Тиң түгел... (хикәя 8)
8 өзек
Илнур белән Илшат бу хәлгә аптырадылар.
-Бу чиста эш түгел. Мин Әнсардан шикләнәм, - диде Илнур.
-Мин дә. Электән үк никтер мине җене сөйми. Бүген җинаять эшен яңадан тикшерүләрен сорыйм әле, - диде дә Илшат милиция бүлегенә китте.
Дежурныйдан начальникның кайдалыгын сорады. "Биредә кабинетында" - диделәр. Бушагач, ишек шакып керде.
-Исәнмесез, мин автозапчастьләр кибете хуҗасы булам. Безне гаепсезгә гаепләделәр. Мин җинаять эшен тикшерүләрен яңадан үткәрүне үтенәм. Тик башка хезмәткәрегез, участковый Әнсар Гыймадов түгел, - диде Илшат.
-Беренчедән, исәнмесез, мин милиция начальнигы Таһир Юнысович булам. Икенчедән, безгә эләккән кешенең 90 проценты мин гаепсез, ди. Без аңа ияләшкән. Ә безнең хезмәткәрнең профессиональлегеннән шикләнергә нинди нигез булды? - диде начальник.
-Мин Сезгә Әнсар Гыймадов турында төгәл сәбәпне китереп әйтә алмыйм. Тик бу чиста эш түгел, махсус эшләнгән. Без товарны сатып алабыз. Раслый торган барлык документлар бар. Шуның өстенә йөк автомобильләре запчастьләре сатканыбыз юк, - диде Илшат.
-Ә урланган запчастьләр коробка белән каян килгәннәр, үзләре очып килгәннәрме? - диде Таһир Юнысович.
-Әлегә белмим. Сез тикшерү үткәрәсегез килмәсә, мин чын каракларны үзем эзлим. Без урламаганны барыбер раслыйм, - диде Илшат
-Анысы Сезнең эшегез. Тик бернинди дәлил булмыйча безнең хезмәткәрне гаепләргә юл куймыйм, - дип өстәл сугып кычкырды начальник...
Илшат өйгә кайтты. Илнур янына кереп милиция начальнигы белән булган сөйләшүне әйтте.
-Эшне судка биргәнче чын каракны үзебезгә эзләргә кирәк. Башкача булмый - диде Илшат.
Икәү йомгак очын сүтүне кайдан башларга икәнен уйлый башладылар...
Алдан Дамирдан сорадылар. Егет акрын-акрын искә төшерде. Сөйли баргач, Әнсарның кибеткә кереп сорашуы, бигрәк тә складка игътибар итүен әйтте.
-Менә! Әйттем бит аның эше, - дип - диде Илнур.
-Минем шунда ук күңелемә килде. Әнсар тикшергән бер эшкә дә ышанмыйм. Белдек хәзер, тик ничек расларга, - дип аптырады Илшат.
Өйгә кайткач та шул хакта баш ватты. Йокламады, паркка каравылчы Мөнир абый янына төшеп китте. Исереклектән сирәк айныган ир бүген дә кызмача иде. Илшатны күргәч аптырап китте.
Илшат Мөнир абыйсының будкасына кереп утырып, запчастьләр урланган төн турында сораштырды. Каравылчы: "Белмим, хәтерләмим" - дип сөйләнде. Тел төбендә нидер барлыгын сизенде Илшат. Нидер әйтеп бетерми карт. Ничек әйттерергә? Бу көнне берни килеп чыкмаячагын аңлап Илшат кайтып китте. Икенче көнне хәйлә белән барды. Үзенә җинаять эше кузгатылуы хакында кәгазьне кулына тотып килде.
-Беттең Мөнир абый миңа кәгазь бирделәр, менә милиция печате тора. Син запчастьләр урлауда катнашкансың икән. Иртәгә иртүк милицияләр килә. Нишлибез? - диде хәсрәтләнгән булып Илшат.
Яхшылап укый-яза да белмәгән карт милиция печатен күргәч, калтырап төште.
-Миңа дәшмәскә кушты ул... " - диде агарынып.
-Кем дәшәргә кушмады? - дип бастырып сорады Илшат.
-Кушаматы чуртан. Теге утырып кайткан, - диде карт.
Илшатка шул гына кирәк иде.
-Ярар рәхмәт курыкма Мөнир абый, милицияләр белән үзем сөйләшермен, борчылма, - диде дә кайтып китте.
Иртәгәсен бу хәлне Илнурга сөйләде.
-Чуртан, югары очта торучы Рәмзия апаның ияртеп килгән малае Радик бит ул. Караклык, машина куып киткән өчен берничә тапкыр милициягә эләгеп, соңгысында утырып чыкты. Чая ул аны болай гына эләктереп булмый, - диде Илнур.
Илшат көне буе эштә дә шул хакта гына уйлап утырды. Башына тагын бер идея килде. Кичекмәстән Дамир янына китте.
-Дамир син чуртанның кибеткә килгәнен күргәнең бармы? - дип сорады Илшат.
-Бер тапкыр килде бер егет белән шул урлау булган көнне. Ул егет ниндидер запчастьләр турында сораштырды, сораштырды, озак торды тик берни дә сатып алмады, - диде ул.
-Димәк сине сөйләндереп, игътибарыңны читкә юнәлткән инде, тегесе складка урланган товар ташыган. Хәзер аңлашылды, - диде Илшат.
Илшат болай диде:
-Мин иртәгә сату залына, складка камералар куйдырам. Шуннан соң син чуртанны күрәсең. Миннән зарланасың. Зарплата түләми, кычкыра, туйдым, кыскасы нинди яман сүз таба аласың, шуны әйт. Әйдә тагын Илшатны батырабыз, тик бу хакта беркемгә дә әйтмә, диең. Акча вәгъдә ит. Колхоздан тагын запчасть алып килерлек булсын. Калганы инде камера эше. Эшлисеңме шуны, тик бик оста белгертмичә генә эшлә, - диде.
Дамир күз кысып, баш какты.
Иртәгәсен иртәнге якта ук Илшат кушуы буенча камералар куеп киттеләр. Кичен Дамир клубта чуртанны күрде, Илшат ничек кушты, шулай сөйләде. Акча да вәгъдә иткәч, беркая да эшләмәгән ир-атның күзе кызды.
-Ярар, бүген үк эшлим. Теге исерек карт миңа нипочем, - диде Радик.
Шулай булды да. Икенче көнне колхоздан тагын запчастьләр урлау хакында хәбәр иттеләр. Әнсар селкенгәнче Илшат видеокамера язмаларын алып милициягә китте. Турыдан-туры Таһир Юнысовичка керде.
-Исәнмесез, менә бу язмаларны карагыз әле мөмкин булса, ике кеше гел бер схема буенча эш итә, төнлә запчасть урлыйлар, көндезен берсе минем кибеткә кереп сатучыны сөйләндерә, икенчесе урланган товарны складка кертә. Моның заказчигы да булырга тиеш. Чөнки бу егетләр түләүсезгә эшли торганнар түгел, - диде Илшат.
Милиция начальнигы видеоязманы җентекләп карады. Әйе, нәкъ ул сөйләгәнчә. Шуннан ике хезмәткәрне җибәреп, ике егетне тоткарлап килделәр.
Сорау алу барышында егетләр заказчикның Әнсар булуын, тик ул чуртанга акча бирмәгән, ә гаеп тагып тагын төрмәгә җибәрүе белән куркытканын сөйләп биргән. Таһир Юнысович Әнсарны чакыртты. Шул көннән башлап участковый Әнсар Гыймадов милиционер булудан туктады, эшеннән чыгардылар, аңа карата җинаять эше кузгатылды.
· Икенче көнне Илшатны милиция начальнигы чакыртып алды.
-Молодец! Сүзеңдә тордың. Син булмасаң, без үз арабызда күсе барлыгын белмәгән дә булыр идек. Ошадың син миңа егет, әйдә безгә эшкә кил, испытательный сроксыз эшкә алам, - диде Таһир Юнысович.
-Юк, рәхмәт. Милиция минем өчен түгел. Мин техника, транспорт яратам. Беренче автомастерскойны да әтидән калган иске машинаны җыеп, аны саткан акчага ачтым. Ул вакытта колхозда тракторист идем әле. Аннан тагын... Шулай әкренләп, - диде Илшат.
-Минем гаражда ике ретро машина бар, Берсен ясаттым, икенчесенә запчасть таба алмыйлар. Шуны ремонтлап бирә алмыйсыңмы? Мин сиңа әлбәттә эшең өчен дә, запчасть өчен дә түлим, - диде начальник.
- Ярар, нинди запчасть кирәген карап китәргә кирәк, аннары табып ремонтларга, - диде Илшат.
Шулай эшләде дә. Раритет машина ниһаять кабынып китте. Таһир Юнысович бик шатланды. Шул көннән башлап алар арасында әти һәм ул арасындагы кебек дуслык башланып китте...
Язилә көпчәктәге тиен кебек бетерелде. Иртән иренә иртәнге аш әзерли, аннан улын садикка илтә, үзе гимназиягә укытырга йөгерә. Аннан кайтканда улын садиктан кереп ала, ашарга пешерә, ирен каршы ала, аның белән фәнни эш эшләгәндә булыша. Һәркичне шулай.
-Без беркая да барган юк. Синең һәркөнне фәнни эш тә, эш. Эштән башка әле гаиләң дә бар, - дип түзә алмый әйтте Язилә.
-Мин заманча фәнни үзәкнең директоры, эшем җитди. Синең кебек әзер дәреслек тотып укытып кына кайтмым, - диде ир.
-Нишләп син минем эшне түбәнсетәсең? - дип авызын турсайтты хатын.
- Әйдә җаным берәр кая барыйк әле, - дип муеныннан кочаклап алды. Рафаэль аның кулын алып атты да, бер кочак китаплар, кәгазьләр тотып, икенче бүлмәгә кереп китте.
Кыен булды Язиләгә. Кире какканга күнекмәгән хатынның күзләре яшьләнеп алды. Аннан улын алып әнисе янына китте. Эчке серләрен әнисенә сөйләргә яратмаса да бүген әллә нәрсә эчен бушатасы килде...
-Их, кызым, кайчан акылга утырырсың инде. Менә тормышны белә башладың. Уч төбендә сикертеп торган ирләр миллионга бер. Сиңа шундый эләккән иде. Үзең гаепле, - диде ана.
-Әни тукран кебек һаман бер сүзне тукылдама әле. Авылдан туеп киткәнне беләсең бит. Илшат белән нинди перспектива бар иде инде?
Гомер буе авыл пычрагын бутап яшәргә. Башка ул хакта ишетәсем дә килми.Булган беткән, ул да бәхетле булсын, мин дә Рафаэль белән тормышымны җайлыйм, - диде Язилә...
Кичен Илшат ишегалдында йөри иде, капкадан Алсу килеп керде.
-Илшат синең белән сөйләшәсе бар, - диде...
Алсу кыяр-кыймас сүзен башлады.
-Илшат мин бер егет белән очрашам. Тик аны яратам, дип әйтә алмыйм. Сине оныта алмыйм. Әни шул егеткә кияүгә чык, өйләнеп аерылган ир сиңа нәрсәгә, ди. Тик син яңадан йөри башлыйк, дисәң, мин аңа кияүгә чыкмыйм, - диде кыз.
-Әниең дөрес әйтә, яхшы кеше булса кияүгә чык Алсу. Япь-яшь килеш өйләнеп аерылган ирдән җавап көтмә. Мин башка беркем белән дә йөрисем килми. Ул тема минем өчен ябык, - диде Илшат.
-Син һаман шул хатыныңны көтәсеңме? Кайтмый ул, - дип сорады кыз.
-Юк, кайтса да кирәкми, - диде ир.
-Алайса ни өчен тырышасың? Ял күрми кибетләр ачасың? - диде Алсу.
-Улым өчен тырышам. Минем бит балам да бар, - диде Илшат.
Аннан сүзен дәвам итеп:
-Бар чык Алсу, зинһар миннән бернәрсә өмет итмә, минем гаилә тормышы, буласы булды. Кияүгә чык, бәхетле бул, - диде ир.
Алсу чыгып китте. Ир батып килгән кояш ягына озак карап торды. Шул горизонтка карап торучы кырдагы ялгыз бүре кебек иде ул. Горур, ялгыз, таш булып катырга өлгергән бәгырьле ир...
Әнсар белән булган кыйссадан соң яңадан эш рәтенә керергә авыррак булса да, сәүдә җайга салынды. Илшат көннәр буе кибетендә югалды. Ә беркөнне кибеткә Таһир Юнысович килеп керде. Озак күрешмәгәнгә бу күңелле очрашу иде.
-Машинам киреләнеп тора, нәрсә кирәген дә белмим. Карап җибәрмисеңме? - дип сорады милиция начальнигы.
Илшат урамга чыгып гаепне озак тикшерде. Тапты, кирәкле запчасть алып бирде.
-Менә Таһир Юнысович шушыны алыштырырга кирәк. Аннан нормальләшә, - диде Илшат.
-Син булмасаң нишләр идем ә? Үз гомеремдә күпме җинаятьчеләрне йөгәнләдем, ә шушы тимер кисәген җигеп булмый, - дип көлде ул.
Аннан сүзен дәвам итеп:
-Беләсеңме Илшат мин сиңа теге көнне дә әйтмәкче идем, син нишләп автомастерскойларыңны, кибетеңне сатып, автосалон ачмыйсың. Районда автосалон юк, конкурентларың аягыңа басмаячак, - диде тәҗрибәле милиционер.
-Мин уйлаганым да булмады, Ярар напарник белән сөйләшеп карармын әле, - диде Илшат...
Дәвамы бар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев