Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Елмаеп алыйк

"Ремонт вакытында бетәрме?..- елмаерга мәҗбүр итүче кадрлар

Игътибар иткән кешегә шулкадәр күп бу могҗиза.

Күрә һәм эләктерә, сурәтли генә белергә кирәк. 

Мәктәпләрдә төзекләндерү эшләре бара. Тикшерүче комиссияләр дә күптер. Кешеләр генә түгел, безне дүрт аяклы дуслар да кайгырта әле. Эт кенә димәссең. Нинди фикергә килгәнен үзеннән сорыйсы килеп китте. 

Кешеләр тормышы турында этләр ни уйлый икән? Кайгыртулары бәхәссез анысы. Бер этебез алган чебиләребезне саклап, төнлә кергән этләр өере белән сугышып, колаксыз кала язды. Икенчесе үзенең булдыклылыгын күрсәтер өчен унлап тавыкны буып, сузып салган иде эштән кайтышка. Анысында ау этенең каны бар иде. Бер сүз әйтеп булмый, шулай яратылган. 

Этләрнең тормышын өйрәнеп була хәзер, урамда янәшә йөрибез.  Закон белән якланганлыкны сәбәп итеп, үрчетәбез... - арты гына хәерле булсын дибез. Тик эт талаган очраклар артканнан-арта. 

Фидаил Кадимов фотолары.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев