Әл дә син бар!
Энҗе Хөсәенова, Бахтачы-Казан
Күзләремнең нуры бетсә,
төссезләнеп калса якты дөньям,
мин бәхетле, әл дә син бар,
ачы җилдән ышыклавың тоям.
Балкып йөреп, бер мизгелдә
йөзләремнән елмаюым качса,
мин бәхетле, әл дә син бар
терәк булыр өчен нәкъ шул чакта.
Тыным кысса бу җиһаннан,
күңелкәем тарса сагышларга,
мин бәхетле, әл дә син бар
бар тормышың миңа багышларга.
Энҗе Хөсәенова,
Бахтачы-Казан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев