Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Иҗат чишмәсе

Өмет 3

Дәвамы

– Син кая идең? Мин кычкырдым, ә син җавап бирмисең.

– Нәни бала түгел бит, кычкырма, кибеткә барып килдем, Назлыгөлгә кереп чыгармын дип күчтәнәчләр алдым.

– Нигә? Алар кайтканмы?

– Әйе кайтканнар, бераз тикшергәннән соң кайтарганнар, көзгә озаграк ятарга туры килә дип әйткәннәр.

– Ә Назлыгөл кая, әби?

– Үз урынында, ул бит безнең күлне ярата, Гөлчәчәк шунда илтеп калдырган.

Нәфис чиләк белән су алып менәм дигән булып күл буена чапты.

–Нихәл су кызы? Кая югалдың? Әллә тарагыңны озак эзләдеңме?

– Тарак түгел, китап эзләдем.

– Яле, нинди китап укыйсың, күрсәт.

Нәфис якынрак килеп кызның кулындагы китапны алды да аптырап куйды, Назлыгөл кулында, «Медицинская энциклопедия» дигән китап иде.

– Табиб булырга уйлыйсыңмы?

– Ай-ай күп белергә телисең?

– Гафу ит су кызы, дөресен әйткәндә мин синең алда гаебемне төзәтергә килдем. Үткән юлы берни белми акырып бәрдем, зинһар үпкәләмә. Мин Нәфис булам. Зөбәйдә әбинең оныгы, таныш булыйк.

– Мин Назлыгөл, — диде дә кыз күзләрен яшерде.

– Беләсең килсә, безнең теләкләр туры килә икән. Минем дә табиб буласым килә. Әйдә бер-беребезгә булышыйк, озакламый имтиханнар, ә мин «бум, бум». Мин кирәкле китаплар алып кайтам, ә син миңа әзерләнергә булышырсың, теләсәң, мин дә сиңа булышам.

– Юк рәхмәт, миннән булмый, күрәсең бит аякларым йөрми.

– Син ни сөйлисең, гафу ит әйтүемә, син өметләнергә тиеш, бер тамчы өмет кешене үлемнән алып калырга ярдәм итә. Синең бары аякларын гына йөрми, өметеңне югалтма, әгәр меңгә бер кеше терелә икән, ә ник ул бер кеше мин түгел, дип уйла син.

– Әйтергә җиңел, барыбер рәхмәт сүзләрен өчен.

– Үпкәләмә дидем бит инде.

– Юк үпкәләмим, миннән булмый уку, ә сиңа булышырмын.

– Әйдә болай эшлибез, мин укыйм, ә син минем яраткан пациент булырсың.

– Нәрсә мине эксперимент рәвешендә кулланырга телисеңме?

– Үпкәләмә инде.

– Ярый, нидән башлыйбыз иптәш табиб? Миңа нишләргә?

Назлыгөлнең нигәдер күңеле үсеп китә, ул үзен чыннан да зур табиб янында кебек хис итә.

– Зарядкадан кадерлем, зарядкадан, балалар беренче адымны ничек башлый? Бездә шулай тотынабыз. Нәни бала кебек, адым артыннан адым, ризамы?

– Әйе Нәфис, син укымасаң да үзеңне табиблар кебек тотасың беләсең килсә минем чыннан да эчемә җылы керде. Нигәдер ышану хисе барлыкка килде. Рәхмәт сиңа. Кисәктән генә йөрисем килә башлады.

– Әйттем бит мин сиңа өметеңне югалтма дип. Ә хәзер ят, мин синең аякларыңа массаж ясыйм.

Нәфис акрын гына массаж ясый башлады. Үзе кызның күзләрен күзәтте, Назлыгөлгә уңайсыз иде, тик ул бер сүз дә дәшмәде.

– Бүгенгә җитеп торыр. Без бит икебез дә өйрәнчек, мин иртәгә булмыйм, китаплар алырга китәм. Сау бул, Назлыгөл.

– Рәхмәт Нәфис, чыннан бик зур рәхмәт, өмет чаткылары кабызырга булышканың өчен.

Нәфис елмаеп китеп барды. Назлыгөл янына әнисе килде.

– Мин сиңа чәй алып килдем, бүген кызу, кызым, озак утырмассың. Зонтигыңны ач, башыңа кояш тимәсен. Бу нинди егет иде?

– Әни, бу Зөбәйдә апа оныгы, шундый акыллы малай, мин табиб булам һәм сине аякка бастырам ди, әнием, чыннан булыр микән? Мин нигәдер аңа ышанам.

Гөлчәчәкнең күңелен нидер биләп алды, ләкин ул кызына күрсәтмәде.

– Ышан кызым, ышан, Аллаһ теләсә, син дә аягыңа басарсың. Күзенә җыелган күз яшьләрен күрсәтмәс өчен тиз-тиз атлап китеп тә барды.

Бер атнадан Нәфис кайтты, әбисенә булышты да Назлыгөл янына китте.

– Нихәл Назлыгөл?

– Сәлам Нәфис, мин сине инде кайтмыйсың дип торам.

– Минем эшем күп иде, югары уку йортына бардым, гариза яздым, китаплар эзләдем, мин инде күптән укый башлаган идем медицина китапларын, менә хәзер кирәге чыга. Яңа китаплар да алдым, синең авыруың турында белештем. Синең аягың йөрмиячәк диләр.

Бу сүзләрне ишеткәч Назлыгөлнең күзенә яшь тулды .

– Тукта, елама, тыңлап бетер. Мин профессор белән сөйләштем, бик ялындым, һәм ул миңа бер методика буенча ярдәм итеп карап була диде. Һәм миңа нишләргә, нәрсәдән башларга икәнен әйтте. Эшләп кара, бәлки булышыр, тик кызны өметләндермә, тырышып карыйк дип әйт диде. Ризамы? Тырышып карыйбызмы?

Шул көннән алар икәү бер булып тырышты. Нәфис эшләгәндә Назлыгөл кычкырып китап укыды, чөнки имтихан тапшырырга кирәк, ә буш вакытта Нәфис Назлыгөлне елатаелата төрле күнегүләр эшләтте. Кыз зарлана башласа:

– Авыр булса да, түз, йөрисең килсә, — дия иде. Нәфискә имтиханнар тапшырырга барырга вакыт җитте .

– Мин иртәгә китәм, кайчан кайтасымны белмим, мин югында күнегүләреңне онытма, ясарга тырыш.

Назлыгөл сүзендә торды, бөтен күнегүләрне җиренә җиткереп башкарды. Еласа да, авыр булса да түзде. Ә Гөлчәчәк кызына карап елады.

Нәфиснең кайтуын бик көтте кыз. Нәфис тә имтиханнарын уңышлы тапшырып кайтып җитте. Әлегә ул авылда әбисе һәм Назлыгөл янында. Тормыш яңадан тәгәри башлады. Нәфис көндез әбисе янында булышса, буш вакыты булуга Назлыгөл янына барды.

Нәфис зур ләгәнне су белән тутырды, төрле үләннәр салды, бераз тоз, газетада укып балык мае да кешегә дә файдалы дип, аны да тамызды. Назлыгөлне җайлап кына күтәрде дә, ләгәнгә утыртты. Җылы суда аякларына массаж ясады, кыз исә бераз ояла төште, ләкин ул бит табиб, дип үзен кулга алды. Назлыгөлне судан чыгаргач, сарык йоныннан бәйләнгән носки кигезеп аякларын төреп яткырды. Шулай мәшәкатьләр белән укырга китәргә вакыт җитте.

– Мин укырга китәм, күнегүләреңне яса, иң элек үзеңә ышан, йөрим, барыбер йөри башлыйм дип әйт.

– Мин бик тырышырмын.

– Ышанам, китаптан өйрәнгән төрле күнегүләр күрсәтеп калдырам, эшлә, елап ятма!

– Ә хәзер иң мөһиме, кулың белән ике як аяк бармагынны бер аска, бер өскә таба күтәр.

Назлыгөл тырышып үтәде, биле арса да туктамады, түзде, бераздан кычкырып җибәрде:

– Йә ходаем кытыгым килә.

– Ничек инде?

– Нәфис, баш бармагымда кытык бар.

Нәфис акрын гына баш бармагына тиде.

– Бу кытык түгел, бары тик әйберне тою хисе барлыкка килә кебек. Ләкин ашыкмыйк. Әгәр дөрес булса, мин бик шат булыр идем. Гөлчәчәк апа шатлыгыннан кызының аякларын үбә-үбә: «Әллә чыннан да өметебез бар микән?» – ди.

– Тырышырга кирәк, өметне югалтмаска, мин бары өйрәнчек, берни дә әйтә алмыйм.

– Рәхмәт улым, безгә өмет биргән өчен, рәхмәт.

Нәфис укырга китте. Ул бик тырышты, аңламаган һәрбер соравына җавап эзләде, кабаткабат сорады.

– Син бик тырыш егет, исем китә, әле яшьләр арасында шундый сәләтле егетләр очрар дип һич уйламадым, – диде профессор. Әйдә синең эшен буенча сөйләшик. Нәрсә эшләргә җыенасың, беренче эксперимент ничек үтә?

– Рамил Шарипович, әйтергә дә куркам, без уйнап тотынган идек, мин укырга килер алдыннан гына Назлыгөл аягымны тоям, диде. Мин төрле күнегүләр күрсәтеп калдырдым, шуларны яса, – дидем.

– Ясаса ярый инде, иренмәсен генә. Син бик зур эш башладың, хәзер дәвам ит, бу синең диплом эшеңне башлап җибәрергә мөмкинлек бирә.

— Мин әле ылыслы суга да утырырга куштым, газетадан укыган идем.

– Син кайчан кайтасың? Кызны күрүгә энә белән төрткәләп кара әле, әгәр сизә икән, димәк өмет бар. Кай җирдә азрак, кая күбрәк – игътибар белән тикшер.

– Әле бер әйбер уйладым, ул бит гел утырып, йә ятып тора. Мин материал алдым, аңа күлмәк, халатлар тегәргә кушам, теләсә-теләмәсә дә селкенергә туры килә, зарядка...

– Бу дөрестән дә яхшы фикер, син чыннан да искиткеч яхшы табиб булачаксың. Һәм мин сиңа булышырмын.

– Гафу итегез соравыма, сез үз теләгегез белән укырга килдегезме? Бәлки әтиегез шулай теләгәндер?

– Дөресен генә әйткәндә, әти зур профессор иде, аның янына эшкә килгәли идем, операция ясаганнан соң арып кайта, ләкин бик теләп башкара иде эшен. Аллаһка шөкер, тагын бер кеше дөньяда озак яши, дип шатлана иде. Минем дә кешегә файда китерәсем килде.

– Син бик уңган, тырыш егет, мин ышанам бер генә түгел, күп гомер алып каласын әле син.

– Рәхмәт сезгә. Сау булыгыз, Рамил Шарипович.

Яңа ел бәйрәмнәре җитте. Нәфис кирәк әйберләрен җыйды да авылга кайтып китте .

Нәфис әбисенең йомшак тавышына уянып китте.

– Улым тор әйдә, кич йокларсың, Гөлчәчәк апаң кереп чыкты, Назлыгөл көтә ди. Коймак пешкән, башта чәй эчеп алыйк.

– Әбием мин киттем, озак тормаска тырышам.

Нәфис канатлангандай Назлыгөлләргә чапты. Сагынды ул Назлыгөлне, бик сагынды, төшләренә кергәндә дә тирләп уяна иде.

– Исәнмесез, керергә ярыймы?

– Кер Нәфис, кер, исән-сау кайттыңмы? Укуларың ничек?

– Бар да яхшы, Гөлчәчәк апа, рөхсәт итсәгез Назлыгөл янына керер идем.

Нәфис акрын гына алга үтте,

– Нихәл, Назлыгөл?

– Нәфис исәнме, ничек кайтып җиттең?

– Яхшы, менә янында басып торам, ә син мине нәрсә белән шатландырасың?

Шул вакыт зур капчык тотып Гөлчәчәк апа килеп керде.

– Син нәрсә кыш бабай булып йөрисең мәллә? Нәрсә төядең анда?

– Бу Назлыгөлгә эш, сез бит аны машинада тегә белә дидегез, менә аңа беренче заказ, күлмәкләр белән халат тегәргә. Размерлары язылган. Тик бер шарт белән, сез кызыгызга булышмыйсыз. Ярыймы?

– Син әйткәнне үтим мин, син бит беләсең. Ярый мин чыгыйм, әле сез сөйләшегез.

– Назлыгөл нәрсә хәлен? Күнегүләрне үтисеңме, үзгәреш бармы?

– Әйе, Нәфис табиб, вакыты белән сизелә кебек, вакыты белән юк.

– Бик тиз үзгәреш була дип уйлама дидем мин, ә хәзер әйдә аягыңны тикшереп алыйк.

Нәфис чын табиблар кебек бер чемодан алып керде, анда төрледән-төрле әйберләр төялгән.

– Хәзер энә белән төрткәлим, кая сизәсең, миңа әйтерсең.

Нәфис акрын гына Назлыгөлнең аягына энә белән төрткәли башлады. Ләкин, Назлыгөл генә дәшергә ашыкмады. Нәфиснең башында төрле уйлар йөрде.

– Ай, Нәфис сизәм, авыртып алды черки тешләгән кебек.

– Кайда? Күрсәт тагын бер төртеп карыйм.

– Ай, Нәфис сизәм, сизәм, әни, әни, дим. Гөлчәчәк апа куркып чабып диярлек керде.

– Нәрсә булды кызым?

Назлыгөл бер Нәфискә, бер әнисенә карады, күзләреннән яшь бөртекләре тәгәрәде.

Дәвамы киләсе ялларда.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев