Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Гаилә

Гаилә учагы тергезүче

Олы Әтнә авылында гаҗәеп күркәм, тирә-яктагылар өчен үрнәк гаилә яши.

Бу гаилә турында язмыйча калу ялгышлык булыр иде.
Әлбәттә, мәкаләдә гаилә башлыгы Айнур Ямалиевнең җирле автоинспекция җитәкчесе булуын беренче планга чыгарырга мөмкин. Юк шул. Башта гаилә учагын тергезүче, 4 баланы, сер түгел, бишенчесе итеп җәмәгатен дә тәрбияләүче Алияне телгә алу урынлырак булыр. Сәбәбе дә җитди – ноябрь аеның соңгы якшәмбесе көнне, быел 24 ноябрьдә Россиядә Ана көнен билгеләп үтәбез.
Алия әлегә декрет ялында.
– Янәшәмдә “Әни” дип өзе­леп торучы балаларым, һәрчак ярдәм итәргә әзер һәм ышанычлы ирем бар. Бәхетле тор­мышның нигезе – шулар, – ди ул.

Ә Айнур белән Яңа Шашы мәк­тәбендә бергә укыйлар. Җиде ел очрашып йөргәннән соң, кавыша­лар. Ямалиевлар гаиләсенең туган көне – 2014 елның 22 феврале. 

– Балаларыбыз бер-берсенә иптәш булсыннар дип күп балалы гаилә төзү юлын сайладык, – дип көләләр.
Бүгенге көндә өлкән кызлары Айсылуга 9 яшь, ул Олы Әт­нә мәктәбенең 4 сыйныфында укый. Икенчесе – кызлары Ли­лиягә 7 яшь, 1 сыйныфта белем ала. Ә менә 5 яшьлек уллары Айдар һәм 2 яшьлек Ильмир әле балалар бакчасына гына йө­риләр. Шунысы да бар, балалар сәнгать мәктәбендә белем алалар – бииләр, җырлыйлар, футбол уйныйлар...
Алия үзе Казандагы химия-технология университетының фармацевтика бүлегендә белем ала. Шәһәрдәге “Татхимфармпрепараты” заводында сыйфат контроле бүлегендә эшләп, шуннан декрет ялына китә. 
– Иремнең эше бик катлаулы да, җәмгыятьтә дә бик кирәкле. Шул ук вакытта иң яхшы ир һәм әти ул. Эше катлаулы булуга кара­мастан, балаларга да, минем өчен дә вакытын жәлләми. Каникул саен балаларны музей, парк, цирк, курчак театрлары карарга алып барабыз, – дип канәгать елмая Алия.
Сөйләвеннән үк аңлашыла, күп балалы ана булу аның өчен зур куаныч. “Җимешләребез исән-сау гына булсыннар. Бу дөнь­яга һәр бала үз ризыгы белән килә ул”, – диләр.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев