Кыйммәткә төшкән сабак (Зөләйха Солтанова)
Соңгы вакытта Равия тормышыннан бер дә канәгать түгел әле.
Көнкүреш мәшәкатьләре, гел бертөрлелек сазлык кебек төпкә суырды аны. Булган бөтен күңел ачуы – ялларда кибеткә азык-төлек алырга бару.
Кызы Зәлиянең дә күчеш чоры. Әнисе иң якын дус кызыннан беренче дошманга әверелде. Кызы белән якынаерга нинди генә сәбәп эзләсә дә, әлегә барысы да файдасыз. Равия үзен суы сыгылган лимон кебек итеп, нәрсәдер үзгәртер өчен көчсез итеп тойды.
Ире Рәсүл белән дә аралары бал да май түгел. Алар инде 18 ел бергә яши. Араларында мәхәббәт, романтика калмады диярлек. Бары тик үзара хөрмәт һәм уртак никах кына бәйләп торган кебек. Гаилә тормышы өчен начар түгел дә, әмма Равия күбрәкне тели иде. Аңа игътибар кирәк. Ә ире йә эштә, йә дуслары белән балыкка китә. Хатынына вакыты юк.
Ә бит элек бар да башкача булды. Ялга да бергә йөрделәр, кинога да бардылар, ире бер сәбәпсез чәчәк тә күтәреп кайта иде. Хәзер генә елга ике тапкыр чәчәк бирсә бирә, бирмәсә – юк. Бергә төрле кичәләргә йөрделәр, кичләрен кафега барып утырдылар.
Равия бу вакытларны бик сагына.
Артур белән танышу аны бу хәлдән коткарды. Тормышына шатлык хисе, яңалык, ниндидер үзгәреш алып килде. Сөйкемле һәм шат күңелле Артур Равиянең күңеленә шундук хуш килде. Равия теләгәнчә ниндидер җиңеллек бар иде егеттә. Ә ничек яратып карый ул Равиягә!
Алар бергә паркта йөрделәр, туңдырма ашадылар, Артур аңа шигырьләр укыды, чәчәкләр, бәләкәй генә йомшак уенчыклар бүләк итте. Ни гаҗәп, хәтта 40 яшьтә дә мондый вак-төяк нәрсә күңелгә бик ятышлы икән.
Әйе, Артур Равиянең чәчен яңача җыйганын да, ирененә яңа төстәге иннек сөрткәнен дә күрә! Шушындый игътибар башны әйләндерә дә инде.
Ә аның ире бервакытта да андый булмады. Ул хәтта үз хатынындагы үзгәрешләрне дә күрмәде. Яңа күлмәкләр, хыялый, иләс елмаю, янып торган күзләр, вазадагы чәчәк букетлары – Рәсүл боларның берсен дә күрмәде дә, белмәде дә, тамчы да игътибар да итмәде.
Шулай берсендә Равия белән Артур кичкырын шәһәргә йөрергә чыкты. Артур машинасын өр-яңа күпкатлы йорт янында туктатты да бармагы белән өскә төртеп күрсәтте.
«Менә бу йортта минем фатирым бар. Сине чакыра алмыйм, алайса, хатын-кызлар ташый дип, күршеләрем ачуланыр. Менә өйләнешкәч, мин анда сине хатыным буларак алып кайтырмын әле», – диде.
Равия нәкъ үзе ишетергә телгән сүзләрне ишетте һәм Артурның сүзләреннән башы әйләнеп китте. Артур тарафыннан бу – чын егетлек булды, Равиягә бик ошады бу.
Берничә көн узуга, Равия эштә вакытта, Артур шалтыратты. Нишләптер тавышы бик хафалы иде.
«Равиякәем, мин бәлагә юлыктым бит әле. Энем хастаханәгә эләкте, аңа ашыгыч операция кирәк. Ә мин, тиле кебек, җыйган бөтен акчамны ай башында ипотека түләргә тотып бетердем. Синең белән уртак тормышны кредитларсыз башлыйсым килгән иде шул. Хәзер нәрсә эшләргә инде? Иң мөһиме, бәясе әллә ни кыйммәт түгел, Аллага шөкер, әмма акча хәзер үк кирәк шул...» – диде Артур.
«Ничә сум соң?» – дип сорады Равия.
«Нибары 100 мең сум, ләкин бүген кирәк шул...» – диде Артур, кәефсезләнеп.
Равия шундый шатлык хисе кичерде: ул яраткан кешесенә ярдәм итә ала! Аның җыеп куйган акчасы бар, бу хакта беркем дә белми. Ул гаиләсе белән ялга барырга дип җыйды, иренә һәм кызына сюрприз ясарга теләгән иде.
«Артур, минем 90 мең генә акчам бар шул. Сиңа биреп тора алам...» – диде Равия, сөенеп.
«Ой, Равиям! Син минем энемне коткарасың бит! – Артурның тавышында җиңеллек ишетелеп куйды. – Шушы көннәрдә кредит алам, сиңа тиененә кадәр кайтарып бирәм Алла боерса! Мин алдамыйм, курыкма, җаным», – диде Артур.
«Ярар, син нәрсә инде...» – дип уңайсызланып калды Равия.
«Бик ашыгыч шул. Бүген акчаны минем картама күчерә аласыңмы? Хәзер үк булса, бигрәк тә әйбәт булыр иде. Мин инде хастаханәгә китеп барам», – диде Артур.
Равия эшеннән сорап банкка чапты һәм, вәгъдә иткәнчә, Артурга акча күчерде.
Ләкин... Бер көннән соң да, ике көннән соң да Артур шалтыратмады. Равия үзе шалтыратканда, «бу номер юк» дигән җавап кына ишетте. Бу аңа сәер тоелды, әмма Равия, Артурның вакыты юктыр, аның кайгысы түгелдер, дип уйлады.
Берәр атна узгач, Равия үзен төп башына утыртуларын аңлады. Артурга акча биреп нинди җүләрлек эшләгәнен аңлап һушы китте аның. Башта энесе белән нәрсә булганын, һичьюгы, аның кайсы хастаханәдә ятканын белергә кирәк булган да соң! Шуннан соң гына акча күчерергә кирәк иде...
Равия, өметсезлеккә бирелеп, Артурның өенә барырга уйлады. Ләкин Равиянең башына күсәк белән суккандай булды: ул Артур турында бернәрсә дә белми бит! Хәтта подъездын, фатир номерын да белми.
Равия эскәмиягә килеп утырды. Һичьюгы машина номерын да, моделен дә исендә калдырмаган, бары тик көмеш төсендә икәнен генә хәтерли. Нинди машина номеры, ди, ул хәтта аның фамилиясен дә белми! Сәлахиев бугай? Әллә ул шундый фамилияле ниндидер дусты турында сөйләгән идеме?
Равия, кычкырып елап җибәрмәс өчен, учы белән авызын каплады. Ничек шулкадәр башсыз, тиле булды соң ул? Нәрсәгә дип монда килеп утырды инде тагын? Теләсә кайсы йортка төртеп күрсәтеп, менә монда минем фатирым бар, дип әйтергә була ләбаса. Алар бит фатир эченә кереп карамады.
Өенә кайткач, Равия тынычланырга тырышып карады. Әйе, аны өч яшьлек кызны, еламасаң кәнфит бирәм, дип алдаган кебек алдадылар, кәкре каенга терәтеп калдырдылар. Кырык ике яшеңә җитеп, фамилиясен дә белмәгән чит кешегә акча биргәнсең икән, кемне гаепләп була соң?
Үзен алдаулары, акчасын югалтуы белән килешер өчен, аңа шактый вакыт кирәк булды. Аның өчен бу – шактый зур, сизелерлек сумма иде.
Аның урынына, гаилә тормышы Равия өчен гаҗәпләнерлек дәрәҗәдә идеаль булып тоела башлады: кызының күчеш чоры да тиздән узар, ире Рәсүл дә әүлия бит. Балыкка барасы килә икән – барсын гына, аның каруы ул – гадел, намуслы ир-ат, һәр тиенен гаиләсенә алып кайтып бирә, кеше алдап йөрми.
Әйе, аның гаилә тормышы тыныч, гел бертөрле, чәчкәләр дә елына ике тапкыр гына эләгә. Әмма шуннан да артыгы турында хыялланып буламы соң? Әйдә, төкерсен романтикасына да. Кирәкми ул аңа, кирәкми.
Гомер онытылмаслык, яхшы сабак алды Равия, әмма шактый кыйммәткә төште шул ул аңа...
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев