­рак сорый башлаган.
Күршесенең моңа бик эче пошкан. Ул, өй түбәсенә менеп, ачык тәрәзә аша Хуҗага таба бер кирпеч җибәргән.
Алдына нәрсәдер килеп төшкәнен ишеткәч, Хуҗа хатынына тиз генә ут кабызырга кушкан: «Алла безгә алтын җибәрде», – ди икән.
Хатыны шәм яндырып китергән. Хуҗа, алдында яткан кирпечне күрен: «Ярый әле Алла туры бәрә алмый икән. Югыйсә башыма эләккән булыр иде», – дип уйлап куйган. Аннары хатынына карап: «Күрдеңме, хатын, патша да, Алла да бер сүздә икән»,  – дигән.

ВӘЗИРДӘН ҮЧ АЛУ
Патша, гадәтенчә, ауга чыкканда Хуҗа Насретдинны да чакырткан. Аучылык башлыгы Хуҗага дошман булган икән. Шуңа күрә ул Хуҗага бик начар ат калдырган.
Ауга  чыгып  киткәннәр.
Бу юлы ау бик уңышлы булып чыккан. Бик күп кыр кәҗәләре, чүл бүреләре, төлкеләр, бурсыклар тотылган. Менә шатланышып кайтып килгәндә, көтмәгәндә кара болыт чыгып, бик каты яңгыр ява башлаган. Патша һәм аның вәзирләре, хезмәткәрләре яхшы-яхшы атларга атланган булсалар да, кайтып җиткәнче чыланып беткәннәр. Ә иң артта калган Хуҗа Насретдин, яңгыр ява башлагач та, өстендәге барлык киемнәрен чишенеп, бик әйбәтләп төргән дә астына салып утырган. Хуҗаның киемнәренә бер тамчы да су тимәгән. Атны илтә килгәч, аучылар башлыгы, Хуҗа өстендәге киемнәрнең корылыгын күреп:
– Йә Хуҗа, нигә синең өстендәге киемнәр коп-коры, ә безнең киемнәребез чыланып бетте, – дигәч, Хуҗа әлеге башлыкка:
– Миңа атның бик яхшысы туры килгән. Сез күрмичә дә калдыгыз, җил-давыл вакытында мин сезне узып киттем дә каты яңгыр ява башлаганчы өемә кайтып җиттем. Шуңа күрә киемнәрем чыланмады,  –  дигән.
Икенче тапкыр ауга чыкканда аучылар башлыгы, Хуҗаның сүзләрен хәтердә тотып, Хуҗа атланган атка үзе атланып чыккан. Ауның уңышсыз булуы өстенә, яңгыр ява башлаган. Начар ат белән иң артта калган аучылар башлыгы каты яңгырга эләккән һәм суга төшкән чебеш шикелле бик нык чыланган.

ХУҖА БҮЛӘК АЛГАН
Патша, Хуҗаның үзеннән көлеп йөрүен ишетеп, аннан үч алырга, аны мыскыл итәргә булган. Беркөнне сарай тирәсендәге түрәләрен җыеп Хуҗаны да чакырткан.
Хезмәтче вәзирләргә патша бүләкләрен тапшыра башлаган. Ул һәркемнең алдына төргәк куеп чыккан. Ә бу төргәкләрдә матур-матур бәйрәм киемнәре булган.
Хуҗа үзенә бирелгән бүләк-төргәкне ачып җибәрсә, ни күзе белән күрсен, патша аңа бүләк итеп ишәк ыңгырчагы биргән булган. Моны күреп вәзирләр көлешкәннәр. Ә Хуҗаның бер дә исе китмәгән, шатланып, юмартлыгы өчен патшага рәхмәт укыган.  Вәзирләрнең берсе:
– һай, бәхетсез Хуҗа, ни өчен шатланасың? Бу кадәр түбәнлектән еларга тиеш син,  –  дигән.
– Ялгышасың! «Галижәнаб патшаның синдә үче бар», – дип халык юкка гына сөйләп йөри икән. Чынлыкта исә патша мине хөрмәт итә икән. Югыйсә ул, башкаларга гади кием биреп тә, миңа үзенең бәйрәмдә генә кия торган кыйммәтле киемен бүләк итмәс иде!  –  дигән Хуҗа.

ХУҖАНЫҢ ПАТШАГА КАЗ АЛЫП БАРУЫ
Бервакыт  Хуҗа  патшага бүләк  итеп  каз  алып барган. Юлда килгәндә бүләккә дигән казның бер ботын кимергән. Патша, казның бер боты юклыгын күргәч:
– Йә Хуҗа, ни эшең бу, бер боты кимерелгән каз китереп, син мине мәсхәрә итмәкче буласыңмы? – дигән.
Хуҗа аптырамаган:
– Падишаһым, хәзер бит казлар бер генә аяклы, – дигән. – Ышанмасагыз, әйдәгез, карыйбыз, – дип, патшаны тәрәзә янына алып килгән. Вакыт көз булганга, ишегалдындагы казлар бер аяк­ларын күтәреп басып торалар икән. Моны күреп Хуҗа:
– Күрдегезме,  падишаһым,  чыннан да казлар бер генә аяклы бит, – дигән дә үзе елмайган. Шуннан патша вәзирләренә әйткән:
– Барыгыз әле, хезмәтчеләргә әйтегез, шул казларны таяк белән кусыннар, – диген.
Таяк белән кугач, казлар ике аякланып киткәннәр.
– Йә Хуҗа, карт башың белән патшаны алдамакчы буласың, – дип Хуҗаны ачулана башлаган икән, Хуҗа бер дә җавапка аптырап калмаган:
– Падишаһым-солтаным! Таяк белән кугач, ике аякланган казларга гаҗәпләнмәгез, әгәр дә сезнең үзегезне таяк белән кусалар, сез ике аякланып кына түгел, дүрт аякланып чабар идегез, – дигән.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев