Тиң түгел... (хикәя 14)
14 өзек
Язилә елавыннан туктый алмый өйгә керде.
Сабантуй мәйданына барып җиткәнче ачуы килеп барды Язиләнең. Кирәк бит, капка төбенә шул хатынны алып килгән. Клуб ачкан көнне күреп, бер атна кеше хәленә кайта алмаган иде инде. Тагын шул күз алдында. Машинаның алдагы утыргычына утырган бит әле!
Шунда артыннан Гөлнур да куып җитте.
-Кая гына чабасың соң? Артыңнан куып җитеп булмый. Йөзеңә карасаң, сугыш башланган кебек. Нәрсә булды? - диде Гөлнур.
Язилә иртәнге хәлне сөйләп бирде.
-Сабантуйда аларны күрсәң миңа төртеп күрсәтмә, - диде хатын.
-Ярар. Күрсәтергә дә җыенмыйм. Монда сары чәчлесе булмаса, әнә Алсуы сиңа карап тора. Сабантуйда шулай бит ул, күрмәгән кешеләрне күрәсең, - диде Гөлнур.
Алсу да бала җитәкләгән.
-Үзең дә бәхетле булмадың Язилә, безнең арага да кердең. Ә берничә ел элек әлләкем булып Сабантуйда аның кочагында гына йөрдең иде, - диде Алсу зәһәрләнеп.
-Аның кочагында йөрдем дә, яшәдем дә, Ходай насыйп итсә яшәрмен дә. Сиңа анысы да эләкмәде. Чык юлымнан! - дип Язилә узып китте.
Гөлнур:
-Ну ябыштырдың Язилә, - дип көлде.
-Иртәдән бирле тынгы бирмиләр бит, - дип җавап кайтарды дулаган хатын...
Икенче көнне автосалондагы кабинетында Илшат берүзе озак уйланып утырды. Язиләнең Дилә белән бизнесыңны, дәрәҗәңне күтәрер өчен йөрисең, дигән сүзләре йөрәккә тиде. Ә чынлап уйлап карасаң: Диләгә бик рәхмәтле бит ул. Бизнесын ул алга этәрде. Дилә чибәр, ягымлы, акыллы, эшлекле. Әлбәттә андый хатын белән йөрү үзе дәрәҗә. Димәк, Язиләнең сүзләре дөрес түгелме? Юууук! Рәхмәтле булган һәм дәрәҗә өчен генә хатын-кыз белән очрашып булмый. Илшат андый түгел. Тагын нәрсәдер бар. Нәрсә соң ул? Мәхәббәтме? Юк, яратуны шомырт күз юк итте. Шулай булмаса, Диләгә карата нинди хисләр кичерә? Шактый вакыттан бирле очрашалар бит инде.
Уйларын укыгандай, ишектән атылып Дилә дә килеп керде. Күптән күрмәгән кебек кочаклап алды. Менә шушы мөнәсәбәт ошый да аңа, тансыклы, кирәкле мөнәсәбәт. Язиләдән ул аны күрмәде.
-Син нәрсә аерылган хатының белән сүзгә килгән өчен кайгырып утырасыңмы әллә? Телисеңме, үзем сөйләшәм, хатын-кызлар бер-берсен аңлыйлар алар, - диде Дилә.
-Дилә, күптән очрашабыз инде. Миңа карата мөнәсәбәтең нинди синең? - диде Илшат.
-Миңа Сезне шулай ук направление белән килгән кеше, дип әйттеләр, - диде Ирек.
-Әйе, мин шәһәрдән килдем. Аннан бу авылның егетенә кияүгә чыктым. Балам бар. Шәһәргә китеп берничә ел эшләдем дә кире кайттым, - диде
-Ник кире кайттыгыз? - диде Ирек.
-Элеккеге тормышымны - иремне, баламның әтисен кире кайтарып, бәхетле яшисем килә, - диде Язилә.
Баштан ук шулай әйтеп куйды. Бернинди ир дә аңа өметләнмәсен. Илшат болай да санга сукмый, берәр сүз ишетсә, бетте. Гаепсездән гаепле булырсың.
...Шулай булды да. Тик бу хакта соңрак...
Соңгы арада бакчада күп эшләргә туры килде. Быел да мул уңыш җыйды Язилә. Бүген улы белән икәү бәрәңге алдылар. Язилә көрәк белән казып куйды да, Илфат белән чүпли башладылар. Малай кечкенә бәрәңгеләрне ташый гына. Кергән вакытка Әсма апа ашарга пешереп куям диде.
Эштән Илшатның да кайтып барышы иде. Машинасын ераграк туктатты да хатыны белән улына карап торды. Ябыккан һәм үзгәргән шомырт күз. Элек бит бакчага чыгып та карамый иде. Әнә ничек ак яулыгын чөеп бәйләгән дә тырыша-тырыша эшли. Әйе, шомырт кара матурлыгын еллар да җуя алмаган. Һаман шулай яшь вакытта - свиданиегә чыккандагы кебек. Тик бу юлы ясалмалылык, иркәлек юк. Чаялык та калмаган ахры, Сабантуй көнне күзләрендә чиксез сагыш иде. Нәрсә үзгәртте соң бу кызны? Шәһәр егетеме, галим иреме...әллә минме? Юк, мин түгел, яратмады бит, күпме кире этте. Мәхәббәт икебезгә дә җитә дидем, җитми икән ул, икең дә яратмасаң, ватык чынаяктан чәй эчкән кебек, ярыктан суы агып бетә. Хәзер дә кавалерлары ташлаганга кылана гына. Тагын бер ир килеп чыксын әле, элеккеге тормышка әйләнеп кайтачак. Яшәрбез, күрербез, - дип машинасына разгон алды да зур тизлек белән бакча башын узып китте. Машина гүелдәп киткәнгә Язилә дә карап калды.
-Улым бу атаң юләрләнгән ахры, кирәк бит шулкадәр машинаны куарга, - диде Язилә.
-Әни мин әти янына барасым килә. Велосипедта йөрисем килә, - диде.
-Йөрерсең улым. Әйдә Әсма апаң ашарга пешергәндер, кереп ашыйк, - дип сабыен алып кереп китте.
Өстәл артына утыргач, Илшатның машина куып китүен Әсма апага да әйтте.
Иртән иртүк Язилә Ләйлә янына төшеп китте. Күлмәкне кидертеп карады, чак кына үзенә кидертеп алган кебек. Әнисе шатланды инде.
-Рәхмәт инде Язилә, шушы кызга ничә елдан бирле әйберләр алып шатландырасың. Гөлнур туйга дәшкәч, сөенде инде балакаем, - диде ул.
-Ләйлә минем сеңлем кебек. Бик яратам үзен. Шәһәрдә яшәгәндә дә сагына идем. Илшат кертеп чыгамы аны туйга? - диде Язилә.
-Илшатка әйттем, ул туйга үзе дә барам, диде, - диде хатын.
Язиләнең йөзләре яктырып китте.
-Үзе генә барам, дидеме? - дип сорады куркып Язилә.
-Үзе генә бара ахры, эштән кайтуга кереп алам, диде. Бер дә кереп алабыз, димәде. Рәхмәт инде аңарга да, - диде әнисе.
Менә яхшы хәбәр кайда ул! Язиләнең эченә кайнар ток җибәргәннәр кебек булды. Шатлануыннан көчкә үзен тыйды. Әнисе аны озатып чыкканда борчылган иде.
-Ләйләнең приступлары ешайды. Бик күркам, - диде ана.
-Врачларга күрсәтмәдегезме соң? - дип сорады Язилә.
-Күп күрсәткәнем булды инде. Андый приступлар белән озак яшәмиләр, диделәр. Дәвалау да мөмкин түгел. Ходайдан исәнлек сорыйбыз инде, - диде моңаеп.
-Юк безнең Ләйлә яшәргә тиеш, мин башкача күз алдына да китермим, - диде Язилә йөрәге ачытып...
Яңа алып кайткан күлмәген киде Язилә. Билгә сыланып торган күлмәк матур фигураны кабатлый. Итәге кыска түгел. Илшат яратмый. Артык бизәнмәде дә, Илшат яратмый. Күзләрнең каралыгын кабатлаган шомырт чәчләрен тарап таратты. Көзге каршында кашыклы су белән йотарлык хатын-кыз басып тора иде. Ул гына күрсен, игътибар итсә генә ярар иде Ходаем! Элеккеге тормышына ишекне бераз гына ачса да, анда тулысынча кереп китәр өчен чәче белән җир себерергә дә әзер. Идән уртасында уйнап утырган улына карап:
-Улым без әтине теге сары чәчле апага бирмибез бит, әйеме? Безнең әти бит ул, - диде елмаеп хатын.
Әсма апа да килеп керде. Ул туйга инструктаж үткәрде.
-Илшат та анда була, дисең. Зинһар үзеңне тыйнак тот, үзең аңа ябыша күрмә. Бөтен планыбызны харап итәсең. Ул үзе селкенергә тиеш, - дип киңәш бирде.
-Есть командир! Әйтмәсәң дә беләм инде Әсма апа, - дип әнисе кебек якын карчыкны кысып кочаклады. Аннан туйга кереп китте...
Туйга шактый кеше җыелган. Өстәлне "Ш" хәрефе кебек тезгәннәр. Кунаклар күп. Гөлнур белән Дамир түрдә утыра. Язилә ишек төбенәрәк эләкте. Үз янына урын калдырды, Ләйләгә, икенче ягына да кеше утыртмады, кеше киләсе бар, диде. Илшатка...ул шунда утырсын иде. Әнә үзе дә килде. Ак күлмәктән, елмая. Яңадан чыкты да Ләйләне күтәреп керде, кыз "Язилә апа янына утырам", дигәч, аның янына утыртты. Язилә " менә монда минем янда урын бар" дип бик әйтәсе килсә дә, әйтмәде, үзе күрер дип өметләнде. Ә Дамир аны өстәлнең түренәрәк дәште. Ни дисәң дә, начальнигы.
Туй башланып китте. Теләкләр теләделәр, җырлар җырладылар.
Бервакыт.... Язилә үзенә төбәлгән үтәли карашны тойды. Бу караш җаннарны җылыта, йөрәкне җилкетә иде. Бу вакытта хәзер аңардан читләшкән, баеп бизнесмен хатын белән очрашучы Илшат түгел, ә һәр свиданиегә чыгуны үтенеп сораучы Илшаты карап тора иде....
Дәвамы иртәгә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев