Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
Иҗат

Әнием

Айгөл Баһавиева, Күәм авылы

Болытлы иртәмне бәхетле итәрдәй,
Елмаеп, күгемә нур сипкән көлтәдәй,
кемем бар?
Кемем бар, бер сүздән аңлаучы, 
Һәр иртә мине дә, сине дә барлаучы.
Вакытны узганда тормышым күчәре
Шелтәләп туктаткан, юаткан сүзләре
кемнеке?
Кемнеке, әйтегез? 
Синең дә, минем дә шатлыгым бүлешкән,
Борчуым  булганда, эчүче чүмечләп –
кем соң ул? 
Әйтегез...
Догадан калдырмый, теләүче ак юллар,
Кояштай назлаган, җылыткан бу куллар
кемнеке? 
Кемнеке, әйтегез...
Адымлап катлаулы тормышны таныткан,
Без шартлап сынганда, тамчылап йөрәген канаткан...
Мең үлеп, мең тапкыр терелгән кабаттан,
Каралган төсләрдән дөньяны агарткан
Әнкәй ул...
Миңа да, сиңа да җанының яртысын бирүче,
Үпкәсен эченә яшереп көюче, сөюче
Әнкәй ул...
Болытлы иртәмне бәхетле итүче,
Елмаеп, күгемә көлтәдәй нурларын сибүче,
Ул әнкәй..әнием..

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев