Тиң түгел... (хикәя 12)
12 өзек
Дилә аэропорт ишегеннән чыгуга ирнең муенына сарылды. Алар көнен дә төнен дә бергә булдылар...
Бәхетсезлек бер килсә килә бит ул. Беркөнне иртән Әсма апа аякларына баса алмады. Берсе бөтенләй эшләми, шул як кулы да тыңлап бетерми. Авыл фельдшерын алып килде, анысы инсультка шикләнеп "скорый" чакыртты. Ә Язиләгә аның белән барыр өчен баланы калдырырга кирәк иде. Илшатның капкасына сугылды, бикле. Аптырагач, Илнур янына керде. Анысы өйдә иде.
-Илнур Илшатка баланы бирерсең әле, карап торсын инде. Әсма апага инсульт булды ахры, сакларга барам, - диде улын калдырып чыгып йөгерде. Илнур баланы әтисе янына автосалонга алып килде, Язилә сөйләгәннәрне сөйләде.
-Ярар. Иртәгә больницага барып тикшереп кайтырсың әле, дөресме ул сөйләгәннәре. Әллә баланы калдырып, шәһәргә ирләр белән типтерергә киттеме? Алай эшли икән, баланы алам мин аңардан. Йөремсәк әни белән яшәмәсен, - диде ир.
Илнур башын селкеде...
Әсма апаны җентекләп тикшерделәр. Бәхеткә, башындагы кан сауган урын күп түгел, диде врач. Язилә яныннан да китмәде.
-Кызым минем аркада эшең дә кала инде. Аз гына аякка басыйм әле, кайтырсың өйгә, - диде кыенсынып Әсма апа.
-Минем кая киткәнемне беләләр. Син читенсенмә Әсма апа, рәхмәтем зур сиңа. Бәхетемә юл күрсәтүче да син бит, - диде Язилә...
-Белмим кызым ул Гөлфизә малае белән...- диде сыкрап карчык...
Илнур да больницага килде. Медсестралардан сорап, Әсма апаның кайсы палатада ятканын белде. Палата ишеге ачык иде. Язилә Әсма апаның урын-җирен рәтли, су бирде.
"Йөзе сулып киткән, ә матурлыгы бер дә кимеми. Илшатка берсеннән-берсе чибәр хатыннар карый инде, - дип уйлап куйды ир.
Кайткач, Илшатка больницада күргәннәрен сөйләде. Анысы "ярар алайса" диде. Бер атна дигәндә Әсма апа җайлана башлады, Машаны, улыңны кара, дип Язиләне өйгә кайтарып җибәрде. Авыл башында автобустан төшеп җәяү атлады хатын. Шунда янына яшел машина килеп туктады.. Язилә караса, куркуыннан кычкырып җибәрде. Рульдә исерек Әнсар утырып тора иде.
-Кайттыңмыни? Сагындыңмы? Миңа хәзер кияүгә чыгасыңмы? - дип ыржайды ир.
Язилә куркуыннан өйгә кадәр йөгерде. Йөрәге чыгып төшәрдәй типте. Әсма апа да юк ичмасам, ә өйгә килсә? Төн кунарга Гөлнурны алып чыгам, дигән уй белән гегә үз-үзен тынычландырды. Аннан улын алырга Илшат янына китте. Бала ишегалдында яңа велосипедта йөри. "Илшат гел әйбер алып, баланы аздырып бетерә инде" дип уйлады хатын. Әнә үзе дә килә. Язилә улын кочаклады да, кулыннан җитәкләде.
-Авылга тагын Әнсар кайткан, исерек килеш каршыма чыкты. Күркам мин Илшат. Әсма апа да больницада. Миңа нишләргә? - диде Язилә.
-Элеккеге кебек аның машинасына сикермә. Калганы барысы да әйбәт булыр, - диде ир. Улы белән саубуллашты да өенә кереп китте.
"Мине үтереп атсалар да моның исе дә китми" - дип уйлады Язилә...
Ачы төер, кирәксезлек, санга сукмау хисләреннән җаны әрнеде. Кайтышлый Гөлнурны кич кунарга дәшеп чыкты.
Ә Әнсар Язиләгә тешен кайрады. Аңа кияүгә чыкмыйча, Илшатны сайлаган өчен үч куа иде ул...
· Шул төнне үк Әсма апаның тәрәзәсен шакыды Әнсар. Язилә белән Гөлнур: "Бу пычрак җан бер-бер нәрсә эшләп куймагае", дип курыктылар. Илфат та йоклаган, куркып уянмасын, дип борчылдылар. Ә Әнсар китмәде.
-Язилә мин синнән башка беркемне дә яратмадым, чык миңа кияүгә, - дип мыгырданды.
-Чыгасыңмы, юкмы? - дип ачуланып кычкыра башлады ир. Котыруы җитте, кулындагы таяк белән сугып тәрәзәнең тышкы катына сукты, пыяла чатнап китте. Еларга җитеште Язилә, ә Гөлнурның киресенчә, ачуы кабарды.
-Милиция чакырттык. Хәзер килеп җитә, - дип бар көченә кычкырды Гөлнур.
Нәрсәдер шыбырдады, Әнсар тавышы тынды, машина кабынды.
-Ходайга шөкер, китте ахры. Син булмасаң, куркып үлгән булыр идем, - диде Язилә Гөлнурга рәхмәт әйтеп.
Бераз тынычлангач, икесе ике караватка утырып, сөйләшә башладылар.
-Нәрсә Илшат белән аралар берничек тә җайланмыймы? - дип сорады Гөлнур.
-Юк, Илфатны алырга барган идем. Керде дә китте өенә. Их, Гөлнур! Бу минутларда "әйдә керәбез" дигән сүзләрне ишетер өчен әллә ниләр бирергә әзер идем. Шул сүзләрне әйтсә, аның яннан чыкмас идем дә. Ник элек үз рәхәтемне аңламадым икән, кочагыннан да,чыгармый иде бит мине. Ә хәзер башка башка хатын назлана.
Син дә үз бәхетеңне ычкындыра күрмә инде. Ник кияүгә чыкмыйсың әле? - дип сорады Язилә.
-Дамир матур кызлар белән йөреп туя да минем янга килә. Мин ямьсез, җирән бит. Ничә елдан бирле шулай, - диде.
-Ярар кайгырма, синнән дә яхшы кеше юк икәнне бер аңлар әле... минем кебек, - диде Язилә юатып.
Шул кичтән соң Әнсар тынычлыкта калдырды кебек. Гөлнур Язиләгә иптәш булды. Шулай икәүләшеп бер атна яшәгәннән соң, Әсма апа да больницадан кайтты. Элеккеге кебек хәле, исәнлеге булмаса да таякка таянып йөри ала. Шунысына да шөкер итә иде ул.
Мәктәптән кайткач, бакчадан бәрәңге ала башлады. Илшат бакча башыннан узып йөрде. Ә беркөнне...Язилә аның машина кабинасында сары чәчле хатын утырып кайтуын күрде.
Керде, мунча багына агызып куйган салкын суда туйганчы битен юды. Гарьлек, көнләшү хисләрен баса алмыйча ышкый торгач, битләре кызарып, яна башлады. Шул янган битләрдән кайнар яшьләр акты.
Юлына очраган Рафаэльне кәһарләде, уйсыз булганы өчен үзен сүкте...
Тиздән ул хатынны машинада гына түгел, ә якыннан да күрде ул...
· Ниһаять, район җитәкчелегенең игьтибары бу авылга да җитте - яңа клуб сала башладылар. Октябрь ае торса да көннәр җылы иде, эшчеләр иртәннән кичкә кадәр эшләделәр. Язилә дә көндезен мәктәптә, кичләрен өй эшләре белән мәшгуль булды. Әтисенең хәлен белеп кайткалады.
Илшатның да автосалоны гөрләп эшләп торды. Бай клиентлар күбәйде, яңа машиналарны күбрәк кайтарта башлады.
Беркөнне Илшат Илнур белән кичен эштән кайтканда авыл юлы өстендә яшел машина туктавын, аның янында казынучы Әнсарны күрде.
-Илнур машинаны туктат әле, - диде дә Әнсар янына атлады.
-Машина җимерелде, булышып җибәр әле брат, - дип оялмыйча ярдәм сорады айнып та җитмәгән Әнсар.
Илшат җилкәсеннән сөйрәп алды да машинасының арткы утыргычына утыртты.
-Илнур мәктәптән ерак түгел куаклыкка алып бар әле, - диде Илшат.
-Нишлисең, җибәр, мин синең өстеннән гариза язам, җибәр, - дип тыпырчынды Әнсар.
-Илшат зинһар артыгын кыланма. Пычрак белән пычрак булма. Ул кибет кыйссасы әллә кайчан бетте бит инде, - дип кисәтте Илнур.
-Монда кибет кенә түгел. Үзе белә ул, ни өчен мәктәп янындагы куаклыкка барганны, шулаймы? - диде Илшат.
Урынга барып җиткәч, машинадан җилкәсеннән тотып алып чыкты да, куаклыкка сөйрәп кереп, туйганчы тукмады.
-Син шул сөйрәлчек өчен үч аласыңмы? Үзе минем машинага утырып йөрде бит ул. Синдә дә яшәмәде. Мин бит аны хатынлыкка алам, дидем. Сине сайлады. Ике атна элек кенә кияүгә чыгуын сорап бардым, теге җирән чәч белән ишекне дә ачмадылар, - дип җирдә тәгәрәп сөйләнде Әнсар.
-Авылда эзең булмасын. Башка күрмим, - диде дә Илшат машинага утырып китте...
Ниһаять, клуб өлгерде. Матур, төзек бина сафка басты. Клубка кадәр юлны да ремонтладылар - ком-таш түшәделәр.
Язилә бик сөенде.
-Тәмам авылныкы булып беттең ахры кызым, һәрбер яңарышка шатланасың, - диде Әсма апа Язиләнең беркатлылыгына шатланып.
-Мин бер генә тапкыр клубка чыктым Әсма апа. Хәтерлим, Илшат пычрак куллары, өсте-башы белән свиданиегә чакырган иде. Мин җирәнгән идем. Пычрак кулны, киемне юып булган кебек үткәннәрне дә юып булса икән хәзер, - диде Язилә.
-Илшат дигәннән, клубка кадәр юлны ясарга ул булышкан, диделәр. Теге хатын да акча биргән ахры. Кеше шулай сөйли, - диде карчык.
Язилә эндәшмәде. Шул хатын турында сүз ишетүгә, йөрәге җилферди башлый, кирәкми сөйләмәсеннәр!
Гөлнур белән икәү клуб ачылу тантанасына киттеләр. Тасмалар кисеп ачкач, барысы да клуб эченә үттеләр. Район җитәкчеләре бер-бер артлы чыгыш ясадылар.
Шунда...клубка Илшат белән Дилә дә килеп керделәр...
Дәвамы бар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев