Өмет
Газета укучыларырга Буа районында яшәп, иҗат итүче Гөлчирә Галимованың хикәясен тәкъдим итәбез.
–Егет, син кайтмыйсыңмы әллә? Автобус йөртүче тәрәзәгә башын куеп йоклап кайтучы малайга карап.
– Рәхмәт, кайтам абый, ничек кайтмыйсың ди, әби иртәгә үк зур таягын күтәреп килә алайса нигә кайтмадың дип, миңа эләгә. Автобустагы халык көлеп җибәрде.
– Ярый бар чап, әнә бакча башында таякка таянып берәү баскан инде, — дип көлде автобус йөртүче. Егет автобустан төшкәч кулын селтәп елмаеп китеп барды.
Нәфис баскан җирдән авылга карап сокланып басып торды. Нинди гүзәллек, чәчәккә күмелгән кырлар, зәп-зәңгәр сулы кечкенә күлләр, камышлары ни тора. Үрдәкләр каз бәбкәләре белән уйнаган кебек бер яктан икенче якка узыштан йөзәләр. Күл буенда бәбкәләрен саклап бер кыз утыра. Ерак түгел генә аларның йортлары. Нәфис әбисен күрде дә: «Әбием, мин кайттым». Ул әбисе каршысына чабып китте. «Әбием белсәң иде ничек сагындым сине, авылны. Нигә әниләр моннан киткәндер инде? Кешеләр яши бит, без дә яшәгән булыр идек».
– Сорауларыңа соңрак җавап бирермен, ә хәзергә әйдә чәй эчәргә.
Зөбәйдә әбинең инде чәе кайнаган, коймагы пешкән иде.
– Йә, әби, сөйлә, ничек хәлләрең, нинди яңалыкларын бар? Мин быел бөтен җәй буена кайттым, син бит безгә киләсең дә бер, ике көн торасың да китәсең. Минем авылда торасым килә, үзең беләсең, нигәдер әти белән әни монда кайтырга яратмыйлар.
– Ярый күп сөйлисең, әйдә чәен суына, коймак та суынды инде, тел бистәсе.
– Минем шундый сорауларым күп....
– Тукта, тукта дим, җәй буе бөтен сорауларыңа җавап бирермен, чәй эч. Аннары мунча ягып җибәрербез, сезнең ванна түгел инде. — Зөбәйдә әби Нәфиснең башыннан сыйпап алды да: «Бүген ял итәрсең, кичкә казларны алып кайтырга булышырсың, бер генә дә судан чыгасылары килми».
– Әбием, мин бөтен эшеңне дә эшлим, шуның өчен кайттым да. Чәй эчкәч бераз ятып торыйм дип, Нәфис йоклап китте. Ул уянганда инде дүрт тула иде. Ул үзенә сөйләнеп:
– Йә, Ходаем, әби бит миңа мунчага су ташырга кушкан иде, – дип урамга чыкты. Анда әбисе тавыкларга бодай сибеп йөри иде.
– Гафу ит әби, юлда ардырылган ахры, йоклап киткәнмен, хәзер су ташыйм да мунча ягып җибәрәм.
– Өлгерәсең, җәй көне көн озын бит.
Нәфис коедан су ташыды да мунчага тергезеп җибәрде. Аяк астында яткан тимер-томыр, такталарны җыйды, сына башлаган рәшәткәләрне җайларга кереште. Зөбәйдә әби шатланып акрын гына күзәтте.
– Җитәр улым бүгенгә, бөтен эшне бер көндә эшләп бетереп булмый, эшләп бетерсәң җәй буе нишләрсең? — ул елмаеп оныгына карады да: «Кич җитте, казларны алып кайтырга кирәк. Башларына зәңгәр буяу тидергәннәре безнеке, ике әнкә, бер ата, унике бәбкә каз, ашыкмыйча гына алып кайт».
Нәфис бакча башыннан гына күл буена китте. Күл буе кич тагын да матур күренә, бакалар җырлаганга кушылып кошлар сайрый, шул вакытта казлар да кушылып ала. Камышлар акрын искән җилдә үз көйләрен чыгара, чикерткәләрнең дә калышасы килми, үзләренчә сайрап куялар. Нинди гүзәллек бит, Нәфиснең күзе су буенда чирәм чүпләп йөргән казларга төште. Әйе, казлар ярга чыккан, ләкин алар Нәфисне күрүгә кинәт кире суга кереп китте. Ерак түгел яр буенда бер кыз утыра, Нәфис аңа карап: – Синең дә казларың суда бит, әйдә бергә чыгарабыз.
– Алар үзләре чыга, куркытма гына, бераз кырыйгарак китеп тор, көт, мөгаен синнән курыкканнардыр.
– Ничек инде, мин шундый куркынычмы?
– Юк, алай түгел, алар чит кешене таный, менә сине күргәч суга төштеләр дә.
Вакыт барды, ә казларның судан чыгасылары килмәде,
– Әйдә инде, чыгарырга булыш, минем өйдә эшем бар.
Кыз тыныч кына утыра бирде. Нәфис ни генә эшләмәде, таш җыеп та атты, дәшеп тә карады, басмага кереп җикеренеп тә карады – казлар судан чыгарга уйламады да. Нәфис күл буеннан озын тал чыбыгы сындырды да яңадан басмага кереп селтәнә башлады. Казлар бераз куркып яр буена киттеләр.
– Әхә, менә мин сезне хәзер, — дип катырак селкеде дә басмадан суга егылып төште. Казлар куркып ярга чыкты. Яр буендагы кыз да елмаеп куйды. Нәфис янә селтәнеп җибәргән иде муеннан ук суга чумды. Кыз кычкырып көлеп җибәрде. Озын сары чәчләре арасыннан күренгән зәп-зәңгәр күзләре диңгез дәрьясы кебек үзенә тартып тора иде. Бигрәк чибәр икән бу кыз, кара әле, Нәфис кыздан күзен дә ала алмыйча озак басып торды.
– Нәрсә бакадан курыктың мәллә, авызыңны яп, йә кереп китәр, — дип көлеп җибәрде кыз.
Нәфис җанланып китте. Чибәр генә түгел тавышы да сандугачныкы кебек дип уйлап алды ул. Акрын гына судан чыгып өсләрен җайлаганда чибәркәй янына бер хатын килгәнне күреп алды. Ул акрын гына чирәмнән гарипләр йөртә торган колясканы тартып килә. Апа колясканы кыз янына якынрак китерде дә, чибәр кызга утырырга булышты.
Нәфискә бик авыр булды, ул бит кызны казлар куарга дәште, ә ул йөрми икән. Иртәгә үк гафу үтенергә булыр, белмичә эшләсә дә Нәфис үзен гаепле санады. Ничек дөрес бүленмәгән язмыш, шундый чибәр кызга гарипләр коляскасында утырып йөрергә язган. Тавышы сандугач моңы кебек, ә елмаюы үзе ни тора, бигрәк йөрәккә үтәрлек булды. Нәфиснең кызлары булмады түгел, булды, ошатып йөргән Галиясе, матур, уңган кыз, ә бу кыз бер мизгел эчендә йөрәккә кереп калды. Нәрсә соң бу?
– Йокладың ахры улым, күл буеннан казлар күптән кайтты, бу нәрсә инде, әллә киемең белән суга төштеңме?
Оныгын югалтып әбисе күл буена килеп җиткән иде.
– Әйе әби, су кызы тотмакчы идем.
– Әйдә ашарга пеште, мунча да әзер, киттек балыкчым, — дип көлеп җибәрде Зөбәйдә әби.
Мунчада да юынып чыкты, ашады да, ләкин теге кыз аның уеннан чыкмады. Күрәм мин аны иртәгә, күрәм, мин бит белмәдем, димәк, гаебем юк. Без танышырбыз һәм дуслар булырбыз, шул уйларга күмелеп Нәфис йоклап китте. Дөмбердәгән тавышка уянып китте
– Әби, берәр хәл булмагандыр бит, егылмадыңмы? Берәр җирең авыртмадымы? – дигән сораулары белән сикереп торды Нәфис.
– Әкрен генә әйт, кычкырма, берни дә булмады, ялгыш урындык ауды. Уяттым ахры сине?
– Куркырлык түгел, сәгать ничә соң?
– Ун тулып унберенче.
– Охо, менә ничек уяталар икән авылда күп йоклаучыларны. – Нәфис торып киенде дә әбисен килеп кочаклап алды.
– Хәерле иртә, дөресрәге көн, әбием, йә нинди тәмлеләр белән сыйлыйсың яраткан оныгыңны?
– Сораматык, пешкәнне аша, кара аны нинди принц.
Икесе дә рәхәтләнеп көлделәр.
Ашап-эчеп алгач Нәфис әбисенә:
– Сарай башларың беткән, мин кибеткә барам, такталар, шифр бар микән, сорашып кайтам.
– Үзең генә башкара алмассың, Назыйм абыеңны дәшербез.
– Әбием, хәлдән килгәнне эшләрмен, кирәк вакытта дәшербез, әлегә кеше борчымыйк.
– Син чыннан да үсеп кайткан быел улым, акыл белән идарә итә башлагансың.
Нәфис кибеткә китте. Авыл зур булганлыктан кибете дә зур, кирәк әйберләр дә бар иде .
– Апа, кибеттән әйберләрне үзебезгә алып китергәме, бәлки үзегез генә илтәсезме?
– Күренеп тора шәһәр баласы, син кемнәргә кайттың?
– Зөбәйдә әби оныгы мин.
– Борчылма энем, көндезге аштан соң китереп куярбыз.
– Рәхмәт апа, сау булыгыз.
Нәфис кайтып әбисен шатландырды, ә әлегә ватыкларны җыеп, иске такталарны сүтә башлады. Кибетчеләр дә озак көттермәде. Нәфиснең эше тыгыз иде, ул кич җиткәнне сизмәде дә.
– Улым, мин казларны алып кайтам, чәй куйган идем, сүндерерсең әле.
– Юк әбием, үзем барам.
– Аргансыңдыр, ял ит, казлар күл буенда гына чирәм ашап йөриләр.
– Барыбер үзем барам, синең аягың авырта.
– Ярый, ярый, бар, тик су кызы тагын үзеңне суга алып төшмәсен, — диде әби оныгыннан көлеп.
Нәфис елмайды да тиз генә күл буена китте. Казлар чыннан да күл буенда йөриләр. Ул аларны куркытмаска торышып акрын гына куып җибәрде. Хәзер инде су кызын гына күрәсе калды. Тик ул беркая да юк. Соңга калдым, иртәрәк килергә иде, иртәгә иртәрәк килеп бергә сөйләшеп утырырга булыр дип кайтып китте. Ләкин кыз икенче, өченче көнне дә чыкмады... Бәлки минем кебек ял итәргә кайткандыр да инде киткәндер дип уйлады Нәфис. Кичке аш вакытында ул түзмәде, әбисеннән сорарга булды.
– Әби, минем синнән теге су кызы турында сорыйсым килә.
– Нинди су кызы тагын, башыңа кызу тиде мәллә? Әйттем мин сиңа башыңа ки дип.
– Юк ла әбием, теге көнне каз алырга баргач су буенда сары чәчле гүзәл кыз утыра иде, ә хәзер ничә көн күренми, кем иде ул кыз?
– Сөйләсәң озакка китә улым, инде соң.
– Әбием, сөйлә инде, беләсең бит барыбер сөйләтми калдырмыйм.
– Озак аны сөйләргә.
– Сөйлә инде, мин бит көзгә хәтле монда булам, бетәр әле, башла әбием. Мин киткәнче сөйләп бетерерсеңдер бит?
Зөбәйдә апа ирексездән көлеп җибәрде.
– Авылда бер егет белән кыз яшиләр.
– Мин бит сиңа әкият сөйләргә кушмадым.
– Мин башкача сөйли белмим. Аннары ахырын сөйлимме яки аңласын өчен башыннан тотыныйммы?
– Башыннан әлбәттә, бәлешне камырдан башлаган кебек, әйдә оныңны алып или башла.
Нәфис әбисенә шикәрне күбрәк сал, – диде.
Башы, дәвамы иртәгә
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев