Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
Иҗат

Әни сүзе

Рәдифә Хәсәнова

Баласына бәхет сорап,
Дога кыла ана җирдә.
Җанын ярып чыккан сүзләр,
Ишетелә җиде күктә.

Әни сүзе кире төшми,
Әни сүзе изгедер ул.
Җәннәт капкаларын ачкан
Ачкычларның үзедер ул.

Гомер буе саклап йөртә,
Әниләрнең шул бер сүзе.
Бәхетле бул балам – дигән,

Җанын ярып чыккан сүзе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев