Тиң түгел... (хикәя 10)
10 өзек
Әнисен югалткач, үзен тагын да ялгыз тойды Язилә. Сөйләшер, киңәш бирер кешесе дә юк. Их, Әсма апа шәһәрдә булса, әрләп булса да җибәрер иде. Ире Рафаэль да параллель дөньяда яши, ул эшенә, фәнгә чумган. Эштән кайткач кыска вакытлы сөйләшүдән тыш бернинди аралашу юк. Хатын-кыз бәхете юк та юк инде ул. Колаклар назлы сүзләрдән, күзләр ягымлы караштан, иреннәр дәртле үбүләрдән күптән мәхрүм иде инде. Рафаэль белән күршеләр кебек: ара ерак та, якын да. Арды Язилә, болай яшәп йөрәге арды. Матур квартира, яхшы машина, биек үкчәдән йөри торган юлларның да кызыгы бетте. Их, мәхәббәткә уралып исерәсе иде. Кысып-кысып, сеңеп кочакласын иде Илшаты. Колагына матур сүзләр пышылдасын иде, Язилә чыркылдап көлер иде. Башка бу халәттән гомердә дә кайтмас иде, башка ирләрне күзенә дә күрсәтмәс иде. Улы да шаярып, берәр нәрсә эшләсә үги әти ник әйтер икән дип куркып яшәмәс иде. Үз әтисе ачуланса да йөрәге әрнемәс иде. Юк шул, үткәннәрне кире кайтарып булмый. Илфатны китерергә дә килмәде бит Илшат, күрәсе дә килми. Гафу итү турында уйларга да юк. Юллар гомерлеккә аерылган. Их... терсәк якын, тик тешләп булмый. Ике ел эчендә гади бәхетнең нинди икәнлегенә төшенә башлады хатын...
Автосалонда сатуны алга җибәрү турында янып яшәде Илшат. Уйлады, уйлады чарасын тапты.
-Безгә шәһәрдә кеше күп йөри торган сәүдә үзәкләрендә үз нокталарыбызны ачарга кирәк. Үз продукцияне тәкъдим итәргә, вакытлыча ташламалар ясарга. Аннан эшләр уңса, яңа машиналар кайтарта башларбыз. Әлегә сатудан кергән табыш кредит түләүгә китә. Тырышырга бит, - диде Илшат.
-Бик әйбәт. Тик кем үзенең сәүдә үзәгендә безгә арендага почмак бирә соң әле? Андый кешене табарга кирәк, - диде Илнур.
-Гөлүсә ярдәм итмәсме. Ул мэрияда эшли. Белә инде ул, - диде дә озакка сузмыйча аңа шалтыратты. Гөлүсә икенче көнне Илшатка номер бирде. "Ул хатынның берничә ноктасы бар, сөйләшеп кара" - диде ул.
Илшат шалтыратты. Трубканы ягымлы тавышлы хатын-кыз алды...
Илшат үзенең кем икәнен әйтте. Элемтә чыбыгының икенче ягындагы хатын Дилә дип таныштырды.
Иртәгә кафеда очрашу билгеләделәр. Илшат Илнурга син дә тәкъдимнәреңне әйтерсең дип аны да чакырды.
Вакытыннан алда килеп утырдылар егетләр. Ярты сәгатьләр чамасы узгандыр залга матур киенгән, сары чәчле, чибәр ханым килеп керде. Як-ягына карады.
-Но матур хатын бу! Безгәдер инде, - дип Илнур кул селтәде.
Өстәл артына утыруга хатын Илшатка җентекләп карап куйды. Илшат әллә нишләп китте, андый карашка күнмәгән иде.
-Мин кичә Сез әйткән тәкъдимне уйладым. Мин риза, - диде хатын елмаеп.
Ниндидер авыл хатыннарына ошамаган зәвыкле чибәрлек бар иде бу хатында. Үз-үзен тотышы, чиста сөйләме, үтеп керерлек күз карашы.
-Аренда бәясе күпме соң? - диде Илшат.
-Реклама эшләп киткәнче алмыйм, аннары сөйләшербез. Иртәгә минем белән нокталарны карап чыгабызмы? - диде Дилә.
-Ярар, ярар обязательно карыйбыз, - диде Илнур.
-Юк Сез булмасагыз да ярый. Кем минем белән телефоннан сөйләште шул. Димәк, Илшат Сез, - диде Дилә.
Илнур йөзен җыерып куйды. Эшлекле ханым шулай очрашу билгеләп китеп тә барды.
-Бу синең якка сыптыра. Күзе төште ахры. Синең дә авызың ерылды. Ә мин мескенне тагын төшереп калдырдылар, - дип шаяртты Илнур.
-Итәрсең әле сине мескен. Әйе чибәр хатын-кыз. Анысы мөһим түгел, безгә булышсын ул аның ярдәме бик кирәк хәзер, - диде Илшат.
Икенче көнне Илшат Диләне көтә башлады...
Урамда җил. Әнә Дилә зур машинасыннан төште дә Илшат янына ашыга. Башак кебек чәчләре җилдә тарала. Үзе матур һәм җиңел. Аңа карагач, ирнең "Минем өчен хатын-кызлар темасы ябык" дигән сүзләре көчлелеген югалта башлады.
Килеп җиткәч йомшак, ак куллары белән Илшатның кулларын тотып: "Киттекме?" - диде. Илшат берсүз дәшмичә аның машинасына утырды. Бу көнне Диләнең өч кибетен дә әйләнеп чыктылар, автосалон продукциясен тәкъдир итү урыннарын билгеләделәр. Чыннан да кибетләр кеше күп йөри торган урыннарга урнашкан.
-Эшең барып чыкса, табыш китерсә нишләмәкче буласың? - диде Дилә.
-Автосалон буенча бурычларны түләп йорт сала башлыйсы иде. Әни карт инде, исән вакытта матур өйдә яшәп калсын иде, - диде Илшат.
-Ә мин матур күлмәк алып ресторанга бардым. Общежитиедә яшәп, хәерчелектән ардым. Акчалы дип бер егеткә чыктым. Ә ул криминал белән бәйле кеше булган икән, көчкә котылдым. Таһир Юнысовичка рәхмәт. Иремне үтерсәләр дә аның берникадәр законлаштырып өлгергән бизнесы калган иде. Мин берни белмәгән килеш сәүдә дөньясына кереп киттем. Экономический белемем ярдәмгә килде, - дип сөйләде хатын.
Аннан бергәләп төшке аш ашадылар.
-Ә сине Гөлүсә аерылган диде. Кая хәзер хатының? - дип сорады Дилә.
-Ачуланма, минем ул хакта сөйлисем килми, - диде Илшат.
-Димәк ярату көчле булган. Шулай булса яңа киселгән ярага тигән кебек бит ул. Мин дә яраттым, тик өйләнгән иде. Аннан мөнәсәбәтләрне өзде, гаиләсен ташлыйсы килмәде, - диде Дилә.
Төшке ашны ашагач, саубуллаштылар.
-Мин болай беркем белән дә ачылып сөйләшкәнем юк иде. Рәхәт булды синең белән. Күңел бушап калды. Әле безнең уртак эшләр күп, очрашырбыз, - диде хатын машинасына утырып.
-Очрашабыз, исән-сау йөр Дилә, - диде Илшат.
Шул көннән соң очрашулар күп булды. Илшатка рәхәт иде аның белән. Ничектер автосалон эшендә дә алга китеш башланды. Сәүдә үзәкләрендәге нокталар акрынлап файда китерә башлады. Илшат бар акчасын бурыч түләүгә кертеп барды.
-Без бу хатынны лотереяга оттык брат. Ычкындыра күрмә, - диде Илнур.
Ә Илшат ычкынасы да килмәде. Ике көн очрашмасалар, өченче көнне һичшиксез очрашалар иде. Ә беркөнне ул бөтенләй аның өендә кич кунып калды...
· Язилә төянеп өйгә кайтканда әтисе өйдә иде. Ул ни булганын ярты караштан аңлады.
-Кызым, иртәме, соңмы шулай буласын белгән идем. Кеше белән яши торган кеше түгел. Рафаэль өчен эш һәрвакыт беренче урында булды. Ярар, кайгырма, өчәү бергә яшәрбез, - диде салмак кына Фәрит.
-Әйе, мин башка кияүгә дә чыкмыйм. Баламны үстереп кенә яшәрмен. Булды, үзәгемә үтте, - диде Язилә.
Шул көннән башлап ата, кыз онык бергә яши башладылар. Язиләнең йөзеннән нур китте. Елмаеп, чыркылдап көлә торган кыздан берни калмады. Чибәр йөзе сулып калды. Әтисе баласына карап йөрәге әрнеде.
"Бәхетсез бала, бәхетле булса, шулай тормышта үз урынын таба алмый интегеп йөрмәгән булыр иде" - дип эчтән уйлады әтисе.
-Кызым, Илшат өйләнмәгән бит, уртак балагыз да бар. Сөйләшеп, гафу үтенеп карамыйсыңмы соң? - дип сүз кузгатты ата.
-Мин ул аны хәзер биш куллап кайтарыр идем, үкенәм әти. Тик мине гомердә дә гафу итмәячәк. Әни үлгәч, күрдең бит инде мине күзенә дә күрсәтәсе килми, Илфатны алып киткәндә дә көчкә ике җөмләне җыеп әйтте. Әйтерсең, мин шул сүзләргә дә лаек түгел. Юк, әти ничек бар, шулай калсын, - диде Язилә...
Ә Илшатның эшләре көннән-көн уңайга китте. Автосалонга әкренләп булса да яңа автомобильләр кайта башлады. Дилә аларны сатып алырга бай клиентлар табып биргәләде, бизнес җайга китсен өчен дуслары белән сөйләште, реклама буенча зур эш башкарылды. Илшат ниһаять акрынлап булса да йорт сала башлады. Гел очрашып тордылар ир белән хатын. Дилә командировкага китсә дә Илшатны бик сагынып кайта иде. Бу юлы да ул эшлекле сәфәргә китте.
-Аллага шөкер, тырышуыбыз юкка булмады. Диләгә рәхмәт. Синең нәрсә аның белән барысы да җитдиме? Өйләнешмисезме? - дип сорады Илнур.
-Күптәннән очрашабыз бит инде. Җитди булмаса, очрашмас идек. Ә өйләнешү ул миңа да, аңарга да кирәкми. Безгә болай да рәхәт, - диде.
-Яратмыйсың инде син аны... - диде туганы.
-Бер яраттым бит инде, булды. Бәлки иртәме-соңмы өйләнешербез дә бу хакта уйлаган юк. Башта әле хатын алып кайтырга йорт төзетеп бетерәсе бар. Аннары карарбыз, - диде Илшат.
-Авылга кайтырга риза булыр дип уйлыйсыңмы? - диде Илнур.
-Кечкенә генә кибетләрдән зур бизнес ясаган хатын-кызны берни дә куркытмый аны. Язилә генә авылдан зарланып елады. Йорты да, юлы да булыр, исәнлек кенә булсын, эшләр шулай гел уңга барып торсын, - диде Илшат...
Рафаэль гафу үтенеп, Язилә янына берничә тапкыр килде. Тик хатынның башка ул тормышка әйләнеп кайтасы килмәде. Ирнең яхшы квартирасы да, машинасы да, акчалы эше дә кызыксындырмады. Язилә чын бәхетне ялтыравыклы тормышта түгел икәнлеген аңлады. Ул бу байлыкта үткәргән елларын рәхәтләнеп башкасына алыштырыр иде...
Иртән торгач, Әсма апасы белән туйганчы чәй эчәр, улы белән Машаны болынга алып китәр, Гөлнур, Ләйлә белән туйганчы сөйләшер...һәм кичләрен капка төбенә атылып чыгар иде. Илшатның иске машинасына да җирәнеп утырмас иде. Аның муенына асылыныр иде дә башка җибәрмәс, беркемгә дә бирмәс иде. "Керәм, ардым" дип киреләнмәс тә иде әле. Аның кочагына сеңәр иде. Их, сеңәсе иде...
Еллар узды. Илшат йорт салып бетерде. Гөлфизә яңа өйдә бер генә ел яшәп калды, каты авырудан соң вафат булды. Бу кайгы Илшатны бик тетрәндерде, ул тагын да аз сүзлегә әверелде. Ир һаман Дилә белән очраша торды. Кайбер көннәрне Дилә авылда да кунып кала иде.
Ә Язилә чираттагы уку елын тәмамлады. Икенче елга улы укырга барырга тиеш. Ничек гомер узды! Авылдан чыгып киткәндә йомры гына бер сабый иде, хәзер зур егет булып килә.
Ә беркөнне шкафлар җыештырганда Илфатның иске уенчыклары ишелеп төште. Илшат алып кайткан уенчыклар. Кая барса да улына уенчык ташый иде бит ул. Язилә һәрберсен кулына алып хәтирәләрне яңартты. Күз алдына иренең ашкынып кайтып керүләре, юар-юмас куллары белән икесен дә кочакларга ябышулары, кечкенә сабыйның әтисе кочагында шаркылдап көлүләре... Искә төшерә барган саен күзләргә яшь тулды, идәнгә утырган килеш үксеп елады... Авыр һәм ачы иде аңа.
Шунда телефонга барып авыл почтасына шалтыратты. Гөлнурны сорады. Телефон трубкасында Гөлнур тавышын ишеткәч, рәхәтләнеп китте.
-Гөлнур шәһәргә килсәң кереп чык әле, мин өйдә, каникулда сөйләшеп утырырбыз, - диде. Гөлнур "ярар" диде...
Беркөнне Гөлнур килеп керде. Шатланды инде Язилә җирән чәчле дус кызын кочаклап ук алды. Чәй өстәле артында кыз авыл хәлләрен сөйләде.
-Әсма апа сине бик сагына, кәҗәсен Машаны сатты, яңа кәҗә алды, аңа да Маша дип исемен кушты. Ләйлә шулай яшәп ята, тиздән укуны тәмамлый кыз. Соңгы арада приступлары кабатланган бичараның. Мәктәпкә ремонт ясадылар, син эшләгәндәге мәктәп түгел ул хәзер, матур чиста. Тиздән яңа авыл клубын салачаклар, ди. Менә шул хәбәрләр, - диде Гөлнур.
Ә Илшат... аның хакында нәрсәләр беләсең? - дип сорады Язилә.
-Әнисе Гөлфизә апа мәрхүм инде. Илшат зур автосалон ачты, йорт төзетте, - диде Гөлнур.
-Өйләнмәдеме? - дип йөрәге сызып сорады хатын.
-Юк. Безнең бакча артыннан кайтып йөри ул. Кайчакта Әсма апа белән машинасында сары чәчле хатын-кызны күрәбез. Икәү кайталар да биек капкага кереп бикләнәләр, кеше белән бик аралашмыйлар. Кеше сөйләве буенча ниндидер бизнесмен хатын ди ул, Илшатка автосалонын аякка бастырырга булышкан, диләр. Чын дөресен кем белгән, - диде Гөлнур.
Язиләнең күзләренә яшь тулды. Көнләшү, гарьләнү ачысы җанын басты. Аны яратып туя алмаган Илшаты башка белән булуыннан күңеле ташыды.
-Ә мин аерылдым Гөлнур. Берең яратса да яшәп була, ә икең дә яратмагач булмый икән ул. Әгәр дә тормышта бер генә теләк әйт, үтибез дисәләр, сезнең авылга кире кайтып Илшат янында булыр идем. Бала да чит әтиләрне кочакларга йөгермәс иде. Их хәзерге акылым булса, иремне ниндидер сары чәчле хатыннарга бирер идемме мин? Ул бит мине шулкадәр ярата иде, башка хатын турында уйлаганы да юк иде. Ардым мин Гөлнур, тормышта бәрелеп-сугылып ардым. Яшисе иде яратып-яратылып, - дип үкседе Язилә.
-Син әле дә чибәр Язилә үз бәхетеңне табарсың әле, - дип юатты аны кыз....
Дәвамы бар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев