Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Иҗат чишмәсе

«Үземне ирләр өчен товар дип хис итәм»

Минем танышым - элек СССРга кергән дәүләтләрнең берсеннән.

Ул үзенең ачы язмышы белән уртаклашты. Аның безнең белән киноларга барганы, кич утырырга чыкканы булмады. «Әти белсә, үтерә», – дип, өенә кайтып китә иде. Бу язманы халыкка җиткергәндә, исемен язмаска кушты. Ник икәнен үзегез аңларсыз - «Интертат»ка аның язмышы хакында язарга булдым.

Мин унбер сыйныфны тәмамлаганнан соң, гаиләбез белән Казанга күчендек. Хәзер мин югары уку йортында белем алам. Минем язмышым җиңел түгел. Вакыт-вакыт: «Ник мин татар милләтеннән түгел икән?» – димен. Сездә татар халкы, мөселман булса да, дөньяга заманча карашта. Патриархаль гаиләдә тәрбияләнмисез. Ир кеше баш булса да, мәсәлән, каш йолкыган өчен башыгызга сукмыйлар. 

«Әти балачактан ук әнисенең кыйналганын күреп үскән»

Әнине унсигез яшьтә үзеннән ун яшькә олырак егеткә көчләп кияүгә биргәннәр. Бу – бездә гадәти күренеш. Мин туганчы алар бер авылда яшәгән. Әти әнигә катгый рәвештә берничә кагыйдәне сакларга кушкан: чалбар урынына фәкать тездән озынрак итәк, берәү белән дә аралашырга ярамый.

Әни сөйләвенчә, ул бу никахны чын күңеленнән теләмәгән. Әмма барысы да алдан хәл ителгәнгә күрә, аңа авыз ачарга да бирмәгәннәр. Бөтен авыл кияүнең гаиләсен бик яхшы белгән: әтиләре – кырыс һәм явыз кеше, хатынын кыйнап, балаларына көнкүреш чыгымнарына акча бирмичә яши.

Әти балачактан ук әнисенең кыйналганын күреп үскән. Әнисен якларга тырышкан саен, әтисе аңа да кул күтәргән. Шуңа күрә, әтинең начар холыклы булып үсүе гаҗәп түгел.

«Әти әнигә асылынырга кушкан»

Ата-анам, өйләнешкән елны ук Россиягә күченеп киткәннәр. Әни мине 19 яшендә тапкан. Аның сүзләренчә, башта барысы да әйбәт булган, ә аннары әти 180 градуска үзгәреп, сәбәпсез кул күтәрә башлаган.

Мин биш яшемдә күрше бүлмәдә идәнгә нәрсәдер килеп төшкәнне ишетә идем. Ул вакытта әти әнинең битенә китереп суккач, ул караваттан егылып төшкән. Бервакыт, минем алдымда, әти, карават алдына басып, әнине балалар караваты таягы белән суккалады. Сәбәпсез. Мин ул вакытта әниемне яклый алмадым. Кычкырып елый башлагач, әти мине кулына алып, аш-су бүлмәсенә чыгарып утыртты да алдыма прәннекләр куйды. Аннары кабат әнине кыйнарга китте. Әни сүзләренчә, әти аны үз янына башын юарга чүмеч белән су биреп торырга чакырган. Шунда әти түшәмнән эленеп торган бауга күрсәтеп, аңа асылынырга кушкан. 

«Чәчләреннән сөйрәп, идән буенча йөртте»

Икенче хатирәм яшүсмер чагымда. Әни күрше хатынны телефон аша туган көне белән котлаган. Әти ул вакытта безнең шалтыратуларны, хәбәрләрне даими рәвештә тикшереп тора иде. Номерлар, әлбәттә, аның паспортына язылган. Полициядәге танышлары аша әти әлеге хатынның безнең илдән икәнен ачыклаган. Ул чакта әти әнинең чәчләреннән сөйрәп, идән буенча йөртте. Әнинең колаклары шешеп, начар ишетә башлады. 

Мин ни өчен әти якташларыбыз белән аралашканны ошатмаганын әле дә белмим. Мин әнине якларга керешкәч, әти мине балконнан ыргытырга сүз бирде. Әмма аның миңа беркайчан да кул күтәргәне булмады.

Әни сәламәт шартларда үскән, шуңа күрә әтинең үз-үзен тотышы аның өчен – кыргыйлык. Без әле дә моңа ияләшә алмыйбыз. Бервакыт ул әтигә: «Минем әти-әнием үз гомерләрендә бер тапкыр да бәхәсләшмәде!» – дип әйтте. Әти көлде генә.

Әти минем тәрбия белән бөтенләй диярлек шөгыльләнмәде, мин аның белән сөйләшүемне, аның миңа дөнья турында гыйбрәтле нәрсәдер аңлатуын хәтерләмим. Ул хәтта мине балалар бакчасына да йөртмәде. Укуда әни ярдәм итте. Әти берәр нәрсәдә шикләнгәндә гел агрессия күрсәтә. Мәсәлән, ул минем социаль челтәрләрдә утырганымны белми. Калган вакытта ул уртача статистик әти ролен үти — гаиләне ашата.

Әни кашлары йолкынган кызлар турында: «Бу кызлар имин гаиләдән түгел!»

Бездә кияүгә чыкмаган кызларга каш йолку тыела. Ул – бу кыз иреклеме, яки кияүдәме икәнне сөйли. Ә инде кашларың кагылмаган («девственные») икән, сиңа кәләшкә кандидат буларак карарга була. Бу – егетләр һәм аларның әниләре өчен мөһим билге булып тора.

Әле дә бу әйбергә ышана торган егетләр бар. Әгәр егет кызның кашы йолкынганын күрсә, кызга бөтен кеше дә белгән сүз белән кушамат – тамга тагалар.

Мин үзебездә яшәүчеләр белән аралашам. Алар сүзләренә караганда, бүгенге көндә безнең илдә бу традицияне бик азлар гына саклый. Әни моңа: «Бу кызлар – имин булмаган гаиләләрдән!» – диде. Мин моның белән килешмим. Казанда төркемдәшләрем каш йолкый бит, гаиләләре дә әйбәт. 

Бу темага әнием белән күпме талаштык. Моның аркасында әни белән мөнәсәбәтләр бик нык бозылды. Беренче тапкыр кашны туй көнендә генә йолкырга ярый. Бу кагыйдә минем ачуымны чыгара. Чөнки үземнең тышкы кыяфәтемә бернинди дә үзгәрешләр кертергә хакым юк.

Мин, гомумән, үземне ирләр өчен товар итеп хис итәм. Минем белемем, шөгылем, шәхес буларак формалашуым беркемне дә кызыксындырмый. Мин ирне хатын-кыз буларак канәгатьләндерсәм, шул җиткән. Аннары, феминисткалар каян чыга, дип гаҗәпләнәләр. Хатын-кызларның да ирләр колы буласы килми. Мин әнигә Кавказ кешесенә кияүгә беркайчан да чыкмаячагымны әйттем.

Бер тапкыр әни дус кызым белән очрашырга мөмкинлек бирде. Әти ул вакытта озак вакытка командировкага киткән иде. Әни борчылып: «Аның егете бармы? Син дә үзеңә егет табарга теләргә мөмкинсең. Бәлки, сиңа аның белән аралашырга кирәкмәс?» – диде. Бу бит сафсата!

«Иске йолалар белән яшәү күп хатын-кызларны юкка чыгара»

Бервакыт әни безнең илдә кешеләрнең бер хатынның өен яндырганы турында сөйләде. Аның иренә хыянәтен белгәннәр. Мин әнидән, халык дөрес эшләгәнме, диеп сорагач: «Куркытма әле! Син нәрсә, марҗамы әллә? Без сине алай тәрбияләмәдек бит!» – дип борчылды.

Безнең хатыннарга менә шундый мөнәсәбәт. Төрле порталларда апаларны яки хатын-кызларны үтерү очраклары, күпсанлы кызлар суициды турында укый аласыз. Бу бәхетсез очракларга ирләрнең мөнәсәбәте, яратмаган кешегә кияүгә чыгу һәм зур яшь аермасы гаепле. Иске йолалар белән яшәү күп хатын-кызларны юкка чыгара.

Әнием кебек хатын-кызларның башы балачактан патриархаль тәрбия белән тулганын мин яхшы аңлыйм. Бер яктан, алар үзләренең тар фикерләүләренә һәм чит яшәү рәвешенә нәфрәтле булуларында гаепле түгел. Икенче яктан, бу киләсе буынга да күчәчәк бит!

Безнең ирләргә килгәндә, минем аларга мөнәсәбәтем тискәре. Бу фикерне алар үз якташларында да, чит ил кешеләрендә дә формалаштырган. Алар үз кагыйдәләре буенча яшәмәгәннәргә «милләтне хурлый» дип кычкырырга ярата. Әмма алар үз гаепләре турында дәшми, ә хатын-кызларга карата рәхимсез мөнәсәбәтләрен традицияләр белән аклый. 

Киләчәкне мин буталчык күрәм, бу – минем өчен бик авыр тема. Хәзерге вакытта мин укыйм, аннары эшкә керәсе була. Ярдәм сорап беркемгә дә мөрәҗәгать итә алмыйм. Әмма, башымны өзәргә торсалар да, кырык яшьтә дә кияүгә чыгарга җыенмыйм! 

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев