Әллә язмышым, әллә ялгышым (хикәя) дәвамы
Хатын аларның очрашуын белгән иде ахырысы, авылда бик каты тавышланганнар дип сөйләделәр.
Фирүзә дә үзен гаепле сизде. Күп тә үтмәде, Динә баласын югалтты. Монысын кыз бигрәк тә авыр кичерде. Дус кызлары” Синең күз яшьләрең төшкәндер”, дисәләр дә, теге көннең кайтавазы булды бугай дип борчылды.
Көннәр бер-бер артлы үтә торды. Фирүзә дә мәктәпне тәмамлап, югары уку йортына укырга керде. Гади кеше баласы булгач, гайбәтчеләр керә алмас дип өметләнсәләр дә, үзенекен итте кыз. Тик күңеле генә яралы иде аның. Күрүчеләр булмады түгел, булды, артыннан йөреп тә карадылар... Тик Фирүзә кыя кебек иде, йөрәгенә берәүне дә якын китерергә теләмәде.
Казанда “гопниклар” хәрәкәте башланган еллар иде. Урамга кичке якта чыгарга да куркыныч иде. Хәзер, “местная” мы дип сораштыра башлыйлар. “Девочка – не девочка?” дип сорарга да тайчынмыйлар. Әледән әле “девочка” дип әйткән кызларны тикшереп караучылар турында да сүзләр күп йөри. Фирүзәгә дә әллә ничә тапкыр бәйләнделәр. Ярый, абыйсы Казанда яшәгәч, андыйлар белән ничек сөйләшергә кирәген сеңлесенә әйбәтләп аңлатты. Тик бу гына ярдәм итә алмады шул...
Язмышларны булмый үзгәртеп Әллә нинди ел булды бу. Югыйсә,тынычланып та киткән иде инде Фирүзә дә. Яраларның җөйләре тартылган кебек иде. Ранилне бик еш күрмәсә дә, ара- тирә авыл урамында очраткалый иде әле ул. Кара- каршы очрашканда күтәрелеп карарга кыймаса да, аның кара күзләренең җылысын тоя иде кыз. Һаман да яратып карый иде шул аңа Раниле. Баласын югалткан Динә, бөтен гаепләрне аның өстенә өйде. Табиблар сабыйга куйган диагноз аның өчен бар ни дә, юк ни кебек иде. Җитмәсә, берүзе генә үскән яшь хатын иргә бик баш ия торганнардан булып чыкмады. Өйдә аның гына законы закон, аныңча булмаса – тавыш чыгасын көт тә тор. Көнчелеге белән дә ирнең җелегенә төште. Ялгышуын бик тиз аңлады, Ранил, әмма соң иде инде. Укытучы гаиләсендә үскән егет үзенең мондый уйлары хакында әти- әнисенә әйтергә дә курыкты. Ничек күзләренә карарсың?! Әнисе бит ачыктан- ачык сорады үзеннән :” Уйлап бетердеңме? Кире уйларлык түгелме?” Белә иде бит Нәзирә ханым, сизә иде улының кемгә тартылганын. Өстәлендә онытылып калган Фирүзәнең фоторәсеменә дә берничә тапкыр тап булды. Ахрысы, Динә кулына эләкмәсен тагын дип, озак уйлап тормый, мичкә тыкты. Ә бит ул бу кызны бик ошата, якын итә иде. Якты йөзле, әллә каян якын итеп эндәшер иде Фирүзә. Үзе бик чибәр, җитмәсә, ярдәмчел. Күрше - тирә әбиләргә суын , кибеттән сумка белән әйберен алып кайтып бирер. Тик Ранил өйләнгәннән соң, күзләре генә бик моңсуланды кызның.Ул инде элеккечә елмаймый, карашы сагышлы, ялгыш кына берәр сүз әйтсәң дә күз яше бәреп чыгар төсле...
Кышның соңгы көннәре иде. Кичке Казан шау-гөр килеп тора. Фирүзә апасына барып килергә уйлады. Әллә нишләп кичкә таба чыгып китәргә булды шул. Башта тукталышта һәйран озак басып торды. Юкарак киенгән идеме соң, җил тәненә үтәли кереп йөргән кебек тоелды аңа. Ниһаять, тиешле автобус та килеп туктады. Тулай торактан апаларына кадәр байтак барасы иде. Җылы, рәхшт иде автобуста. Кыз кабат уйга чумды. “Ранил нишли икән бу минутларда? Эх, килеп керсен иде ул шушы автобуска. Юллары бер якка булсын иде. Барырга иде кулны кулга тотынып”. Юк ш4ул, хыялда гына бергә инде алар хәзер... Автобус кисәк туктады. Халык шаулаша башлады, ул арада шофер пассажирларның автобустан чыгуларын сорады. Ватылган икән. Эңгер- меңгердән төнгә күчкән вакыт. Җитмәсә, Фирүзә бу якларны яхшылап белми дә. Бары тик апасының йортына кадәр икеме – өчме тукталыш калганы гына исендә. Автобустан төште дә, тукталып калды. Халык кайсы- кая таралып, юк та булды. Фирүзә ашыга –ашыга алдагы тукталышка таба атлады. Кинәт йортлар арасыннан бер төркем егетләр пәйда булды. “Гопниклар” дигән уй йөгерде кызның башыннан. Киң чалбар, үзләре телендә “летка” дип йөртелгән курткалар. Башларында юллы бизәк төшкән шапка, кайберсе киң “аэродромка”лардан. Ул арада кызны әйләндереп тә алдылар. Беренче сорау билгеле инде: “Местная?”. “Нет”, - Фирүзәнең тавышы үзенә дә ишетелмәде бугай. “Где учишься?”, “Откуда будешь?” – сорауларны төрле яклап яудыралар гына. Кыз каушады, кызарып чыкты. “Девочка?” – бу сораудан уттан курыккандай курка иде инде ул. “Да”, - диде кыз. “Проверим?”- “Нет!”, “По кругу пойдешь!”- “Нет, нет”, - диде кыз ачыргаланып. Араларыннан бер егет алгарак чыкты. “Ну что подруга, выбирай. Или по кругу, или только со мной”.Бу минутларда кыз ниләр кичергәнне әйтеп - аңлатып бирерлек түгел. Нигә ул? Болай да бәхет урап узды бит инде... Теге егет “эт өеренең” башлыгы иде , ахры. Ул шулай дигәч, калганнар арткарак чигенде. “Ну что решила?” Кыз дәшмәде... “Пошли, я только проверю”... Артка юл юк иде. Кыз бу киң ыштанлы егеткә иярде. Башында мең төрле уй иде. Ни булыр, нишләтер... Эх, авылда булса, әллә кайчан алып очкан итде инде. Анда ул бөтен тыкрыкны, бөтен борылышны белә. Ә монда... Бер якта бик күп катлы биек йортлар. Икенче якта – дала. Кая таба йөгерергә дә белмәссең. Кыз инәлеп егеткә карады. “ Айда быстрей”, - дип әйдәләде тегесе. Күпкатлы йортның чормасына менделәр. Монда бу төркем еш кунак иде, күрәсең, әле тегендә, әле монда тәмәке төпчекләре, сигарет каплары. Урындык, ятак кебек нәрсәләр дә мәтәштергәннәр. Кыз кабат егеткә карады. “ Слушай, отпусти пожалуйста меня.
Дәвамы бар. автор Лидия
Хикәянең башын сылтама буенча кереп укый аласыз 1 часть http://atnya-rt.ru/news/khbrlr/ll-yazmyshym-ll-yalgyshym-khikya , 2 часть http://atnya-rt.ru/news/khbrlr/ll-yazmyshym-ll-yalgyshym-khikya-dvamy
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев